Манихейлык

Манихейлык (кыт. 摩尼教, фарс.دین مانوی‌) - безнең эраның III гасырында Мани атлы фарсы кешесе тарафыннан нигез салынган дини тәгълимат. Үз динен Мани фарсы җирендә, Урта Азиядә һәм һиндстанда тараткан.

Манихейлыкның нигезендә яхшылык белән яманлыкның, яктылык белән караңгылыкның көрәше турындагы дуализм тәгълиматы ята («дуализм» латинча «дуалис» сүзеннән ясалган, ике башлангычның тиңдәшлеге дигән мәгънәдә).

Ул Кытайдан алып Испаниягә кадәр барып җиткән, Рим мәҗүсилеге, христиан һәм ислам диннәре тарафыннан эзәрлекләнгән, кысрыкланган.

Манихейлык Уйгыр каһанлыгында хакимлек итүче дин булган.

undefined

Искәрмәләр

  1. Encylopédie des religions (фр.) — 1 — Encyclopædia Universalis, 2002. — P. 122. — 657 с. — ISBN 2-85229-922-1
  2. Encylopédie des religions (фр.) — 1 — Encyclopædia Universalis, 2002. — P. 125. — 657 с. — ISBN 2-85229-922-1

Чыганаклар

Тышкы сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә