Танылмаган дәүләтләр

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Файл:Limited recognition map large.png
     БМО әгъзалары танымый      БМОның бер яки берничә әгъзасы таный      БМОның күпчелек әгъзасы таный      Иң кимендә берничә дистә ил тарафыннан танылган, хакимият органнары булган бәхәсле статуслы территорияләр

Танылмаган дәүләт — барлык дәүләтчелек үзлекләренә (халык, территорияне контроль астында тоту, хокук һәм идарә системасы, суверенитет) ия булган, ләкин БМО әгъзаларының тануы булмаганга, бер-берсен танучы, ләкин БМО әгъзалары кабул итмәгән башка дәүләтләрнең хокук кырында гына халыкара хокук субъекты була алучы дәүләт оешмасы.

Өлешчә танылган дәүләтБМОга керүче барлык дәүләтләрнең дә тануы булмаган, шул рәвешле үзләрен танучы дәүләтләр (БМО әгъзалары яки үзләре кебек үк танылмаган яки өлешчә танылган дәүләтләр) хокук кырында халыкара гына хокук субъекты була алучы дәүләт оешмасы.

Танылмаган һәм өлешчә танылган дәүләтләр исемлеге

Үз территорияләрен контроль астында тотучы өлешчә танылган дәүләтләр

  • Гөрҗистан Конституциясе буенча ул автоном җөмһүрият булып тора.1992 елдан башлап Абхазия — фактик буларак мөстәкыйль дәүләт. 2008 елда Абхазиянең мөстәкыйльлеге ике БМО әгъзасы (Россия һәм Никарагуа) тарафыннан кабул ителә.
  • Сербия Конституциясе буенча Автоном Косово һәм Метохия төбәге буларак керә. 2008 елда хәзерге вакытта 62 дәүләт тарафыннан танылучы бәйсезлек игълан ителә.
  • ТКТҖКипрның төньягында урнашкан. 1974 елда төрек гаскәрләренең Кипрга керүеннән соң барлыкка килә. Бәйсезлеген 1983 елда игълан итә. 2004 елда бу территория рәсми рәвештә Кипр Җөмһүриятенең бер өлеше буларак АБга кертелә. Төркия тарафыннан кабул ителә.
  • Гөрҗистан Конституциясе буенча ул Гөрҗистанның берничә районына керә. 1991 елда ул 2008 елдан ике БМО әгъзасы (Россия һәм Никарагуа) тарафыннан танылган фактик бәйсезлеккә ия була.

Территорияләренең бер өлешен контроль астында тотучы өлешчә танылган дәүләтләр

  • Сахара Гарәп Демократик Җөмһүрияте – 49 ил тарафыннан кабул ителә, Африка берлеге әгъзасы. Территориясенең зур өлеше Марокко контроле астында.
  • Фәләстыйн – 97 ил тарафыннан кабул ителә. Ике өлештән тора – Иордан елгасының көнбатыш яры һәм Газа секторы. Газа секторының хакимияте беркем дә танымаган ХАМАС кулында.
  • Тайвань утравын һәм тагын берничә утрауны контроль астында тота. Кытайда гражданнар сугышыннан соң ул БМОдагы урынын 1971 елның 25 октябрендә БМО резолюциясе нигезендә КХҖ файдасына югалта. Бүгенге көндә 23 дәүләт тарафыннан таныла.

Үз территорияләренең зур өлешен контроль астында тотучы танылмаган дәүләтләр

СССРның элекке территорияләре

Сомали территориясе

Галмудуг федератив Сомали дәүләтенә керергә исәплиләр.

Башкалар

Өлешчә танылган дәүләтләр

Чыганак