Пакистан Ислам Җөмһүрияте

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Пакьстан
Flag of Pakistan.svg
Байрак
State emblem of Pakistan.svg
Илтамга
Башкала İslamabad
Халык саны 223 773 700 (2021, халык санын бәяләү) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 14 август 1947 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+05:00
Кардәш шәһәрләр Цусима (Айти)
Рәсми тел инглиз теле, урду
География
Мәйдан 881,913 км²
Координатлар 30°N 71°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Ариф Алви
Хөкүмәт башлыгы Шахбаз Шариф
Икътисад
Акча берәмлеге Пакстан рупиясе
Эшсезлек дәрәҗәсе 5% (2014)[1]
Туу күрсәткече 3.53 (2021)
КПҮИ 0.544 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 69.37 ел (2021)
Пинсә яше 60 яшь
Джини коэффициенты 29.6 (2018)[3]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Электр аергычы төре Europlug,[4] тип D,[4] BS 1363,[4] BS 546[4]
Автомобил хәрәкәте ягы сул[5]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[4]
Телефон коды +92
ISO 3166-1 коды PK
ХОК коды PAK
Интернет домены .pk


Пакистан яки Пакьстан язылышы да очрый (урду پاکِستان, Пакиста́н [paːkɪsˈtaːn], – «пакь кешеләр, чисталар җире»), тулы рәсми исем Пакистан Ислам Җөмһүрияте (урду پاکِستان اسلامی جمہوریہ ) – Көньяк Азиядә урнашкан дәүләт.

Географиясе

Пакистан территориясенең төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешләрен таулар һәм калкулыклар били, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш өлешен исә Һинд-Гаңг тигезлеге били. Пакистанның көньяк-көнчыгышын Тар чүленең көнбатыш өлеше били. Илнең көнбатыш һәм төньяк өлешләрендә Һиндукуш, Һималай һәм Иран тау тезмәләре урнашкан (иң биек ноктасы — Тирич-Мир тавы, 7690 м). Һиндукуш һәм Һималай тауларында бозлыклар бар. Файдалы казылмалардан нефть, газ, күмер, тимер, сөрмә, барит, күкерт, таш тоз, гипс, магнезит, хромит, марганис, бакыр, кургаш, һ.б.н.

Пакистан рәсми милли символлары
Милли хайван Markhor.jpg
Милли кош Файл:Keklik.jpg
Милли агач Pedrengo cedro nel parco Frizzoni.jpg
Милли чәчәк Файл:Jasminum officinale.JPG
Мирас хайваны Snow Leopard 13.jpg
Мирас кошы Файл:Vándorsólyom.JPG
National aquatic marine mammal Platanista gangetica.jpg
National reptile Persiancrocodile.jpg
National amphibian Bufo stomaticus04.jpg
National fruit Файл:Chaunsa.JPG
Милли мәчет Файл:Shah Faisal Mosque (Islamabad, Pakistan).jpg
Милли төрбә
Милли елга Indus river from karakouram highway.jpg
Милли тау K2, Mount Godwin Austen, Chogori, Savage Mountain.jpg

Тарих

БЭК 3-2 меңьеллыкта Пакистан җирендә Харапп цививилизациясе булган.

БЭК 1 меңьеллыкта Пакистан җиренә арий кабиләләре күчеп килә.

Искәндәр Зөлкарнәйн (БЭК 356 — 323) яуларыннан соң Пакистанга эллинизм рухы таратыла. Кушан патшалыгы барлыкка килә. Буддизм тарала башлый.

8 гасырда Пакистан җирендә Ислам дине таралышы башлана.

Урта гасырларда Гәзни һәм Гүрид идарә иткән мөселман илләре барлыкка килә.

Бөек Моголлар Империясе таркалганнан соң 18 гасырда сикх милләтчелеге Синд, Бәлүҗистан, Пәнҗәб төбәкләрендә тарала.

19 гасырда Британия гаскәрләре Пакистанны басып ала.

Мөселман Лигасы (1920 елдан президенты Мөхәммәт Гали Җиннаһ) көрәше нәтиҗәсендә 1947 елда бәйсез Пакистан барлыкка килә.

1947 елда 15 августтаҺиндстан ике дәүләткә бүленә — Пакистан һәм Һинд берлеге.

1965 елда, 1971 елда - Һиндстанга каршы сугышлар.

1977 елда хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә (оештыручы Мөхәммәт Зыяүлхак) Пакистан АКШ сәясәтен яклый башлый, Әфганстан мөҗәһидләрен яклый.

1988 елда хакимият ватандаш хөкүмәтенә кире кайтарыла.

1990 елларда атом-төш коралы программасы үстерелә.

Пәрвәз Мүшәрәф хакимияткә килә.

1988-1990 һәм 1993-1996 елда беренче тапкыр мөселман илендә хөкүмәт рәисе хатын-кыз Бенәзир Бһутто була.

2007 елда Әл-Кагыйдә оештырылган террористик акт нәтиҗәсендә Бенәзир Бһутто үтерелә.

Икътисад

Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы өлеше 25,1%, сәнәгать өлеше 21,3%, хезмәт күрсәтү тармагы өлеше 53,6 процентны тәшкил итә. Төп экспорт партнөрлары — АКШ (13.3%), Кытай (10.9%), БГӘ (8.6%), Әфганстан (8.5%), Алмания (5.1%).[6] Экспортлана торган таварлар — тикстил, дөге, мамык таварлары, спорт таварлары, химикатлар, келәмнәр.

Төп импорт партнөрлары — Кытай (17%), БГӘ (15%), Кувәйт (8.8%), Согуд Гарәпстаны (8.5%), Малайзия (4.8%).[7]

Халык

Иң зур халык — пәнҗабиләр; пуштуннар, синдһиләр, бәлүҗләр дә яши. Пакстанның төньяк өлешендә тау халыклары — кһуварлар һәм күһистаниләр яши. Рәсми телләре — урду һәм инглиз телләре; пушту, бәлүҗ, сараики һәм пәнҗаб телләре дә киң таралган[8]. Миллионлы шәһәрләр (2014[9]) — Карачи, Лаһор, Фәйсалабад, Хәйдәрабад, Рәвалпинди, Мултан, Пишәвәр, Исламабад, Саргодһа, Бәһавалпур, Кветта.

Дин

Халкының 96 % ислам динендә тора.[10]

Әдәбият

  • Ганковский Ю. В. Народы Пакистана (основные этапы этнической истории). — М. — 1964
  • Густерин П. Тайны семейства Бхутто // Азия и Африка сегодня. 2008, № 5.
  • Каменев С. Н. Пакистан. Государственные финансы и экономическое развитие. — М. — 1982
  • Плешов О. В. Ислам и политическая культура в Пакистане. М. — 2005

Искәрмәләр

  1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
  2. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
  3. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  5. http://chartsbin.com/view/edr.
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-12-06, retrieved 2016-11-24 
  7. http://atlas.media.mit.edu/profile/country/pak/
  8. http://www.bbc.com/news/world-asia-34215293
  9. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-10-17, retrieved 2016-12-14 
  10. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-05-17, retrieved 2016-12-14