Ходай
Бу мәкалә монотеизм һәм һенотеизм контекстында "Ходай" турында. Төп политеист кулланышы өчен - Тәңре төшенчәсен карагыз. Бу төшенчәнең гарәп версиясе өчен Аллаһ битен карагыз. Башка мәгънәләр өчен - "Ходай (disambiguation)"
Ходай - монотеизмда бердән-бер тәңре яки политеизмда монист илаһине билгеләүче термин.[1] Ходай галәмне тудырган һәм тәртибен күзәткән табигатьтән өстен җан иясе (зат) дип сурәтләнә.
Файл:Allah-eser2.png
Гарәп каллиграфиясе белән 17нче гасыр госманлы сәнгатькәр Хафиз Госман сүрәтләгән Ходай исеме. Исламда, Ходайның антропоморфизациясе гөнаһ дип санала.
Ходайга ышану таралышы
Файл:Europe belief in god.svg
Европа иәрендә 2005 елда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре нигезендә "Ходай бар икәненә ышанам" дигәннәренең ил халкының өлешләре. Рим католик (мәсъәлән: Польша, Португалия), көнчыгыш православ (Греция, Румыния, Кипр) яки мөселман (Төркия, Кипр) күпчелекләре яшәгән илләр гадәттә иң югары күрсәткечләрне күрсәтә.
2000 елга, дөнья халкының якынча 53% өлеше төп өч Авраамик дин (33% Христианлык, 20% Ислам, <1% Яһүдилек), 6% - Буддизм, 13% - Һинд дине, 6% - Гадәти Кытай ышанычлары, 7% - төрле башка диннәр белән бәйләнешен күрсәткән иде. Үзләренең дини ышанычлары булмаганлыгын 15% кеше белдерткән иде. Бу дини ышанычларның күпчелегендә ходай яки илаһиләр төшенчәсе бар.[2] Христианлык, Ислам һәм Яһүдилектән тыш, Авраамик диннәргә тагын Бахаи, Самаританизм, Растафари харәкәте, Язидизм, һәм Берләштерү чиркәве керә.)
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Swinburne, R.G. "God" in Honderich, Ted. (ed)The Oxford Companion to Philosophy, Oxford University Press, 1995.
- ↑ National Geographic Family Reference Atlas of the World p. 49
Сылтамалар
- Concept of God in Christianity [ингл.]
- Concept of God in Islam 2019 елның 21 апрель көнендә архивланган. [ингл.]
- God Christian perspective [ингл.]
- Hindu Concept of God 2003 елның 4 май көнендә архивланган. [ингл.]
- Jewish Literacy 2010 елның 19 декабрь көнендә архивланган. [ингл.]
- Mystical view of God [ингл.]
- Relation of God to the Universe [ингл.]