Урду
У́рду (урду اردو) — Пакьстанда рәсми телләрнең берсе, һинд-аурупа телләренә карый. Хиндустани теленең функциональ стиле. Сөйләм тел дәрәҗәсендә хинди теле белән үзара аңлаеш бар. Шулай ук Һиндстанда 22 рәсми телнең берсе. Барлыгы урду телендә якынча 100 млн кеше сөйләшә дип исәпләнә. Килеп чыгышы XIII гасырга карый.
Лексика
Урду лексикасы һинд лексикасына нигезләнә, шул ук вакытта хинди күбрәк санскрит сүзләрен тәшкил итсә, урдуга фарсы һәм гарәп телләре зур йогынты ясыйлар.