Фарсы теле

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
фарсы теле
Үзисем: فارسی fârsi / پارسی pârsi Farsi.svg
Илләр: Иран, Әфганстан, Таҗикстан, Пакьстан
Күзәтүдә тора: Фарсы теле һәм әдәбияте академиясе[d], Q1140984? и Ә. Рудаки исемендәге тел һәм әдәбият институты
Сөйләшүчеләр саны: 61 млн — туган тел буларак (шулай ук таҗик һәм дари телләрендә); 62 млн — икенче тел буларак
Дәрәҗә: 12
Халәт: иминлектә[d]
 Классификация
Төркем: ???
Язу: фарсы язуы[d] и гарәп язуы[d]
Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97: пер 535
ISO 639-1: fa
ISO 639-2: per и fas
ISO 639-3: fas
Persian Language Location Map.svg

Фарсы теле (زبان فارسی — zabân-e fârsi) — иран телләре арасында иң таралганы, Иранның рәсми теле. Фарсы теленең вариантлары шулай ук Әфганстанда (дари́ яки фарси́-кабули́) һәм Таҗикстанда (таҗик теле) дәүләт теле булып тора. Шулай ук Үзбәкстанда һәм Пакьстанда таралган. Фарсы телендә сөйләшүчеләрнең җәмгыятьләр шулай ук Фарсы култыгы илләрендә (Бәһрәйн, Гыйрак, Оман, Йәмән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) дә яшиләр. Фарсы теле күрше төбәкләрдә һәм аннан да ары башка Иран телләрен, төрки телләрне, әрмән телен, гөрҗи телен һәм Һинд-Арий телләрен кертеп телләргә йогынты ясаган. Иранда, Әфганстанда өстәмә хәрефләр кушып гарәп әлифбасы, ә Таҗикстанда кириллица кулланыла. Фарсы телендә изафә күренеше (сүзләрнең ярдәмчел аваз кулланып кушылуы) бар.

  • Зайнуллин, Джамиль Габдулхакович. Словарь арабо-персидских заимствований. — Казань: Магариф, 1994. —143 с. ISBN 5-7761-0243-X

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]