Буддачылык
Буддачылык | |
---|---|
Байрак[d] | |
![]() | |
Барлыкка килгән урыны | Бодх-Гая[d] |
Әгъзалар саны | 520 002 000[1] |
Әүвәлгесе | Ведачылык[d] |
SEO_description | Буддизм — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Нигезләүче | Будда |
... хөрмәтенә аталган | Будда[d] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Буддачылык[d] |
Веб-сайт Stack Exchange | buddhism.stackexchange.com |
Файл:Dharma Wheel (2).svg | |
SEO_title | Буддизм — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Нигезләнү датасы | неизвестно[2] |
Урын | |
Рәсми дине | Бутан, Мьянма, Таиланд и Шри-Ланка |
Кайда өйрәнелә | Буддология[d] |
Нәрсәдән бүленеп чыккан | Ведачылык[d] |
Файл:Boeddhisme.ogg | |
Нигезсалгыч текст | Трипитака[d] |
![]() |
Буддачылык (санскр. बुद्ध धर्म, buddha dharma; пали बुद्ध धम्म, buddha dhamma, «яктыртылган») — VI гасырда (б. э. к.) Көньяк Азиядә барлыкка килә, рухи уяну турында өйрәткән дини-фәлсәфәле дин. Будда Шакьямуни өйрәнүләренә нигезләнә[3] (тугач кушылган исеме Сиддхартх Гаутама; «Будда» сүзе «Уянган», Шакьямуни — «Шакья ыруыннан Акыл иясе» дигәнне аңлата) һәм аларның алдагы фәлсәфи интерпретацияләрен аңлата. Төрле рухи тәҗрибәләрне, фәлсәфи карашларны һәм гореф-гадәтләрне үз эченә ала.
Борынгы Һиндстанда безнең эрага кадәр V-IV гасырларда шраманнар гореф-гадәтләре буларак барлыкка килә һәм башта Көньяк, Көньяк-Көнчыгыш, Үзәк һәм Көнчыгыш Азиядә, соңрак башка илләрдә тарала. Дин тотучыларның саны буенча (520 миллионнан артык) дөньяда дүртенче урында тора. Шул рәвешле, дөнья халкының 7% үзен буддист дип саный.
Буддачы Дхарманың төп мәгънәсе дүрт игелекле хакыйкать турындагы тәгълиматта төзелә: рухи юлның максаты — газап чигүне туктату (санскр. духкха; терминны «газап» дип тәрҗемә итү — гомум кабул ителә, әмма мәгънәсе буенча «канәгатьсезлек» сүзе туры килә).
Будда Шакьямуни исән чакта аның үгет-нәсихәтләре язылып бармый, бары тик телдән тапшырыла, шул ук вакытта укучылар өчен төрле омтылышлар һәм сәләтләр белән билгеләнгән тәгълиматлар шактый сизелерлек аерылып торырга мөмкин. Бу буддачылыкта күпсанлы мәктәпләр һәм юнәлешләр барлыкка килүгә сәбәп була. Будда тәгълиматын барлык будда мәктәпләре нигез итеп ала, алар арасындагы аермалар аларның Будда тәгълиматының соңгы мәгънәсен чагылдыра һәм интерпретацияләүне таләп итә торган төрле сутралар һәм шастрлар дип санаулары белән аңлатыла. Шуңа күрә төрле мәктәпләрдә иреккә чыгу юлларын һәм конкрет практикаларны аңлатуның да үз үзенчәлекләре бар Будданың төп практикалары: Буддада, Дхармада һәм Сангхада сыену урыны кабул итү, әхлак кагыйдәләрен үтәү (монахлар һәм дөньяви кешеләр өчен нәзерләр җентыклары бар), медитация һ.б.[4]
Хәзерге вакытта буддачылыкның төп ике тармагы бар: тхеравада (пали: «Школа старейшин» һәм махаян (санскр.: «Великая колесница»). Беренчесе Шри-Ланкада һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә — Камбоджа, Лаос, Мьянма һәм Таиландта тарала. Махаян Непалда, Малайзиядә, Бутанда, Кытайда, Япониядә, Кореяда, Вьетнамда һәм Тайванда киң кулланыла. Бу тармак Чиста җир, нитирэн, тяньтай (тендай) һәм сингон кебек традицияләрне дә үз эченә ала. Ваджраяна — Һиндстан адептларына беркетелгән өйрәнүләр җыелмасы, гадәттә махаян буддачылыгының тармагы буларак карала[5]. Махаян һәм ваджраян өйрәнүләре сакланган тибет буддачылыгы Гималай илләрендә, Монголиядә, шулай ук Россиянең өч төбәгендә: Бурятия, Калмыкия[6] һәм Тывада кулланыла.
Буддачылыкның тарихы
Будда дине Һиндстанда барлыкка килә, аның җирлегендә б. э. к. I меңъеллык уртасында бик күп кечкенә дәүләтләр яши, алар еш кына үзара дошманлашалар. Будда үз тәгълиматларын укыткан Төньяк-Көнчыгыш Һиндстанда аларның саны 16 була.
Будда дине б. э. к. VI-V гасырда стихияле рәвештә барлыкка килгән булса да, аңа нигез салучы дип һинд патшасының улы Гаутаманы саныйлар. Борынгыдан килгән риваятьләр буенча, Гаутама 29 яшендә картлык, үлем турында уйлана башлый. Ул, гаиләсен калдырып, дәрвишлеккә китеп бара, барлык вакытын дөньядагы бәхетсезлекләрнең сәбәпләренә төшенүгә, кешеләрне алардан коткару юлларын эзләүгә багышлый. Күп еллар дәвам иткән эзләнүләрдән соң, ниһаять, аның хыялында чын хакыйкать ачыла. Шушы вакыйгадан соң ул үзен Будда дип атый. Риваятьләр буенча, Будда — нирванага, ягъни яшәүнең барлык сыйфатларын тоюдан арыну халәтенә иң беренче булып керә алган кеше. Шушы халәткә керүне ул һәр кешенең яшәү максаты дип ышандырырга омтыла. Будда карашынча, кешегә дөнья мәшәкатьләреннән «котылуының иң дөрес юлы — гыйбадәтханәгә (монастырьга) китү. Будда шушындый беренче монахлар ханәсен оештыручы булып санала. Ул монахлар алдына ун таләп куя: җан ияләрен рәнҗетмәскә (үтермәскә, аларның итен ашауны хәрам дип санарга), гыйффәтлекне, җенси сафлыкны сакларга, алдаудан, ялган сүздән азат булырга, урламаска, аракыдан баш тартырга, ашау-эчүда тыйнаклык сакларга, дөньяви ләззәтләрдән баш тартырга, исле майлардан, бизәнү әйберләреннән ерак булырга, йокы түшәкләренең гадилеген сакларга, алтын-көмештән ирекле булырга.
Будда дине Борынгы Һиндстанда брахманчылык принципларына алмашка килүче рухи күренеш була. Брахманчылык, фәлсәфи яктан, дөньяның нигезен тәшкил итүче кыйммәт буларак чагылса, социаль яктан ул югары сыйныфлар идеологиясен гәүдәләндергән. Буддачылар, социаль иерархиягә каршы торып, аерым индивид мәнфәгатьләрен тормышка ашыру юлын сайлыйлар. Ләкин аларның тәгълиматы бу бурычларны үтәүдән ерак тора. Чөнки дөньядан, аның физик һәм рухи кыйммәтләреннән ваз кичү, барлык каршылыклар алдында баш ию җәмгыятьне гаделлек нигезендә үзгәртеп кору эшенә булыша алмый. Шулай да будда дине һиндлылар арасында бик тиз тарала башлый. Еллар узган саен Будданың абруе үсә бара, ул, гомумән, Алла дәрәҗәсендә карала башлый.
Дөнья буйлап таралышы
Будда дине, Һиндстанда туып, анда тамыр җәйгән булса да, саф милли күренеш булып кына калмый, Җир шарының Көнчыгыш регионында урнашкан кайбер башка илләрдәге халыкларга да үзенең йогынтысын ирештерә. Бу яктан караганда, Будда диненең Кытай, Япония, Монголия һ.б. илләрдә яралуы турында әйтми булмый. Кытайда ул I гасырның уртасында махаяна шәкелендә барлыкка килә. Моны бигрәк тә Кытайның сәүдә элемтәләре үсә башлау белән аңлатырга кирәк. Ill—IV гасырларда Кытайдагы төньяк династияләре башлыклары будда динен көньяк династияләре белән көрәштә файдаланырга омтылалар. Буддизмга конфуцианлык каршы төшә, будда дине монастырьлары көчләрен югалта, ә конфуцианлык идеологиясе буддачыларны кысрыклый бара. Ике дин арасындагы көрәш XX гасырда да дәвам итә әле. Япониягә будда дине VI гасыр урталарында Кытай аркылы үтеп керә башлый. Бу илдә буддизм күп төрле секталарда гәүдәләнә. XII гасырда Япониядә амидаизм сектасы барлыкка килә. Аның төп эчтәлеген җәннәт белән тәмуг тәгълиматы тәшкил итә. Бу динне тотучыларга «коткарылу» өчен гади генә кагыйдәне үтәү сорала, ул да булса, Амида (Амитаба) буддасының исемен туктамыйча кабатлау таләп ителә[7] Япониядә буддизмның мөһим үзенчәлеге шунда: ул, Һиндстан буддачыларыннан аермалы буларак, кысан әхлакый нормаларны үтәүдән азат. Хәтта, киресенчә, биредә монахлардан сугышчан рух таләп ителә. Самурайлыкны Япониядә будда диненең үзенчәлекле бер чагылышы дип карарга кирәк. Монголиядә буддачыларның иң таралган сектасы ламаизм дип атала. Ул XVI гасырда барлыкка килә, XVI гасырда Бүрәтиягә, соңрак Тывага һәм калмыкларга үтеп керә. Лама, кагыйдә буларак, барлык монахларны (калмыкларда Лама — дин башлыгы) аңлата, ә будда дине башында торучылар «далай-лама» дип аталалар. Гомумән, Монголия һәм Бүрәтиядә лама «тере Будда» дип санала. Бу илләрдә ламаизм — киң җәелгән күренеш. Будда дине нормаларын үтәү алар өчен мәҗбүри таләп санала, ләкин бу регионнардагы буддачыларга шаманлык сыйфатлары да хас. Алар табигать предметлары (таулар, елгалар) рухына гыйбадәт кылуны кагыйдә итәләр, кайбер хайваннарны (мәсәлән, этне) «изге» дип саныйлар.
Будда дине шактый чуар. Ләкин ул, нинди генә шәкелдә булмасын, үзенең төп үзенчәлеген, эчке асылын югалтмаган. Будда диненең төп принцибы — яшәү богауларыннан котылу, аның гүзәл сыйфатларыннан арынырга омтылу. Нәтиҗәдә — социаль тормыштан читләшү, индивидуальлеккә бирелү, чынбарлыктагы рухи һәм физик чыганаклардан баш тарту, ваз кичү. Ләкин, дөньядагы башка нәрсәләр кебек үк, Будда дине дә бер урында гына тормый, үзгәрә бара. Мәсәлән, XX гасыр уртасында Вьетнам буддачылары Көнбатыш империалистларына каршы җәелгән милли азатлык хәрәкәтендә актив катнаштылар, социаль тормыштан читтә калмадылар.
Буддачылар бәйрәмнәре
Буддачылар Яңа елны (аларда бу бәйрәм Сагаалган дип атала) Ай календаре буенча язын, яңа ай туган көнне билгели. Бу дин тотучыларның күпчелеге көньяк-көнчыгыш Азиядә яшәгәнлектән, анда язның гыйнвар азагыннан башлап март урталарына кадәр дәвам итүен дә онытмаска кирәк. Яңа ай туган көннең төгәл генә датасы юк, шуңа бәйрәм һәр елны төрле вакытка туры килә. Быел ул 22 февральдә билгеләнә.
Яңа ел алдыннан Гутор дип аталган чистарыну йоласы үткәрелә. Аны лама чакырып башкаралар. Башта табын корыла, аннары калган ризыкларны зур касәгә тутырып, өстенә тимер акча, шәм, чүпрәк-чапрак һәм камырдан кеше рәвешендә пешерелгән кечкенә курчак салып, юлга чыгарып куялар. Имеш, шуларга кызыгып, явыз көчләр дә өйдән чыгып китә икән.
Бәйрәмгә өч көн кала ламалар буддачылык тәгълиматындагы ун тәңрегә атап дога укый. Алар арасында иң дәрәҗәлесе – Шри-Дэви исемле алиһә. Ул Тибет башкаласы Лхасаның яклаучысы булып исәпләнә. Аның фатыйхасын алу өчен төн буена, иртәнге сәгать алтыга кадәр йокламыйча, мантралар укып чыгарга кирәк. Бу вакытта алиһәдән ярдәм сорап дога кылсаң, теләкләрең, һичшиксез, кабул була дип ышаныла. Бәйрәмнең табыну өлеше гыйбадәтханәләрдә иртәнге алтыда тәмамлана.
Шуннан соң өйләрдә бәйрәм табыны оештырыла. Өстәлдә мотлак рәвештә ак төстәге ризыклар – сөт, каймак, эремчек, май урын алырга тиеш. Елның беренче көнендә кунакка йөрергә ярамый. Икенче көннән башлап, ай ахырына кадәр туган-тумачаны Яңа ел белән тәбрикләргә кирәк, чөнки бәйрәм ай буена дәвам итә.
21 февральдә Тибет буддачылары Балдан Лхамо – Дини тәгълиматны яклау көнен билгели. “Балдан Лхамо” — Тибет буддачылыгының Гелугпа традицияләрендә төп динне саклаучы булып тора. Ул 10 ачулы илаһлар арасында җеннәр белән идарә итүче һәм агуларны бетерүче илаһ.
Аның хөрмәтенә хурал (гыйбадәт) елның соңгы көнендә үткәрелә. Ай календаре буенча яңа ел алдыннан Балдан Лхамо җиргә төшеп, үзенең тарафдарлары янына килә, аларга илаһи көч бирә. Будда динен тотучылар Употсахи көнендә (ай календареның 25нче көне) һәм һәр айны Балдан Лхамога багышлап дацаннарда (гыйбадәтханәләрдә) һәм йортларда гыйбадәт кыла.
Буддачылык агымнары
- Тхеравада
- Иртә буддизм мәктәпләре
- Махаяна
- Чань (Дзэн)
- Йогачара
- Мадхъямика
- Тяньтай/Тэндай һәм Нитирэнизм
- Амитоизм һәм Амидаизм
- Хуаянь/Кэгон
- Ваджраяна
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Johnson T. M., Zurlo G. A., Hickman A. W., Crossing P. F. Christianity 2015: Religious Diversity and Personal Contact (ингл.) // International Bulletin of Missionary Research — SAGE Publishing, 2015. — Vol. 39, Iss. 1. — P. 29. — ISSN 0272-6122; 0193-8320
- ↑ The Historical Buddha: The Times, Life, and Teachings of the Founder of Buddhism (1. Indian ed.) (ингл.) — 1. Indian ed. — [[:d:Q29563272|]], 2004. — Vol. 51. — P. 10. — ISBN 978-81-208-1817-0
- ↑ Siderits, Mark. Buddha . The Stanford Encyclopedia of Philosophy. Metaphysics Research Lab, Stanford University (2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2023. Архивировано 21 май 2022 года.
- ↑ Avison, Austin (October 4, 2021). «Delusional Mitigation in Religious and Psychological Forms of Self-Cultivation: Buddhist and Clinical Insight on Delusional Symptomatology». The Hilltop Review 12 (6): 1–29.
- ↑ White, David Gordon, ed (2000). Tantra in Practice. Princeton University Press. p. 21. . https://books.google.com/books?id=hayV4o50eUEC&pg=PA21. Архивная копия от 16 декабрь 2019 на Wayback Machine
- ↑ "Candles in the Dark: A New Spirit for a Plural World" by Barbara Sundberg Baudot, p. 305
- ↑ Кара: Краткий научно-атеистический словарь.— M., 1964.—С. 98.
Чыганаклар
- Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек битләр 252-254 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- 20.02: ... әллә башлана гынамы? 2016 елның 23 апрель көнендә архивланган.
- 20.02: Балдан Лхамо 2016 елның 23 апрель көнендә архивланган.
- http://buddizm.net/ 2011 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган. [рус.]
- http://www.dzen-portal.info/ 2011 елның 21 август көнендә архивланган. [рус.]