КамАЗ

Кама автомобиль заводы (кыскача — КамАЗ, тулы исеме — «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте, «КАМАЗ» ГАҖ, урысча — публичное акционерное общество, ПАО «КамАЗ», инглизчә — Publicly Traded Company KAMAZ, PTC KAMAZ) — СССРның, аннан соң Россиянең зур йөк автомобильләре җитештерә торган предприятиесе, «Ростех» дәүләт берләшмәсенә керә.

«КамАЗ» — Татарстанда иң егәрле сәнәгать берләшмәләренең берсе; Россия Федерациясендә иң эре автомобиль корпорациясе; СССРда беренче акционерлык җәмгыяте (1990).

«КамАЗ» ширкәтенә 96 предприятие керә, алар арасында: «Туймазы автобетоновоз заводы», «НефАЗ» (Нефтекама шәһәре) һәм «Автоприцеп-КамАЗ» (Ставрополь).

Компания дизель йөк автомобильләре һәм дизель двигательләре; автобуслар, электробуслар, водоробуслар[2] («НЕФАЗ» маркалы), тракторлар, комбайннар, электр агрегатлары, җылылык мини-электростанцияләре һәм комплектлау эшләнмәләре җитештереп чыгара. Төп җитештерү егәрлеге Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан.

Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә тулы массасы 14–40 тонна булган һәр өч автомобильнең берсе — КамАЗ. КамАЗлар дөньяның 80 ләп илендә эшли.

Зур йөк автомобильләре җитештерү күләме буенча «КамАЗ» дөньяда унберенче урынны, ә дизель йөрткечләр буенча сигезенче урынны алып тора.

Тарих

1969 елның августында КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы берничә документ, шул исәптән 1969 елның 14 августындагы 674 номерлы «Татарстан АССРның Яр Чаллы шәһәрендә автомобиль заводлары комплексын төзү турында»гы карар кабул итә. Заводлар бары тик зур йөк автомобильләре җитештерүдә махсуслашырга тиеш була. Бу урында заводлар төзүгә шәһәрнең илнең үзәгендә урнашуы, Кама һәм Идел елгаларының, тимер юлның якынлыгы ярдәм итә — булачак автогигантны төзелеш материаллары, чимал, җиһазлар һәм комплектлау әйберләре белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Беренчел проект буенча, ул елына 150 мең зур йөк автомобиле һәм 250 мең двигатель җитештерергә тиеш була.

1969 елда «КамАЗ» зур йөк автомобильләре җитештерү буенча заводлар комплексы («КамАЗ» җитештерү берләшмәсе) буларак барлыкка килә. Предприятие үзенең тарихын 1969 елның 14 декабреннән — беренче җитештерү объекты төзеләчәк урында нигез чокыры казый башлаган көннән исәпли. Төзелеш-монтажлау эшләре 1970 елның февраленнән башлана[3]. Ел ахырына төзәтү-инструментлар заводы һәм кою заводларының соры һәм чуен кою корпуслары нигезенә беренче бетон кубометрлары салына. Предприятиенең беренче чираты 1976 елның 29 декабрендә файдалануга тапшырыла[4].

undefined

Заводлар һәм шәһәр төзелеше

Заводлар төзелә башлаганчы туфракның югары уңдырышлы катламы алына (КАМАЗ төзелеш мәйданчыгы элеккеге 130 мең гектар авыл хуҗалыгы кулланылышындагы кырлардан гыйбарәт була), алга таба җыелган кара туфрак агросәнәгать зонасы кырларына, яшелчә плантацияләренә һәм оранжереяларга, шулай ук бакчачылык ширкәтләренең дача кишәрлекләренә чыгарыла[5].

Заводлар комплексын төзү темплары арта. 70 нче еллар башында КамАЗ удар комсомол төзелеше дип игълан ителә. 1970–1981 елларда 4,2 млрд. сумлык капитал салулар үзләштерелә (шул исәптән төзелеш-монтаж эшләренә — 1,8 млрд сум) һәм 3,9 млрд сумлык төп җитештерү фондлары кертелә (бу аларның ЗИЛ, ГАЗ, ВАЗ бәясенә тигез).

Комплекс биналарының һәм корылмаларының гомуми җәелдерелгән мәйданы 3343 мең м² тәшкил итә (1991 елның 1 гыйнварына 3826 мең м² га төзелеп бетә, бу — проектның 81% ы).

undefined
undefined

Комплекс заводларында 30 мең берәмлектән артык заманча технологик җиһаз , шул исәптән бәясе 2 млрд сумнан артыграк 20 мең җитештерү берәмлеге, урнаштырылган. Шуларның яртысы чит илдән кертелә. Автомат һәм ярымавтомат цикл буенча эшли торган җиһазлар, шул исәптән 700 гә якын автомат, агымлы механикалаштырылган һәм комплекслы механикалаштырылган линияләр, 81% ны тәшкил итә. КамАЗны җиһазландыруда Европаның 19 иленнән (Икътисади үзара ярдәм советы һәм Көнбатыш Европа), АКШ, Канада һәм Япониядән 700 дән артык чит ил фирмасы, Советлар Союзының 500 шәһәреннән 2000 завод катнаша.

Комплекска кайтарылган эре импорт җиһазлары:

Проектлау һәм производствоны эшләтеп җибәрү

КАМАЗның техник проекты «Гипроавтопром» институты һәм КамАЗның проект идарәсе тарафыннан СССРның әйдәп баручы предприятиеләре һәм оешмалары: СССР дәүләт төзелешенең «Промстройпроект» институты һәм «Гипродвигатель» (Ярославль) белән берлектә эшләнә.

Шулай ук аерым производстволарны проектлауга чит ил фирмалары җәлеп ителгән: «Свинделл — Дресслер» (Питтсбург, АКШ) — кою заводының технологик һәм махсус өлешләре, «Рено» (Франция) — двигательләр заводы проекты, «Либхерр» (Штутгарт, ФРГ) — күчмәләрне күчерү тартмаларын (рус. Коробка передач) җитештерү.

КамАЗ–5320 автомобильләренең һәм двигательләренең беренче буыны конструкциясе 1967–1969 елларда И. А. Лихачев исемендәге Мәскәү автомобиль заводы  [рус.] һәм Ярославль моторлар төзү заводы  [рус.] уйлап тапкан ЗИЛ–170 (6×4) һәм ЗИЛ–175 (4×2) автомобильләренекенә нигезләнә. Йөк машиналары күчерү тартмаларының ике төре белән җиһазландырыла: бер төр трансмиссияләрнең биш баскычы , ә икенчеләренеке — ун. Бу модельләр 14 һәм 15 дип атала. Ун баскычлы тартмалар белән автопоездлар категориясенә караган автомобильләр җиһазландырыла[6].

Параллель рәвештә яңа Яр Чаллы шәһәре төзелеше бара. КамАЗның башлап эшләүчеләре өчен 12 катлы беренче торак йорт 1971 елда файдалануга тапшырыла. 1973 елда комплексның беренче чиратын эшләтеп җибәрү өчен кирәк булган төп биналар төзелеп бетә, беренче шәһәр трамвае йөри башлый (8 октябрьдә), җылылык-электр уты үзәгенең беренче энергия блогы сафка баса.

Шул вакытта гигант төзелешендә 30 000 кеше эшли, ә шәһәр 350 000 кешегә исәпләп төзелә. Уңайлы торак, медицина һәм уку йортлары, спорт объектлары һәм мәдәният учреждениеләре, шулай ук янәшәдәге инфраструктура гаять зур темплар белән төзелә. 1970 еллар ахырыннан һәм 1980 елларда шәһәргә ел саен якынча 40 мең кеше күченеп килә.

1974 елда эксперименталь цехта беренче двигатель җыела. Бер елдан соң вакытлы технология буенча көч агрегатларын җыя башлыйлар.

1975 ел – комплексның бөтен заводларында да җиһазларны һәм эчке корылмаларны монтажлау, беренче технология җиһазларын көйләү-эшләтеп җибәрү эшләре бара, сынау рәвешендә беренче продукция эшләп чыгарыла.
1975 ел, 4 декабрь – двигательләр заводында, вакытлы технологияләр кулланып, «КамАЗ»ның үз җиһазларында җитештерелгән детальләрдән беренче көч-куәт агрегаты җитештерелә.
1976 ел, 16 февраль – автомобильләр заводының төп җыю конвейерыннан беренче йөк машинасы төшә. СССР хөкүмәте автомобиль сәнәгате белән идарә итүнең генераль схемасын раслый. «КамАЗ»га производство статусы бирелә. Предприятие, бөтен тармак комитетларын читләтеп үтеп, турыдан-туры СССР автомобиль министрлыгына буйсына. «КамАЗ»ның генераль директорына министр урынбасары вәкаләтләре бирелә.
1976 ел, 30 декабрь – дәүләт комиссиясе «КамАЗ»ның беренче чиратын кабул итә.

undefined

1977 ел, ноябрь – «КамАЗ», 15 мең автомобиль эшләп чыгарып, беренче еллык планны үти, ел азагына кадәр тагын 7 мең машина җитештерелә.
1978 ел – 50 меңенче йөк машинасы кулланучыларга озатыла.
1979 ел – төп җыю конвейерыннан 100 меңенче автомобиль төшә.
1980 ел – 150 меңенче зур йөк машинасы җитештерелә.
1981 ел, декабрь – «КамАЗ»ның икенче чираты сафка баса.
1983 ел – «КамАЗавтоүзәк» фирмасы төзелә, ул куллануда булган бөтен КамАЗ автомобильләренә гарантия хезмәте күрсәтергә һәм техниканың куллану дәверендә кирәк булган запас детальләр белән тәэмин итәргә тиеш була. 1980 еллар азагына кадәр СССР территориясендә 210 автоүзәк төзелә.
1986 ел – КамАЗ автомобильләре ил автопаркының дүрттән бер өлешен тәшкил итә, 1986 елгы урып-җыюда алар уңышның 60 процентын ташый.

undefined

1987 ел, 21 декабрь – «КамАЗ» биналарының берсендә конвейер ысулы белән «Ока» («Ока-1111») азлитражлы автомобильләре җыела башлый. 1994 елда елына 75 мең автомобиль җитештерерлек аерым завод эшли башлый. 2005 елда азлитражлы автомобильләр заводы (ААЗ) «Северсталь-Авто» төркеменә керә.
1988 ел – белгечләр исәпләве буенча, зур йөк машиналары җитештерә башлаганнан бирле, илдә 8 млрд. сумлык транспорт табышы алына, шуның белән «КамАЗ» төзү өчен тотылган дәүләт капитал кертемнәре тулысынча каплана.

Шәһәрдән ерак түгел Бигеш аэропорты төзелә (1970–1971), Түбән Кама ГЭСы төзелеше дәвам итә (1963–1979).

1984 елда КамАЗ Ленин ордены белән бүләкләнә.

Автомобильләр чыгару

undefined

Беренче КамАЗ автомобиле — бортлы КамАЗ-5320 — төп җыю конвейерыннан 1976 елның 16 февралендә төшә. Әлеге автомобиль кулланучыларга тапшырыла, озак вакыт БАССРда эшли, соңрак завод музее тарафыннан сатып алына һәм торгызыла, музей экспонаты сыйфатында саклана[7].

29 декабрьдә СССР автомобиль сәнәгате министры В.Н. Поляков Кама зур йөк машиналары җитештерү заводлары комплексының беренче чиратын файдалануга тапшыру турында дәүләт комиссиясе тарафыннан имзаланган актны раслый. Бер елга расланган план (15 000 автомобиль) вакытыннан алда — 1977 елның октябрендә (Бөек Октябрь инкыйлабының 60 еллыгына) үтәлә һәм бер ел эчендә яртысына диярлек арттырып үтәлә (22 000).

1979 елның июнендә инде төп конвейердан 100 000 нче йөк машинасы төшә. 1981 елның февралендә КАМАЗның икенче чираты егәрлекләре файдалануга тапшырыла.

Җитештерүнең унынчы елында (1987 елда) «Ока» аз литражлы автомобильләр җитештерү линиясе булдырыла. Беренче автомобиль (ВАЗ-1111 «Ока») 21 декабрьдә үк эшләп чыгарыла (1994 елда аз литражлы автомобильләр җитештерү буенча тулы бер завод эшли башлый).

1988 елда предприятие эшчәнлегенә финанс-икътисадый тикшеренү уздырыла. Белгечләр исәпләвенчә, «КамАЗ» автомобильләрен чыгара башлаганнан бирле Советлар Союзы аларны эксплуатацияләүдән генә дә 8 млрд сумга якын транспорт табышы алган. Беренче ун ел эшләү дәверендә КамАЗ төзелеш белән бәйле барлык капитал салуларны тулысынча аклый[8]. КамАЗлар илнең йөк автопаркының өчтән берен тәшкил итә, автотранспорт белән ташыла торган барлык йөкләрнең өчтән икесенә кадәр ташый.

1988 елның 18 октябрендә «КамАЗ» конвейерыннан КамАЗ–5320 моделендәге 1 000 000 нче йөк машинасы төшә[9].

Акционерлаштыру

1990 елның 25 июнендә СССР Министрлар Советы карар кабул итә[10], аның нигезендә КамАЗ заводлары базасында РСФСР һәм Советлар Союзының беренче акционерлык җәмгыятьләренең берсе — «КамАЗ» АҖ төзелә. Карар нигезендә, акцияләрнең 51 % гомумсоюз милкендә калырга тиеш була, калган өлешен сату күздә тотыла. 1991 елның 5 сентябрендә хезмәт коллективына акцияләр сату башлана. 10 сентябрьдә юридик затлар өчен конкурс уздырыла, аның нәтиҗәсендә 230 предприятие һәм оешма КамАЗ акционерлары була[11].

1993 елгы янгын

1993 елның 14 апрелендә КамАЗ двигательләр заводында янгын башлана. Ул, төп җитештерү корпусын һәм катлаулы технологик җиһазларны юк итеп, бөтен предприятиене колачлый. Двигательләр заводы тулысынча җимерелә.

Россиянең автомобиль производствосына зур зыян салына. Татарстан Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе ярдәме белән предприятие елына 100 мең двигатель җитештерү куәтен акрынлап торгыза, шулай ук көч агрегатлары җитештерү өчен өр-яңа технологик җиһазларны файдалануга тапшыруга ирешә. 1993 елның декабрендә двигательләр заводы яңадан продукция чыгара башлый.

1990 нчы еллар

1990 нчы елларда Россиядә җитештерүнең төшүе һәм финанс кыенлыклары сәбәпле, КамАЗ заводларында уңайсыз икътисади хәл туа. Гаять зур куәтләр эшләми, КамАЗ шәһәрне тотып торучы предприятие буларак, беренче чиратта шәһәр халкы зыян күрә.

1990 еллар ахырына берләшмәнең 1 млрд АКШ доллары күләмендәге бурычын предприятие акцияләренә конвертларга, двигательләр заводындагы янгыннан соң производствоны торгызырга, йөк машиналарының яңа модельләрен чыгаруны үзләштерергә һәм зыянсызлык режимына чыгарга мөмкинлек туа.

1999 елның 30 августында КамАЗ конвейерыннан 1 600 000 нче зур йөк машинасы төшә. Двигательләр заводы 2 миллион дизель двигателе җитештерә.

2000 нче еллар

2001 елда «КамАЗ» җиде елга беренче тапкыр 57 млн сум табыш ала[12].

2005 елда «ЗМА» ААҖ («Ока» җиңел автомобильләрен җитештерүче аз литражлы автомобильләр заводы) акцияләренең контроль пакеты «Северсталь-Авто» төркеменә сатыла.

2005 елда Казакъстанның эчке базары өчен «КамАЗ» автомобиль техникасын җыю буенча Казахстан–Россия уртак предприятиесе — «КАМАЗ-Инжиниринг» АҖ — төзелә[13].

2005 елның 21 октябрендә «КамАЗ» конвейерыннан КамАЗ–6520 моделендәге 1 750 000 нче йөк машинасы төшә[14].

2006 елда «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар» юлсызлык раллисында җиденче тапкыр (рәттән бишенче тапкыр) җиңү яулый[15]. Җитештерүнең сыйфатын күтәргән өчен «КАМАЗ» ААҖ (яңа двигательләр «Евро–3» халыкара экологик стандартларына туры килә) — машина төзелеше өлкәсендәге бердәнбер вәкил, 2006 елда сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясенә лаек була[16].

2007 елда «КАМАЗ» 52 650 йөк машинасы, 63 200 двигатель һәм көч агрегатлары чыгара — бу янгыннан соңгы елларда рекордлы сан була. Конвейердан 1,8 миллионлы автомобиль төшә (30 ел элек җитештерелә башлаганнан бирле).

Шул ук елда экспорт тарихында рекордлы санда (13 444 берәмлек) «КАМАЗ» техникасы сатыла. Россия Президенты Указы белән «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры С.А. Когогин Дуслык ордены белән бүләкләнә.

2008 елда «КАМАЗ» ААҖ һәм А.Н. Туполев исемендәге КДТУ ның уртак проекты — «КамАЗ» өчен техник кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән «КамАЗ — КДТУ» (КАИ) машина төзелеше мәгариф кластеры төзелә.

Шул ук елда «КамАЗ» ның ремонт–инструмен заводы территориясен Mercedes (Daimler AG) йөк машиналарын җыю производствосы биләп ала.

2008 – Алманиянең «Даймлер» концерны (алм. Daimler AG) «КамАЗ» ААҖ устав капиталының 10 процентын сатып ала һәм «КамАЗ»ның стратегик шәриктәше булып китә. Хәзерге вакытта, Европа яңартып төзү һәм үсеш банкының 4 процентлык пакеты да кушылгач, “Даймлер”ның өлеше 14 процент тәшкил итә.

undefined

2009 – «КамАЗ» һәм «Даймлер» ике уртак предприятие – «Фузо КАМАЗ Тракс Россия» һәм «Мерседес-Бенц Тракс Көнчыгыш» төзү турында килешүгә кул куялар. 2016 елда предприятиеләр бергә кушыла, яңасы «Даймлер-КамАЗ-Россия» дип атала башлый.

2010 елда завод CNH сәүдә маркасы астында авыл хуҗалыгы һәм юл-төзелеш техникасы (FIAT Group карамагындагы Case New Holland — авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасын җитештерүдә дөньякүләм алдынгыларның берсе) чыгаруга керешә. «КамАЗ» ААҖ һәм CNH арасындагы килешү нигезендә «Си-Эн-Эйч-КамАЗ Индустрия» (CNH-KAMAZ Industrial BV) уртак предприятиесе елына 4000 берәмлеккә кадәр техника чыгарырга тиеш, моңа 300 ат көче куәтле двигательле комбайннар гаиләсе, 300–535 ат көче куәтле двигательле ике төр трактор һәм төзелеш техникасы керә[17].

2008 елгы финанс кризисы сәбәпле, 2009–2010 елларда җитештерү күләмнәре шактый кимегәннән соң, завод продукция җитештерү темпларын арттыра башлый. 2011 елда 45 меңнән артык йөк машинасы сатыла, бу күрсәткеч 2010 ел белән чагыштырганда 40% ка күбрәк була[18].

2011 елның сентябрендә «КамАЗ» ААҖ һәм Marcopolo S.A. компаниясе Marcopolo автобусларын җитештерү һәм сату буенча уртак предприятие төзү турында килешүгә кул куялар[19].

2011 елның ноябрендә «КамАЗ» ААҖ EFQM моделе буенча Европа сыйфат менеджменты фондының «Танылган камиллек» конкурсында «биш йолдыз» дәрәҗәсен раслый[20].

2012 елның 15 февралендә «КамАЗ» конвейерыннан 2 миллионлы йөк машинасы төшә. Юбилей машинасы югары йөк күтәрүчәнлектәге авыр йөк машиналары гаиләсеннән КамАЗ–6522 моделе була[18].

2012 елның июнендә Daimler Trucks һәм «КамАЗ» ААҖ кабиналар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән лицензияле килешүгә кул куялар. Килешү нигезендә Мерседес-Бенц «КАМАЗ»га Россия компаниясе яңа буын автомобильләренә урнаштырачак уртача авыр йөк автомобильләре өчен axor кабиналарын җитештерү технологиясен тәкъдим итә. 2016 елда бу юнәлештәге уртак предприятие төзелә башлый[21].

2013 елның мартында «КамАЗ» ААҖ һәм Palfinger AG концерны арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалана.

2013 елның 16 октябрендә «КАМАЗ» автомобиль заводында ун меңенче автобус шассие җыела.

2013 елның 30 октябрендә «КАМАЗ» ААҖ Директорлар советы утырышында, «КамАЗ»ның профильле булмаган активлардан котылу стратегиясе кысаларында, CNH Global NV белән килешү буенча үткән килешүләрне төгәлләве турында игълан ителә.

2013 елның декабрендә «КамАЗ»ның яңа модель рәте флагманы — КамАЗ–5490 магистраль йөк машинасын серияле чыгару башлана.

2014 елның 19 августында «КАМАЗ» Palfinger AG (Австрия) белән ике уртак предприятие — гидравлик һәм телескопик цилиндрларның яңа производствосы һәм монтаж үзәге — төзү турында Килешү имзалана.

2014 елның октябрендә акционерлар составыннан Европа реконструкция һәм үсеш банкы чыга[22].

undefined
undefined

2014 елда компания 2014 елның Украина вакыйгаларына бәйле санкцияләр астына эләкмәс өчен, Ростехның акционерлык капиталында өлешен киметү процедурасын башлый һәм хәрби техника чыгаруны туктата.

2015 елда «КамАЗ» йөк машиналарының ике яңа моделен — КАМАЗ–65206 иярле тягачын һәм КАМАЗ–65207 борт магистраль автомобилен — серияле җитештерүне башлап җибәрә, шулай ук Россиянең Drive Electro инжиниринг компаниясе белән хезмәттәшлек нигезендә эшләнгән электробусларны тәкъдим итә.

2015 елның 22 апрелендә «КамАЗ»да КамАЗ автомобильләре һәм газ двигательле автобус шассилары җитештерү корпусын ачу тантанасы була.

2015 елның июнендә «КамАЗ» вист Групп» ААҖ һәм Cognitive Technologies белән берлектә эшләнгән пилотсыз очкычның беренче тест сынауларына керешә.

2015 елның 26 июнендә, компания акционерларының гомуми җыелышы карары нигезендә, «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә.

2015 елның сентябрендә «КамАЗ» «Комтранс–2015» күргәзмәсендә КАМАЗ–2020 революцион кабинасы концепциясен тәкъдим итә. Шул ук айда «КамАЗ» ГАҖ һәм HAWTAI Motor Group Co Кытайда КамАЗ йөк машиналарын һәм Россиядә Hawtai җиңел автомобильләрен җитештерү һәм сату буенча уртак предприятие төзү турында килешү имзалыйлар.

2016 елда «КамАЗ» Daimler компаниясе белән берлектә К5 буыны йөк машиналары өчен кабина каркаслары заводы төзи башлый. Бу — «КАМАЗ»төзелгәннән бирле беренче шундый зур проект була[23].

2018 елның 15 маенда, Кырым күпере ачылу көнендә, завод автомобиле яңа корылма буенча узган беренче колонна башында була. Машинаны Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин була.2019 елның 8 февралендә ясалган нәтиҗәләр буенча, Россиядә «КамАЗ» йөк машиналарын сату 2018 елда, 2017 ел белән чагыштырганда, 1,4% ка кими һәм 32,68 мең данә тәшкил итә. 2018 елда компаниянең чиста табышы 1,588 млрд сум тәшкил иткән, бу 2017 ел күрсәткеченнән 2,2 тапкырга кимрәк[24].

2019 елның май ахырында Daimler компаниясе белән берлектә төзелгән яңа заводта К5 буыны кабиналарын җитештерү башлана. Җитештерүдә автоматлаштыру дәрәҗәсе 80% ка җитә, кеше персоналына сыйфатны контрольдә тоту, җыю линиясенә детальләр салу һәм логистик бурычлар калдырыла. Партнерлык өлеше түбәндәгечә бүленгән: әзер продукциянең 80 % КамАЗ, 20% Mercedes ала. Җитештерүнең планлаштырылган еллык күләме — 55 мең (2024 елга ирешү планлаштырыла). Кабиналар биш типтагы йөк машиналары һәм үзбушаткычлар өчен җитештерү планлаштырылган[25].

2019 елда «КамАЗ» «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә[26].

2020-нче еллар

2022 елның мартыннан «Daimler Truck AG» немец компаниясе Чаллыдагы «ДК Рус» уртак предприятиесе кысаларында КамАЗ комплектлау детальләр китерүне һәм җитештерүне туктата[27].

2024 елның 16 маенда «КамАЗ» генераль директоры Сергей Когогин «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында компаниянең 2025 елда үз туристик автобусын тәкъдим итәргә ниятләве турында хәбәр итә[28].

2024 елның июнендә «КамАЗ»ның «ЦФ Кама» бүлендек предприятиесендә А1310 автоматлаштырылган күчермә тартманың беренче прототибы җыела[29].

2024 елның 24 сентябрендә завод конвейерыннан 2 500 000 нче йөк машинасы төшә, бу — К5 моделе рәтенең флагманы — иярле КАМАЗ–54901 тракторы була[30].

2024 елның декабрендә «КамАЗ» Ozon маркетплейсында иярле тягачлар сата башлый[31].

2025 елның гыйнварында гомуми массасы 88 тоннага кадәр булган прицепларны тарттырырга сәләтле «КамАЗ–65955» җитештерүгә кертелә[32].

2025 елның гыйнварында «КамАЗ» К5 буыны автотехникасының борт мәгълүмати системасына акыллы тавыш ярдәмчесен кертә. Машина йөртүчеләр хәрәкәт иткәндә климат системасы белән идарә итү буенча тавыш командалары бирә, транспорт чарасының агымдагы параметрларын сорый, кушымталарны эшләтеп җибәрә — шалтырата, датаны һәм вакытны белә ала һ. б.[33]

2025 елның февралендә билгеле булганча, «КАМАЗ» ГАҖ Aurus автоҗитештерүчесе капиталына 0,5% өлеше белән кергән.

2025 елның 11 мартында «КамАЗ» К5 буынының яңа моделен — тулы приводлы иярле КамАЗ–65954 тягачын серияле җитештерә башлавы турында игълан итә. Трактор 100 тоннага кадәр авырлыктагы автопоездлар өчен каралган, киңлеге 2300 мм булган кабина, куәте 560 ат көче булган двигатель һәм механик тапшыру тартмасы белән җиһазландырылган. 2025 елның март–апрель айларында 10 автомобиль , ә 2025 елда — әлеге модельнең 40 берәмлеген чыгару планлаштырыла[34].

2025 елның февралендә билгеле булганча, «КАМАЗ» ГАҖ Aurus автоҗитештерүчесе капиталына 0,5% өлеше белән керә[35].

undefined

2025 елда КАМАЗда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы автомобильләре өчен махсус төзелгән К 5 буыны кабинасының беренче каркасын җыюны төгәллиләр, бу йөк машиналарының флагман линейкасында импортны алыштыруның икенче этабы була. Яңа кабина КАМАЗ–54901 моделеннән компактлырак һәм түбәнрәк, югары мотор тоннеле түбән утыртуны тәэмин итә, махсус җиһазлар урнаштыруны җиңеләйтә. Конструкция гадәттән тыш хәлләрдә коткаручыларның маневрлылыгын һәм эш тизлеген арттыра[36].

2025 елда КамАЗ автомобиле «Юлсызлык командирлары» онлайн күп кулланучылы уенында пәйда була. Узыш симуляторында уенчыга спорт экипажы командиры булырга һәм ралли ярышларында катнашу мөмкинлеге бирелә[37].

undefined

«Компас» капотсыз техника линейкасында (LCV) 2025 елның икенче яртысыннан тулы массасы 3,5 тонна булган «Компас-3»нең бишенче моделе җитештерүгә кертелә. Бу турыда втоконцернның еллык хисабында хәбәр ителә. Әлеге модельне җитештерү 2024 елга планлаштырылган булган[38].

2025 елның 27 июнендә предприятие акционерлары еллык җыелышта, чиста табыш булмау сәбәпле, 2024 ел өчен дивидендлар түләмәү турында карар кабул итә. Әлеге күрсәткеч 2024 ел нәтиҗәләре буенча 731 млн сум тәшкил иткән (2023 елга караганда 28 тапкырга кимрәк), шул ук вакытта керем 6% ка 393,7 млрд сумга арткан. [39]

2025 елның 21 июлендә КАМАЗның Мәскәү-Санкт-Петербург югары тизлекле магистраль төзелеше өчен 4 млрд сумлык 400 берәмлектән артык махсус техника куячагы билгеле була. 2025 ел ахырына кадәр КАМАЗ 149 үзбушаткыч, илледән артык бетон катнаштыргыч, шулай ук ягулык салу җайланмалары, тягачлар, су сиптерү-юу машиналары һәм вахта автобуслары җибәрергә тиеш[40].

2025 елның 1 августыннан КамАЗ автомобильләр базарындагы катлаулы вәзгыять фонында кыскартылган дүрт көнлек графикка күчә. Беренче яртыеллыкта Россия йөк машиналары базары 60 % ка диярлек кимегән. КамАЗның үз сатулары 30 % ка диярлек кимегән. Үзгәрешләр тулы йөкләнеше булмаган бүлекчәләргә кагыла[41].

Петербург халыкара газ форумында КамАЗ компримирланган табигый газ (КПГ) куллана торган двигательле «КАМАЗ-52229» туристлар автобус моделен тәкъдим итә. Предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу презентация — әлеге ягулык төрендә эшли торган туристлар автобусын тәкъдим итүнең беренче очрагы. Модель — КАМАЗ инженерлары белән «Газпром» ГАҖ белгечләренең уртак хезмәте, ул А5 сериясенең яңа буынына карый[42]. КамАЗ форумда шулай ук «КАМАЗ-62501» күчмә остаханәсенең камилләштерелгән модификациясен, КПГ һәм СПГда эшли торган яңа буын К5 иярле тракторларны, «КАМАЗ-Мастер» командасының узыш йөк машинасының КАМАЗ-43509 газ–дизель версиясен тәкъдим итә[43].

Санкцияләр

2022 елның 6 маенда «КАМАЗ» Канаданың санкцион исемлегенә кертелә[44].

2022 елның 3 июнендә «КамАЗ» Европа Берлегенең санкцион исемлекләренә кертелә[45].

2022 елның 28 июнендә «КамАЗ», шулай ук тугыз бүлендек компания һәм генераль директоры Когогин АКШ санкцион исемлегенә кертелә.

Милекчеләр һәм җитәкчелек

«КамАЗ» ГАҖ устав капиталы 35,36 млрд сум тәшкил итә. «КАМАЗ» ГАҖ барлык акцияләре дә исемле, һәркайсының номиналь бәясе 50 сум. 2018 елның 13 ноябренә реестр торышы буенча «КамАЗ» ГАҖ гадәти акцияләренең 5% тан артыграгына ия булган акционерлар исемлеге[46][47].

«КАМАЗ» ГАҖ акцияләре турында мәгълүмат
Дәүләт регистрация номеры 1-08-55010-D
Урнаштырылган акцияләрнең саны (шт.) 707 229 559
Биржа тикеры (Мәскәү биржасы ГАҖ — Икенчел дәрәҗә котировкалау исемлеге KMAZ
«КамАЗ» ГАҖ акцияләрен тотучылар структурасы ("КАМАЗ" ГАҖ устав капиталының 5 % тан артыграгына ия булган төп акционерлар өлеше)
Атамасы 31.12.2019 датасына
Акцияләр саны Устав капиталыннан %
«Ростех» дәүләт корпорациясе 333 110 899 47,1 %
«Автоинвест» ҖЧҖ 166 491 378 23,54 %
Daimler Truck AG 106 084 434 15,00 %
Башка юридик һәм физик затлар 101 542 848 14,36 %
Барлыгы 707 229 559 100 %

15.11.2019 Daimler AG компаниясе «КамАЗ» ГАҖ акцияләренең 15% Daimler Truck AG тапшыра. Daimler Truck AG ның контроль йөзе булып Daimler AG тора.

2019 елның 28 июнендә акционерларның еллык гомуми җыелышында сайланган «КАМАЗ " ГАҖ Директорлар советы әгъзалары исемлеге:

  • «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Викторович Чемезов;
  • «Варданян, Бройтман һәм партнерлар» ҖЧҖ генераль директоры Михаил Яковлевич Бройтман;
  • «Варданян, Бройтман һәм партнерлар» ҖЧҖ президенты Рубен Карленович Варданян (2024 елга кадәр);
  • «КамАЗ» ГАҖ хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Александр Анатольевич Васильев;
  • «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Игорь Николаевич Завьялов;
  • «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Анатольевич Когогин[48];
  • «Ростех» дәүләт корпорациясенең авиация комплексы индустриаль директоры Анатолий Эдуардович Сердюков;
  • Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин;
  • «ТР-Инвест» АҖ Директорлар советы башкарма рәисе Сергей Викторович Скворцов;
  • Daimler Truck AG вице-президенты Вольфрам Шмид (Wolfram Schmid);
  • Мерседес-Бенц йөк автомобильләре бүлекчәсе җитәкчесе, Россиядә Даймлер йөк автомобильләре бизнесы җитәкчесе, Мерседес-Бенц, Daimler Truck AG махсус техникасы бизнесы җитәкчесе Геральд Янк (Gerald Jank). 2024 елның октябрендә Рубен Варданян КамАЗ акционерлары сафыннан чыга. Аның Мәскәү биржасындагы компаниядәге өлеше бәясе 3,11 млрд сумга бәяләнгән[49].

Җитәкчеләр

Компаниянең эшчәнлеге

«КамАЗ»ның эшчәнлек даирәләре

– тулы массасы 8-14 һәм 14-40 тонналы йөк автомобильләре һәм алар өчен запас детальләр җитештерү һәм сату;
– махсус автомобиль техникасы һәм өскормалар (үзбушаткычлар, вахта автобуслары, бетонизгечләр һәм бетонсуыргычлар) җитештерү һәм сату;
– кече һәм зур класстагы шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара автобус шассилары һәм автобуслар җитештерү һәм сату;
– тагылма техника (тагылмалар, ярымтагылмалар, цистерналар) җитештерү һәм сату;
– автомобильләргә һәм җитештерелә торган башка төр продукциягә гарантия хезмәте һәм гарантиядән соңгы техник хезмәт күрсәтү;
– финанс хезмәте (кредит сәүдәсе, җитештерүче лизингы, бурычка сату);
– шәриктәшләргә киңәштәшлек хезмәте күрсәтү, персоналны укыту һәм өйрәтү;
– корпоратив клиентлар белән озакка сузылган актив хезмәттәшлек итү;
– автомобильләрне утильләштерү, теләсә нинди катлаулылыктагы һәм күләмдәге төзәтү эшләре;
– заманча һәм оптималь логистика системы;
– югары сыйфатлы запас детальләр җитештерү һәм аларны үз вакытында кулланучыга җиткерү;
– базар конъюнктурасыннан чыгып билгеләнә торган бәяләр сәясәте үткәрү.

«КамАЗ»ның дилерлык һәм сервис челтәре Россиянең КамАЗлар сатыла торган бөтен төбәкләренә һәм чит илләрдә җәелдерелгән. Илдәге дилерлык челтәрендә 220 субъект, чит илләрдә 75 субъекты бар. 199 субъект «КамАЗ» продукциясенә сервис хезмәте күрсәтә.

Атаклы «Дакар» ралли-рейдларында да КамАЗлар — билгеле машина[50]. 2016 елда капотлы узыш машиналары хәлиткеч сынаулар уза, аларның берсе 2017 – 2018 елларда Россия күләмендәге узышларда катнаша.

«КАМАЗ» ГАҖ металлургия, тимерчелек, пресс-рама, механика җыю, махсус машина төзелеше һәм инструменталь производствоны энергетика һәм ярдәмче билгеләнештәге барлык кирәкле объектлар белән берләштерә торган тулы цикллы автомобиль төзелеше производствосыннан гыйбарәт. Технологик чылбыр төркеме составына автомобиль җитештерүнең берничә эре заводы керә. Заводның төп җитештерү куәтләре Чаллы сәнәгать зонасында урнашкан, анда кою һәм тимерчелек заводлары, двигательләр заводы (ЗД), Пресс-рам заводы (ПРЗ), автомобиль заводы (АвЗ), ремонт-инструменталь завод (РИЗ), «Мастер» индустриаль паркы урнашкан. Бүлендек предприятиеләрнең иң эреләре: «Нефтекама автозаводы» ГАҖ һәм «Туймазы автобетоновозлар заводы» ГАҖ[51]).

2010 еллар ахырына «КАМАЗ» оешмалары төркеме Россиядә, БДБ илләрендә һәм ерак чит илләрдә урнашкан 80 нән артык оешманы үз эченә ала.

«КАМАЗ» ГАҖ нең Вьетнамда[52], Казакъстанда[53], Пакистанда[54], Һиндыстанда[55] җыю предприятиеләре бар. Җыю тулысынча «КамАЗ»дан китерелә торган комплектлау җиһазларыннан башкарыла. Җыю предприятиеләре урнашкан илләрдә җыю машиналары комплектлары составындагы детальләр һәм узеллар җитештерүне локальләштерү программалары гамәлгә ашырыла. «КамАЗ» ның беренче җыю предприятиесе Кубада 1980 еллар башында ачыла[56]. 2016 елның 16 ноябрендә «КамАЗ» автозаводы контракт төзү турында игълан итә, аның нигезендә Кубага 2,4 меңнән артык машина, шулай ук запас частьләр һәм сервис җиһазлары китерелә[57].

2018 елның августында «КамАЗ» Джакартада (Индонезия) бүлендек компаниясе — PT. Kamaz trucks Indonesia — ача. Компаниягә Индонезиянең PT. Pusaka bumi transportasi (Blue bird group-ка керә) һәм Kamaz trucks Indonesia («КАМАЗ» һәм Әмирлекнең Sirius general trading LLC уртак предприятиесе) белән берлектә нигез салына[58].

Эшчәнлек күрсәткечләре

2022 ел мәгълүматлары буенча «КАМАЗ» да 32 меңгә якын кеше эшли[59].

2015 елда компания тарафыннан 29 мең 704 йөк автомобиле сатылган, шулардан Россия базарына 23,1 мең , экспортка — 6,6 мең берәмлек[60].

2017 елда 38159 автомобиль сатылган[61]. 5038 автомобиль экспортланган. Россия авыр йөк машиналары базарында КамАЗның өлеше — 45,2 %.

2018 елда 38382 автомобиль сатылган. 5698 автомобиль экспортланган. Россия авыр йөк машиналары базарында КамАЗның өлеше 41 %[62].

2019 елда акча әйләнеше +192 млрд. сум тәшкил итә, Россиядә йөк машиналарын сату ~30 мең, экспорт ~5 мең тирәсе була[63].

2021 елда, планны 20% тан артыгракка үтәп, җитештерү күләме 45 мең автомобиль тәшкил итә. Тәүлеклек җыю темпы 23 % ка арта һәм 210 берәмлеккә җитә[64].

2022 елда «КамАЗ» ГАҖнең РСБУ буенча кереме 267,279 млрд сум тәшкил иткән, 2021 ел белән чагыштырганда 6,9% ка арткан. 43 меңнән артык йөк автомобиле сатылган. «КамАЗ» ГАҖ инвестицияләре 2022 елда алдагы елга карата 46% ка арткан һәм 16 млрд сумга җиткән[65].

2024 ел нәтиҗәләре буенча «КАМАЗ» ГАҖ беренче тапкыр брендлар зачетында лидерлыгын югалта, аны 2024 елда Россиядә 19,4 мең машина саткан Кытай Sitrak («КамАЗ» 17,3 мең саткан) узып китә[66].

2025 елның февралендә автомобиль җитештерүче узган 2024 ел өчен чиста зыян турында хисап тота. 2024 елда керем 8,8 % ка — 323,4 млрд сумга — кимегән[67].

2025 елның 26 маенда «КамАЗ» ГАҖ Директорлар советы 2024 ел өчен дивидендлар түләмәскә киңәш итә. Шулай ук компания хәбәр иткәнчә, 2025 елның беренче өч аенда автомобиль җитештерүченең өлеше базарда 30% ка арткан[68].

Еллар буенча җитештерү күрсәткечләре
Автомобильләр эшләп чыгару күләме[69]
Ел Чыгару күләме
2021 45000
2019 34705
2018 38382[62]
2017 38159[61]
2016 34432[61]
2015 29140
2014 38644
2013 42763
2011 45189
2010 32172
2009 23062
2008 51006
2007 52650
1985 104609
1984 95722
1983 91360
1982 89782
1981 85103
1980 70641[70]
1979 63000[70]
1978 41000[70]
1977 22000[70]
1976 5000[70]

КамАЗ автомобиль техникасы

КамАЗ шассиларының гомуми характеристикасы:

  • тәгәрмәч формулалары: 4х2, 4х4, 6х4, 6х6, 8х4, 8х8;
  • төялгән йөк һәм өскормаларның гомуми массасы – 5,2÷30 тонна;
  • транспорт автомобильләренең һәм махсус техниканың тулы массасы – 11,9÷41 тонна;
  • үзбушаткычларның тулы массасы – 53,1 тоннага кадәр;
  • транспорт шассилары нигезендәге автопоездларының тулы массасы – 19,7÷50 тонна;
  • Иярле тягач нигезендәге автопоездларның тулы массасы – 38÷120 тонна;
  • КамАЗ машиналары рамнарының монтажлау озынлыгы – 3575÷8135 мм;
  • КамАЗ йөрткечләрендә дизель һәм газ ягулыгы кулланыла;
  • КамАЗ йөрткечләренең егәрлеге – 177÷400 ат көче;
  • иярле тягачларда КамАЗ көч-куәт агрегатлары составына кертелгән 298÷535 ат көчле импорт йөрткечләре дә (Cummins, Mercedes-Benz, Deutz һ.б.) кулланыла;
  • тоташтыру тартмалары: ZF һәм КамАЗ;
  • кабиналар: ике яки өч утыргычлы, бер яки ике ятаклы, шулай ук ятаксыз.

Яңа модельләр (җәяләр эчендә – тәгәрмәч формулалары)

  • Соңгы елларда җитештерелә башлаган үрнәкләр
    • КамАЗ-5490 (4х2) — магистральләр иярле тягачы[71]
    • КамАЗ-65206 (6х4) — иярле тягач[72]
    • КамАЗ-65207 (6х4) — бортлы автомобиль[73]
undefined
    • КамАЗ-6580 (6х4) — үзбушаткыч[74]
    • КамАЗ-65801 (8х4) — үзбушаткыч[75]
    • КамАЗ-65802 (6х6) — үзбушаткыч[76]
    • КамАЗ-65806 (6х4) — рессоралы асылмалы иярле тягач
  • Бортлы автомобильләр
    • КамАЗ-4310 (6х6)
    • КамАЗ-43114 (6x6)
undefined
    • КамАЗ-43118 (6х6)
    • КамАЗ-43253 (4х2) — түбән профильле, урта тоннажлы йөк машинасы
    • КамАЗ-53202 (6х4)
    • КамАЗ-65117 (6x4)
  • Иярле тягачлар
    • КамАЗ-44108 (6x6)
    • КамАЗ-5460 (4х2)
    • КамАЗ-6460 (6х4)
    • КамАЗ-6520 (6х4) — авыр тоннажлы автомобильләр гаиләсенең нигез моделе
    • КамАЗ-65115 (6х4)
    • КамАЗ-65116 (6х4)
    • КамАЗ-65225 (6x6)
    • КамАЗ-65226 (6x6)
  • Үзбушаткычлар
    • КамАЗ-43255 (4х2)
    • КамАЗ-45141 (6x6)
    • КамАЗ-45142 (6x4) — авыл хуҗалыгы өчен
    • КамАЗ-45143 (6x4) — авыл хуҗалыгы өчен
    • КамАЗ-53605 (4х2)
    • КамАЗ-65111 (6х6)
    • КамАЗ-65201 (8х4)
    • КамАЗ-6522 (6x6)
    • КамАЗ-6540 (8х4)
  • Спорт автомобильләре (“КАМАЗ-мастер” такымы әгъзалары һәм белгечләре катнашында җитештерелә)
    • КамАЗ 4911 (4х4)
    • КамАЗ 4925 (6х6)
    • КамАЗ 4326-9 (4х4)
  • Махсус автомобильләр өчен шассилар
    • КамАЗ-4308 (4х2) — урта тоннажлы, түбән профильле
    • КамАЗ-4310 (6x6)
    • КамАЗ-43114 (6x6)
    • КамАЗ-43118 (6x6)
    • КамАЗ-43253 (4х2) — урта тоннажлы, түбән профильле
    • КамАЗ-4326 (4x4)
    • КамАЗ-4355 (6x6)
    • КамАЗ-5350 (6x6)
    • КамАЗ-53205 (6х4)
    • КамАЗ-53213 (6х4)
    • КамАЗ-53215 (6х4)
    • КамАЗ-53229 (6х4)
    • КамАЗ-53228 (6x6)
    • КамАЗ-55111 (6х4)
    • КамАЗ-53605 (4х2)
    • КамАЗ-6350 (8x8)
    • КамАЗ-65115 (6х4)
    • КамАЗ-65117 (6х4)
    • КамАЗ-6520 (6х4)
    • КамАЗ-6522 (6x6)
    • КамАЗ-6540 (8х4)
  • Җитештерелүдән чыгарылган модельләр
    • КАМАЗ-43105 (6х6)
    • КАМАЗ-5320 (6х4)
    • КАМАЗ-53208 (6х4) — газ ягулыгы куллана
    • КАМАЗ-53212 (6x4)
    • КАМАЗ-5325 (4x2)
    • КАМАЗ-5410 (6x4)
    • КАМАЗ-54115 (6x4)
    • КАМАЗ-5511 (6х4)
    • КАМАЗ-55111 (6х4)

Бүгенге көндә «КамАЗ»да 40 төрдәге йөк машинасы һәм аларның 1500 ләп комплектациясе (шул исәптән, руле уң якта булганнары да), тагылма техника, автобуслар, йөрткеч һәм энергия бирү агрегатлары, инструмент һәм җиһазлар җитештерелә. Концернның бердәм комплексына уйлап табу, җитештерү, автомобиль техникасы һәм автокомпонентлар җыю, шулай ук әзер продукцияне сату буенча 13 эре махсуслашкан бүлекчә керә.

2025 елның 3 августында ВДНХ территориясендә ил автосәнәгатенең иң яңа эшләнмәсе – 65956 индекслы КАМАЗ иярле тягачын тәкъдим итү була. Белгечләр бәяләвенчә, ул якынча 10 миллион сум булыр дип көтелә. Күргәзмәдә тәкъдим итү төгәлләнгәч, автомобиль сертификация процедурасын узарга китәчәк[77].

Дәүләт бүләкләре

2024 елда күренекле хезмәтләре өчен һәм ширкәткә нигез салынуга 55 ел тулу уңаеннан «КамАЗ» предприятиесе коллективы «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнә. Бүләкләү турындагы фәрманны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалый. Бәйрәм чарасы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкне «КамАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогинга тапшыра[78].

Сылтамалар

  1. Московская Биржа - KMAZ
  2. «Будет стоить как 10 обычных»: как КАМАЗ презентовал водоробус (рус.). Бизнес Оnline. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2021. Архивировано 16 ноябрь 2021 года.
  3. Валерий Васильев. История КАМАЗа: от СССР до наших дней [неопр.]. 5 колесо. Автопарк. 5 колесо (14 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2020. Архивировано 27 ноябрь 2020 года.
  4. История КамАЗа: от первого грузовика до внедорожных ралли [неопр.]. ТАСС. ТАСС (16 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2020. Архивировано 27 ноябрь 2020 года.
  5. Лениза Мухаметзянова. Из книги «Все о Набережных Челнах… и немного больше» (рус.). photodreamstudio.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2022. Архивировано 31 октябрь 2012 года.
  6. Как переключать скорости на КамАЗе: схема и порядок переключения коробки передач с делителем и правильное включение КПП, описание с видео. autodvig.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 31 март 2019 года.
  7. Хроника: первенец КамАЗа. www.zr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 6 май 2021 года.
  8. Историческая справка Архивная копия от 7 март 2013 на Wayback Machine // С официального сайта ОАО КамАЗ
  9. 1 000 000-й КАМАЗ — сошёл с конвейера через 12,5 лет после первого | KAMAZ-online | Яндекс Дзен. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июнь 2020. Архивировано 25 июнь 2021 года.
  10. О преобразовании производственного объединения «КамАЗ» в акционерное общество «КамАЗ». Мөрәҗәгать итү датасы: 26 апрель 2016. Архивировано из оригинала 25 май 2016 года.
  11. Автомобильная промышленность Архивная копия от 17 август 2017 на Wayback Machine Коммерсантъ
  12. КамАЗ меняет рулевого // «Российская Бизнес-газета»-Территория. — 21 мая 2002 года
  13. АО "КАМАЗ-Инжиниринг". kamazcenter.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2024.
  14. В этот день 15 лет назад. | МуZей КАМАЗа | Яндекс Дзен
  15. Дакар - 2006: итоги и перспективы. РИА Новости (24 гыйнвар 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2024.
  16. История КАМАЗ. /mig-kama.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2024.
  17. Ирина Дурницына. СП КамАЗа и голландской Case New Holland запустило конвейер по сборке комбайнов Архивная копия от 18 февраль 2012 на Wayback Machine // «Информационное агентство РИА „Новости“ — Поволжье». — 2012. — 15 февраля.
  18. 1 2 Владимир Путин посетил Набережные Челны Архивная копия от 18 февраль 2012 на Wayback Machine // «Полезная газета Татарстан». — 2012. — 16 февраля.
  19. КамАЗ и Marcopolo создают СП по производству автобусов. Регнум (13 сентябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2024.
  20. История. ru.kamaz.az. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2024.
  21. Mercedes из Набережных Челнов: КамАЗ наладит выпуск немецких кабин. РБК (29 июнь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2024.
  22. ЕБРР вылез из КамАЗа // Коммерсантъ. Архивировано 23 сентябрь 2020 года.
  23. Главный проект «КАМАЗа»: завод каркасов кабин SFTP готовят к пуску тепла (рус.). vestikamaza.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 18 сентябрь 2020 года.
  24. Чистая прибыль КамАЗа по МСФО за 2018 год сократилась в 2,2 раза (рус.). Коммерсантъ (25 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 26 апрель 2019 года.
  25. Как устроен новый завод кабин КамАЗа. Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июнь 2019. Архивировано 22 июнь 2019 года.
  26. «КАМАЗ» наградили орденом «За заслуги перед Республикой Татарстан». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2022. Архивировано 21 октябрь 2022 года.
  27. «АвтоВАЗ» приостановит выпуск машин (03.03.2022). 3 март 2022 тикшерелде.
  28. "Камаз" планирует представить собственный туристический автобус в 2025 году. ТАСС (16 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 май 2024.
  29. КамАЗ выпустил прототип своего "автомата" на замену ZF. Российская газета (17 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2024.
  30. КАМАЗ выпустил 2,5-миллионный грузовик. Ростех (25 сентябрь 2024).
  31. «КамАЗы» начали продавать через маркетплейс Ozon. gazeta.ru (16 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2024.
  32. КамАЗ начал производство нового мощного грузовика с уникальной возможностью (рус.). carsweek.ru (16 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2025.
  33. "Камаз" внедрил голосового помощника в информсистему автотехники поколения К5. ТАСС (23 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2025.
  34. "Камаз" начал серийное производство седельного тягача линейки К5. 11 март 2025 тикшерелде.
  35. "КАМАЗ" стал владельцем небольшой доли в Aurus (2025-02-10). 11 февраль 2025 тикшерелде.
  36. Старые КамАЗы станут намного современнее: собрана совершенно новая кабина для грузовиков K3 и К5. ixbt.com (24 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2025.
  37. Российская студия анонсировала игру «Командиры бездорожья» с гонками на КАМАЗах. entermedia.io (14 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2025.
  38. "КАМАЗ" планирует начать выпуск малотоннажников "Компас-3" во второй половине 2025 года. www.interfax.ru (6 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2025.
  39. Акционеры "КАМАЗа" утвердили невыплату дивидендов за 2024 год (2025-06-27). 27 июнь 2025 тикшерелде.
  40. КАМАЗ поставит технику для стройки ВСМ почти на ₽4 млрд. 21 июль 2025 тикшерелде.
  41. КАМАЗ сократил рабочую неделю из-за проблем с продажами (2025-07-25). 25 июль 2025 тикшерелде.
  42. КАМАЗ презентовал новый туристический автобус (рус.). Бизнес Онлайн (7 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2025.
  43. КАМАЗ представил на ПМГФ-2025 новый туристический автобус (2025-10-07). 7 октябрь 2025 тикшерелде.
  44. КамАЗ нагрузился санкциями (рус.). Коммерсант (29 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2023.
  45. КамАЗ нагрузился санкциями (рус.). www.kommersant.ru (29 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 декабрь 2022. Архивировано 22 сентябрь 2022 года.
  46. Акционерный капитал. Официальный сайт ПАО 'КАМАЗ'. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2019. Архивировано 18 февраль 2019 года.
  47. Друг детства Чемезова оказался крупным акционером КамАЗа (рус.). РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 24 гыйнвар 2020 года.
  48. Генеральный директор. Официальный сайт ПАО 'КАМАЗ'. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2020. Архивировано 31 март 2020 года.
  49. Рубен Варданян вышел из кабины (2024-10-21). 22 октябрь 2024 тикшерелде.
  50. http://www.kamazmaster.ru/
  51. О компании.
  52. Российские автомобили будут собирать во Вьетнаме - LADAONLINE. Информационно-аналитическое агентство. ladaonline.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 15 август 2018 года.
  53. Рост машиностроения в Казахстане обгоняет показатели в ЕАЭС (рус.). Sputnik Казахстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 15 август 2018 года.
  54. АПН / КамАЗ открыл завод в Пакистане. www.apn.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 15 август 2018 года.
  55. "КамАЗ" запускает производство в Индии (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 15 август 2018 года.
  56. Ридус. КАМАЗ возвращается на Кубу (рус.). Ридус. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2022.
  57. Куба купила больше двух тысяч грузовиков «КамАЗ» (рус.). РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 30 июль 2020 года.
  58. КамАЗ открыл в Индонезии дочернюю компанию с партнерами из ОАЭ (рус.). Коммерсантъ (15 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 16 август 2018 года.
  59. КАМАЗу потребуется еще 20 тысяч новых сотрудников. kam.business-gazeta.ru (18 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2024.
  60. Чистый убыток КамАЗа за 2015 год составил 2,4 млрд руб. РБК (18 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2024.
  61. 1 2 3 «Камаз» увеличил продажи в 2017 году на 11% (рус.). «Ведомости». Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 24 июнь 2020 года.
  62. 1 2 КАМАЗ рассказал о планах на 2019 год. www.autostat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 3 июль 2019 года.
  63. «КАМАЗ» не ждёт прибыли по итогам 2019 года — ИА «Финмаркет». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2020. Архивировано 6 ноябрь 2020 года.
  64. Что смог КАМАЗ в 2021-м и чего ждем в 2022-м – прорыв или пролет | АвтоДвиж | Яндекс Дзен. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2022. Архивировано 13 февраль 2022 года.
  65. "КАМАЗ" увеличил выручку по РСБУ в 2022 году на 6,9% до 267,3 млрд рублей (рус.). Interfax.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2023.
  66. «КамАЗ» впервые уступил лидерство на рынке тяжелых грузовиков в РФ (2025-01-14). 15 гыйнвар 2025 тикшерелде.
  67. Чистый убыток "Камаза" по РСБУ за 2024 год составил 3,4 млрд рублей. 7 февраль 2025 тикшерелде.
  68. Совет директоров "Камаз" рекомендовал не выплачивать дивиденды за 2024 год. 26 май 2025 тикшерелде.
  69. История КАМАЗа. Рассказывают документы. О планах по выпуску автомобилей КАМАЗ. | МуZей КАМАЗа | Яндекс Дзен. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2022. Архивировано 3 май 2022 года.
  70. 1 2 3 4 5 В этот день 45 лет назад. | МуZей КАМАЗа | Дзен
  71. http://www.st-kt.ru/sites/default/files/imagecache/960x400/20140924-1.jpg
  72. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-03-22, retrieved 2016-05-11 
  73. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-03-22, retrieved 2016-05-11 
  74. http://www.cdminfo.ru/images/stories/2.news/01/kamaz_6580.jpg
  75. http://www.cdminfo.ru/images/stories/2.news/01/kamaz-65801.jpg
  76. http://www.cdminfo.ru/images/stories/2.news/01/kamaz-65802.jpg
  77. Валерия Соболева. КамАЗ-65956 представлен на ВДНХ: новый седельный тягач за 10 миллионов рублей (рус.). runews24 (3 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  78. Эльза Кузнецова. Рустам Минниханов передал орден «За доблестный труд» коллективу «КАМАЗа». tatar-inform.ru (13 декабрь 2024).