Октябрьски

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
1946
Октябрь шәһәре
баш. Октябрьский
1891744 original.jpg
Байрак Герб
Байрак Герб
54°29′00″ с. ш. 53°29′00″ в. д.GЯO
Ил
Район Туймазы районы
Мэр Шмелев Алексей[1]
Тарих һәм география
Нигез салына 1937
Беренче телгә алыну 1632
Мәйдан 99 км²
Мәркәз биеклеге 140 метр
Климат төре уртача
Сәгать кушагы UTC+05:00
Халык саны
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg 109 722 кеше
Санлы идентификатор
Телефон коды 34767
Почта индекслары 452600-452616

[http://oktb.bashtel.ru/]
Октябрьски на карте
Октябрьски
Октябрьски

ОктябрьскиБашкортстанның җөмһүрият буйсынуындагы шәһәре, 1946 елның апреленә кадәр Туймазы районына кергән.[2][3]


Географик мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфадан 180 км ераклыкта, Татарстан белән Башкортстан арасында аккан Ык буенда урнашкан. Якындагы тимер юл станцияләре Руссу (Татарстан) – 15 кмда һәм Туймазы (25 кмда). Шәһәр эчендә пассажир хәрәкәте булмаган Нарыш тупик тимер юл станциясе урнашкан.

Тарихи мәгълүматлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанның көнбатышында нефть ятмалары һәм «Туймазынефть» тресты барлыкка килү белән Ыкның уң ярында нефтьчеләрнең бистәсен төзү турында карар кылынган. Дүрт татар авылы: Нарыш, Төрекмән, Мулла һәм Зәет арасындагы кырда “Социалистический городок” төзелеше башланган. Ике ел эчендә саман кирпеченнән 20 бер катлы йорт, клуб, ашханә, почта төзелгән. Эшче куллар җитмәгәч, 1941-1942 елда төзелешкә Идел буе алманнары күчерелә. Алар урман кисә, карьерлардан таш чыгара. Хәзерге автовокзал урынында “25 еллык” лагир булган. Анда 25 елга иректән мәхрүм ителгән репрессия корбаннары тора. 1944 елда Нарыштау астында нефть табылу уңаеннан беренче урамга Девон исеме кушыла.

1946 елда бистәгә шәһәр статусы бирелә.

Халык саны 109,7 мең (2010). Зурлыгы буенча Башкортстанның бишенче шәһәре.

1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
64 717 77 054 88 030 104 732 108 647 109 474

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт (2002) Өлеш, %
татарлар 37,1
руслар 40,9
башкортлар 13,1
чуашлар 1,94
чирмешләр 1,24
мукшылар 0,98
удмуртлар 0,21
украиннар 1,66
әрмәннәр 0,43
белоруслар 0,25
таҗиклар 0,25
үзбәкләр 0,19

Танылган кешеләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Октябрьскига керүче торак урыннардан зур гына кешеләр чыккан:

Гомумән, шәһәр үзенең көрәш мәктәбе белән танылган.


Октябрьскиның ширкәтләрендә төрле вакытларда Мөсәгыйть Хәбибуллин, Ризван Хәмид эшләп китәләр, Вагыйз Фәтхуллин, Айдар Хәлим биредә училище тәмамлый, Нәҗип Асанбаев Кызыл Таңның үз хәбәрчесе булып эшли.


«Туган як» —- Октябрьски шәһәренең иҗтимагый-сәяси гәзите, 1990 елдан. Атнага 2 тапкыр чыга.

Октябрьски – зур индустриаль үзәк. Сәнәгать җитештерүе структурасына машина төзү ширкәтләренә 43% туры килә; ягулык сәнәгатенә 32%. Шәһәр предпприятителәре 250 исемдәге товар җитештерә. Нефть промыселлары һәм автомобиль транспорты өчен җиһазлар, төзелеш конструкцияләре һәм материаллары, автомобиль приборлары һ.б.
50гә якын сәнәгать предприятиесенең арасында аерым урынны Башнефть НГДУ (нефть-газ чыгаручы идарә), «Башнефтегазпром» идарәсе, ААҖ АК «ОЗНА», АҖ АК «АПРИ», ОЗНПО, ҖЧҖ ҖШ (җитештерү ширкәте) «Роснефтемаш», ААҖ «Блокжилкомплект», ҖЧҖ «Металл-комплект». АҖ АК «АПРИ» Россиянең эшләүче барлык автомобиль, трактор һәм комбайн җитештерүче заводлары өчен приборлар ясый.

Октябрьски автовокзалы, 2005 ел

Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта махсус уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлангыч һөнәри уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

№ 4, 22, 56,68

Ислам
  • Заит җәмигъ мәчете
  • Төрекмән бистәсе мәчете (Мәчет урамы, 4)
  • Московка бистәсе мәчете (Кооператив ур., 100/1)
  • «Мөхсин» мәчете (Мулла бистәсе, Матросов ур., 136)
  • Октябрьски үзенең мәдрәсәсе белән билгеле. "Нур әл-Ислам" мәдрәсәсе 1990 елдан эшли. Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Үзәк Диния нәзаратына карый торган мәчетләр имамнары биредә белемен күтәрә.
Православие
  • Смоленск чиркәве (Сретение кафедраль соборы) (Крестьян ур., 15), протодиакон Роман (Касыйм улы Ганиев)
  • Троица-Сергий чиркәве (Ленин проспекты, 61Б), иерей Константин (Абдуллин)
  1. 2013 елның ноябреннән.
  2. РСФСР Верховный Советы президиумының 1946 ел, 5 апрель указы
  3. шәһәр хакимияте сайты
  4. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-11-03