Туймазы районы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Район
Туймазы районы
Ҡыҙыл тау Туймазы районы.JPG
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Русия
54°36′00″ с. ш. 53°42′00″ в. д.GЯO
Статус Район
Республика Башкортстан
Административ үзәк Туймазы
Нигезләү датасы 1930
Район башлыгы Суфиянов Айдар Рифгать улы[1]
Рәсми телләр башкорт теле, рус теле
Халык саны  (2010) 65 187 кеше[2]
Мәйдан
Сәгать поясы MSK+2 (UTC+6)
Автомобиль номерлар коды 02, 102

Туймазы районы (рус. Туймазинский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Туймазы шәһәре. Туймазы шәһәре һәм районында 130942 кеше яши, шуларның

66924е – шәһәрдә, 64018е – авылларда

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. Районга Атнагыл, Югары Троицкий һәм Чокадытамак волостьлары кергән.

Туймазы муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын уртасында урнашкан. Мәйданы 2 364 км² тәшкил итә. Туймазы районы Шаран, Ярмәкәй, Бүздәк, Бәләбәй, районнары белән һәм Ык яры буенча Татарстанның Ютазы һәм Баулы районнары белән чиктәш.

Район территориясендә республика буйсынуындагы Октябрьски шәһәре һәм 4 нефтяниклар бистәсе урнашкан: Кандра (2009 елда 12,45 мең кеше яши), Түбән Троицкий (3,87 мең), Серафимовский (10,03 мең), Иске Собханкол (5,45 мең). Бистәләр туры Туймазы шәһәр советына буйсына. Район составында авыл халкы 51 % тәшкил итә. 112 авыл бар, иң эреләре: Дуслык (2009 елда 2,04 мең кеше яши), Иске Туймазы (1,29 мең), Илчембәт (1,36 мең), Карамалы-Гобәй (1,09 мең), Төмәнәк (1,05 мең), Гафуров (Карамалы-Вәлит) (1,02 мең).
Туймазы шәһәрендә һәм районында гына 48500 татар яши. 40 мең татар яшәгән Октябрьски шәһәре дә Туймазы районына керә. Шуның өстәвенә, Туймазы, Октябрьски шәһәрләрендә һәм Туймазы районында яшәгән 56 мең «башкорт»ның 98%ы татар телендә сөйләшәләр. Шулай итеп бу төбәктә 150 мең кеше өчен татар теле – бердәнбер туган тел.[4]

Халык саны
1939[5][6]1959[7][6]1970[8][6]1979[9][6]1989[10][6]2002[11][6]2008[12]
53 84699 21848 53339 27330 65430 923129 993
2009[13]2010[14]2012[15]2013[16]2014[17]2015[18]2016[19]
130 548131 225130 942131 147132 053132 129132 349
2017[20]1 гый 2018[21]1 гый 2019[22]2021[23]
132 463132 448132 337131 728

Район җирендә туган танылган кешеләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нефть ятмаларын «Туймазынефть» һәм «Октябрьскнефть» НГДУлары хезмәтләндерә. Сәнәгать предпприятиеләре Октябрьски белән Туймазыда, бистәләрдә урнашкан.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

25 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән, 15 җәмгыять, Туймазы кошчылык фабрикасы ћєм 9 авыл хуҗалыгы-җитештерў кооперативы, игенче-фермер хуҗалыклары ассоциациясе составында 142 фермер хуҗалыгы, 22 меңнєн артык шәхси хуҗалык эшчәнлек алып бара. Фермерлар карамагында 220 гектар теплица бар. Туймазы фермерлары ел буена күрше өлкә һәм республикаларны яшелчәләр белән тәэмин итә. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча Туймазы районы республикада 3нче урында бара.

Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча куәтле база булдырылган: «Савá» ит комбинаты, Җегетәк ит комбинаты, Кош-Бүләк, Туймазы кош фабрикасы (Дуслык авылы).

Туймазы районы аша Русиянең мөһим транспорт артериялары уза: Куйбышев тимер юлына карый торган ЧиләбеМәскәү тимер юлы, СамарУфаЧиләбе федераль автомагистрале.

2010 елның 1 июненә Туймазы районында (Туймазы белән бергә) 57 гомуми белем бирү мәктәбе эшләде. Аларда укучылар саны 12 818. 3 башлангыч һөнәри уку йорты (1095 укучы), 4 урта һөнәри уку йорты (2819 укучы), 1 югары ку йорты (Уфа дәүләт авиация институты филиалы) – студентлар саны – 255. Рәсми мәгълүмат буенча мәктәпләрдә башкорт телен туган теле буларак 86,2% башкорт баласы өйрәнә. Татар балаларының – 73,8%, чуашларның – 9,5% (1 мәктәптә) туган телен өйрәнә. [24].

Район газеты – «Туймазы хәбәрләре» – 1930 елдан татарча «Ленин юлы» исемендә чыга башлаган.

1938 елдан русча «Путь Ленина» гәҗите чыга башлый.

1993 елдан «Туймазинский вестник» / «Туймазы хәбәрләре» берләштерелгән гәҗите чыгарыла.

2006 елдан айга 1 тапкыр башк. «Йәнтөйәк» (Кече Ватан) кушымта - гәҗите нәшер ителә.[25]

  1. http://www.tuimazirb.ru/about/admin/988/
  2. Туймазы белән Октябрьскины кушмыйча
  3. http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8006001
  4. Туймазы — татар ягы
  5. СССР җанисәбе (1939)
  6. 1 2 3 4 5 6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  7. СССР җанисәбе (1959)
  8. СССР җанисәбе (1970)
  9. ССҖБ җанисәбе (1979)
  10. СССР җанисәбе (1989)
  11. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  12. http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
  13. http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8112027
  14. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  15. https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
  16. https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
  17. https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
  18. https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
  19. http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  20. http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  21. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  22. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
  23. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  24. «Мәгариф идарәсе» МУ 2010 елда эшчәнлеге [рус.]
  25. Гәҗитнең сайты