Фәлистыйн
|
Фәлистин яки ФәләстыйнГаззә Секторы, Иордан елгасының Көнбатыш яры, Синай ярымутравы аерым географик өлкә булып санала.
Иордан елгасының көнбатыш ярында һәм Газа секторында урнашкан административ оешма.
Исем
Фәлистин атамасы фәлистинннәр дигән кабилә исеменнән килеп чыккан. Фәлистиннәр чыгышы турында әлегә дә бәхәсләр баралар.
1177 б.э.к. елда диңгез халыклары пеласглар Ханаан шәһәрләрен — Ашкелон, Ашдот, Гат, Газа — басып алалар һәм җирле халык ханаанейләр белән кушылып фәлистин халкын булдыра.
Тарих
Ханаан
3 б.э.к. меңьеллыкта Фәлистин — Ханаан җирендә ханааней кабиләләре торганнар.
XIII б.э.к. гасырда диңгез халыклары Ханаан илен басып ала, җирле халыклар белән кушылу нәтиҗәсендә фәлистиннәр килеп чыга.
Исраил патшалыгы
XI б.э.к. гасырда борынгы яһүди кабиләләр Исраил патшалыгына нигез салалар.
930 б.э.к. елда бердәм Исраил патшалыгы — Исраил патшалыгына (722 б.э.к. елга кадәр) һәм Яһүд патшалыгына (586 б.э.к. елга кадәр) таркала.
Эллинистик дәүләтләр
Соңрак Фәлистин Ахәмәнид дәүләте тарафыннан басып алына һәм Птолемей, Селевкид эллинистик дәүләтләренә керә (1-2 б.э.к. гасырда).
Рим империясе. Византия
63 елдан Фәлистин Рим империясе тарафыннан басып алына, империянең Фәлистин виләяте булып тора, Яһүдия, Самария, Галилея, Перея өлкәсенә бүленә.
395 елдан Византиягә керә.
132 елда Бар-Кохба күтәрелешен бастырганнан соң римлылар яһүдләр күпчелеген куалар һәм Яһүдия дигән виләяткә «Сүрия Фәлистин» яңа исемен бирәләр. Яһүдләр Яһүдиядән Галилеягә җибәрелгән булган.
614 елда Фәлистин Фарсы иле тарафыннан басып алына һәм Сасанидлар империясенә керә.
Ираклий Фарсы илен җиңеп зур тантаналар белән Иерусалим шәһәренә керә.
636 елда гарәпләр Византияне җиңеп Фәлистин җирен басып ала.
Гарәпләр хакимлеге
- Басып алу (638—660);
- Омейядләр хакимнәр нәселе (661—750);
- Аббасидлар хакимнәр нәселе (750—969);
- Фатыймидлар хакимнәр нәселе (969—1099).
Төрле империяләрдә
- Тәре йөртүчеләрнең һөҗүмнәре (1099—1516)
- Госман империясендә (1516—1917)
- Британия мандаты астында (1920—1947)
Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң Сан-Ремо шәһәрендә узган конференциядә Бөекбритания Фәлистин белән идарә итү мандатын алуны ирешә.
- Беренче Гарәп-Исраил сугышы башлана.
- Алтыкөнлек сугыш, Фәлистин Исраил тарафыннан басып алыну
Фәлистин гарәп дәүләтен булдыру өчен көрәш (1960—2010…)
Фәлистинне азат итү оешмасы барлыкка килә, ул Исраилгә каршы террористик ысуллар да кулланган.
2012 елда БМО Гомуми Ассамблеядә тавыш бирү нәтиҗәсендә (138 — риза, 9 — каршы, 41 — тавыш бирми калды) Фәлистингә БМОда дәүләт-күзәтүче статусы бирелә.
Дин
Фәлистыйнлыларның 93 % ы — мөселманнар, аларның күбесе — исламның сөнни тармагына иярүчеләр, азчылыгы — әхмәдиячеләр һәм 15 % ы — мәзһәбләргә карамаган мөселманнар. Фәләстыйн христианнары 6 % тәшкил итә, азчылык дини җәмгыятьләр, шул исәптән друзлар һәм самаритяннар бар.
Искәрмәләр
- ↑ Гарәп телендә فلسطين дип языла, гарәпләр аны «Филәстыйн» дип укыйлар (биредә калын «т» авазы кулланыла). Татар телендә замана таләпләрен исәпкә алып, Фәлистин һәм «Фәләстыйн» ("Фәләстыйния), һәм «Филәстыйн» («Филәстыйния») вариантларын да кулланырга мөмкин.