Тайвань

Тайва́нь (кыт. 臺灣; тарихи исеме — Формо́за, порт. ilha Formosa — «Гүзәл утрау») — Тын океанда, континенталь Кытайның көнчыгыш кыйтга өлешеннән 150 км ераклыкта урнашкан утрау. Иң зур шәһәре — башкала Тайпей. Тайбэй Тайваньның төньягында урнаша, анда 2 миллион 600 мең кеше көн итә.

Урнашуы

Утрау көньяктан төньякка 394 километрга, ә көнчыгыштан көнбатышка исә 140 километрга сузылган. Мәйданы 34 507 км². Күпчелек өлеше таулыклардан тора һәм шуңа күрә халык (23 миллион) утрауның өчтән бер өлешенә сыеп бетәргә тырышып яши.

Кытай белән мөнәсәбәт

Кытай Халык Республикасы Тайваньнең бәйсезлеген танымый, үзенең асыл территориясе саный.

Мәдәният

Дин

Тайваньда дин тоту иреге Конституция нигезендә гарантияләнгән, һәм илдә төрле диннәр бар — барлыгы 26 дин рәсми рәвештә танылган, кешеләр теләсәләр, башка диннәргә ирекле рәвештә табына ала. Хөкүмәт статистикасы күрсәткәнчә, буддачылык тайваньлыларның якынча 35,1 % ы куллана торган иң популяр дин санала, ә аннан соң даосизм (33,0 %) килә. Христианлык (3,9 %) һәм Игуандао (3,5 %) өченче һәм дүртенче урында, азчылык ислам тарафдарлары бар. Якынча 18,7 % тайваньлы бер дингә дә ышанмый.

bcl:Taiwan bo:ཐའེ་ཝན། bpy:তাইৱান dz:ཏའི་ཝཱན་ fy:Taiwan ga:An Téaváin gu:ચીની ગણતંત્ર so:Taywan te:తైవాన్ ug:تەيۋەن wo:Taaywaan yi:טייוואן zea:Taiwan