Бәләбәй районы
Бәләбәй районы | |||||
---|---|---|---|---|---|
![]() | |||||
|
|||||
Ил | |||||
54°06′00″ с. ш. 54°08′00″ в. д.GЯO | |||||
Статус | муниципаль район | ||||
Төбәк | Башкортстан | ||||
Административ үзәк | Бәләбәй | ||||
Нигезләү датасы | 1930 ел | ||||
Башлык | Мурмилов Юрий | ||||
Халык саны (2010) | 40 534[1] | ||||
Мәйдан |
|
||||
Биеклек | 388 метр | ||||
Сәгать поясы | +6 |
Бәләбәй районы (рус. Белебеевский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Бәләбәй шәһәре Уфадан 180 км, шул ук районда урнашкан Аксаково тимер юл станциясенә кадәр 8 км.
Тарих
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
География
Бәләбәй муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын уртасында, иң югары җирендә урнашкан. Мәйданы 1 869 км² тәшкил итә. Бәләбәй районы Туймазы, Ярмәкәй, Бишбүләк, Әлшәй, Дәүләкән, Бүздәк районнары белән чиктәш. Районның төп су артериясе Ык кушылдыклары Үсән белән Рә ялгалары. Районның 32%ын урманнар алып тора.
Халык
Районда 2023 елның башында 95852 кеше яшәгән.
85 авыл бар, иң эреләре: Аксаково (3 мең), Знаменка (2009 елда 2,03 мең кеше яши), Горький ис. Племзавод үзәге (1,21 мең), Баженово (1,17 мең), Үсән-Ивановское (0,92 мең), Мәтәүбаш (0,78 мең).
Демография
1939[2][3] | 1959[4][3] | 1970[5][3] | 1979[6][3] | 1989[7][3] | 2002[8][3] | 2008[9] |
---|---|---|---|---|---|---|
71 430 | ↘35 738 | ↘28 486 | ↘21 253 | ↘16 623 | ↗17 360 | ↗101 796 |
2009[10] | 2010[11][3] | 2012[12] | 2013[13] | 2014[14] | 2015[15] | 2016[16] |
↘101 493 | ↗101 896 | ↘100 848 | ↘100 055 | ↘99 320 | ↘98 751 | ↘97 906 |
2017[17] | 1 гый 2018[18] | 1 гый 2019[19] | 2021[20] | |||
↘97 459 | ↘96 826 | ↘96 057 | ↗96 731 |
Район җирендә туган танылган кешеләр
- Мәгубә Сыртланова
- Айрат Ибраһим
- Мөнир Вафин
- Яков Ухсай
- Константин Иванов
- Кев Салихов
- Нур Даутов
- Камил Фазлый (1949, Тузлыкуыш), язучы, БР атказанган укытучысы.
Икътисад
Районда Башнефть АҖҖ «кызлары» НГДУ «Октябрьскнефть» һәм «Ишембайнефть» НГДУлары 81 нефть тишемен хезмәтләндерә.
Төп җитештерүче предпприятиеләр: «Бәләбәй заводы «Автонормаль» ААҖ; ООО «Бәләбәй предприятиесе «Автодеталь» – 183,9% һәм «Бәләбәй заводы «Автокомплект». Ул ширкәтләрнең тотрклылыгы Тольяттидагы («ВАЗ») и Чаллыдагы («КАМАЗ») автомобиль төзү ширкәтләренә бәйле.
Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2010 елның 1 июленә Бәләбәй муниципаль районында авыл хуҗалыгы продукциясен 176 предприятие җитештерә, шул исәптән 1 дәүләт предприятиесе, 1 ААҖ, 14 ҖЧҖ, 3 авыл хуҗалыгы кооперативы, 120 игенче (фермер) хуҗалык һәм 37 хосусый эшмәкәр. Аларга 109 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре туры килә, аларның 58,8% – игеннәр.
2009 елда эре хуҗалыклар 35-39% продукция җитештергән, фермерлар – 6,6-8,7%, шәхси хуҗалыкларда – 58,4-52,3%.
Мәгариф өлкәсе
Бәләбәй районында 37 мәктәп әлегә бар: 9 – төп, 23 тулы урта, 4 гимназия, 1 кичке мәктәп, 4 филиал (башлангыч). 9900 укучы. Гимназияләр – татар, башкорт, рус, чуаш гимназияләре. 21 мәктәп авылларда урнашкан.
9 милли мәктәпнең 5се – чуашныкы, икесе – татар-чирмешнеке (Мәтәүбаш мәктәбе, аларда төрле авыл балалары укый), 1 – чиста татар, 1 «татар-башкорт» мәктәбе.
Башлангыч һөнәри белемне алып була: һөнәри лицейларда – №№40, 46, 89.
Урта һәм югары һөнәри белем: медицина һәм педагогика көллиятләре, машина төзү техникумы, Бәләбәй механизация һәм авыл хуҗалыгын электрификацияләү машина төзү техникумы. Самар архитектура-төзелеш университетының филиалы.[21]
Матбугат
«Бәләбәй хәбәрләре». Иҗтимагый-сәяси газета. Оештыручылары: Бәләбәй шәһәр Советы, газета редакциясе. Башкортстандагы газеталар арасында иң борынгылардан санала, ул 1918 елдан башлап атнага 3 тапкыр чыга.[22]
Искәрмәләр
- ↑ Бәләбәйне санамыйча
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8112027
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ http://www.belebey-mr.ru/?part_id=408,191
- ↑ Башкортстандагы вакытлы матбугатка елЪязма, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2011-08-17
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- Рәсми сайт [рус.]