Зәрдөштлек
Зәрдөштлек | |
---|---|
Нигезләүче | Zärdöşt |
... хөрмәтенә аталган | Zärdöşt |
SEO_description | Зороастризм — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Мәдәният | Q1711683? |
Дәүләт | |
Тәртипне билгеләүче төп текст | Авеста |
Нигезсалгыч текст | Авеста |
SEO_title | Зороастризм — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Рәсми тел | авеста теле |
Зәрдөштлек РУВИКИ.Медиада |
Зәрдөштлекборынгы иранлылар гебрларда сакланган. Дингә Зәрдөшт (Заратуштра) пәйгамбәр нигез салган. Ул моннан 2500-2600 еллар элек яшәгән. Аның өйрәтүе нигезендә шул ята: «Дөньяда явыз көчләр һәм изге көчләр яши. Алар арасында туктаусыз көрәш бара».
Дини ышанулар
Изге китаплары — Авеста. Бу диндәгеләр бер Ходайга – утка табынганнар. Зәрдөштлек дине — җирдә тормыш барлыкка килү һәм аның үсеше турындагы дини, фәлсәфи тәгълимат, анда тормыш — ике капма-каршылык башлангычы — изгелек һәм явызлык, яктылык һәм караңгылык, җылы һәм салкынның көрәше, дип таныла. Зәрдөштлек тәгълиматы буенча, дөньяны асурлар (яктылык һәм изгелекне гәүдәләндергән рухлар) башлыгы Ахурамазда һәм дэвларның (караңгылык һәм явызлык) башлыгы Анхра-Майнью яраткан. Зәрдөштлекнең төп принциплары: изгелек белән явызлыкны капма-каршы куючы дуализм; изгелекнең җиңеп чыгуына ышану. Зәрдөштлек динендәгеләр җанның үлемсезлегенә, теге дөньяга һәм дөнья бетүенә ышана. Атәшпәрәстләр өчен утка, суга, җиргә, һавага табыну хас.
Борынгы әдәбиятта III меңьеллык башлануга Ахура-Мазда идеяләре өстен булып чыгачак һәм җирдә “идиллик тәртип” урнашачак дигән фикерләр бар, бу фикер зәрдәштлек динендә дә очрый.
Дини йолалар
Зәрдөштлекнең җирләү йоласы үзенчәлекле: җир белән утны пычратмас өчен мәетне җирләү һәм яндыру тыела. Мәетне елына ике тапкыр җирләгәннәр: иртә язда һәм кара көздә, башка вакытта мәетне “кошлар килгәнче” һәм “елгалар ага башлагансы” мәрхүмдәр йортонда (дахма) саклаганнар, соңынан кояшка чыгарып куйганнар. Гәдәттә мәетләрне “тынлык манарасының” бер ничә катына урнаштырганнар, анда аларны кошлар һәм җәнлекләр ашап киткән (зәрдөштләр кошлар мәрхүмнең җанын Ахурамазда патшалыгына илтә, дип ышанган), “тазарган” сөякләрне манара уртасындагы коега ташлаганнар. Авестаның иң борынгы өлешендә күчмә (дөнья явызлыгы гәүдәләнеше) һәм утрак (изгелек гәүдәләнеше) тормышны каршы кую күренә. Фаразлануынча, Көньяк Себер, Көньяк Урал һәм Түбәнге Идел буе күчмә халыклары арасында, Урта Азия һәм Якын Көнчыгыш дәүләтләрендәге ортодоксаль Зәрдөштлектән аермалы буларак, урындагы дини культ белән тыгыз үрелгән зәрдөштлек идеяләре тарала.
Шулай ук карагыз
- Татар телендә Зәрдөштлек темасына төшенчәләр исемлеге
- Нәүрүз
- Атешгях
- Атешга (Тбилиси)
- Хыналыг Атешгяһы
Искәрмәләр
- ↑ Фатих Урманче Мең ярым ел элек 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Әдәбият
- Авеста в русских переводах. И. В. Рак, 1997
- Зороастрийская мифология. И. В. Рак, 1998
- Катехизис зороастризма. Древняя религия магов. Джон В.Уотерхауз, 2002
- Гаты. Священные гимны Заратуштры. Ю. С. Лукашевич, Минск 2004
- Пехлевийский словарь зороастрийских терминов. О. М. Чунакова, 2004
- Зороастризм. В. Ю. Крюкова, 2005
- Авеста. В. С. Соколова, 2005
- Мамедов А. А. Религиозно-философские идеи Авесты. Москва, МГУ, 1995
- Мамедов А. А. Гуманистический ресурс зороастризма в современном мире. Вестник Московского государственного университета культуры и искусств. 2011, № 1.
- Хордэ Авеста. М.Чистяков, 2005
- Учение огня. Гаты и молитвы. А.Шапошников, И.Евса, 2006 г.
- Авеста. Закон против девов. Видевдад. Э. В. Ртвеладзе, 2008
- Гаты заратуштры. И.М. Стеблин-Каменский, 2009
Чыганак
- Мәхмүт Әхмәтҗанов Кыйблалардан искән җилләр тансык 2021 елның 17 май көнендә архивланган.
- “Урал батыр” эпосы — ЮНЕСКО мирасы исемлегендә(үле сылтама)
- Башкорт энциклопедиясе 2016 елның 5 март көнендә архивланган. (башк.)