Нәүрүз

Нәүрүз (фар.  نوروز — «яңа көн»[2]) — Кояш тәкъвиме буенча яшәгән борынгы иранлы һәм төрки халыкларының ышануларына бәйле чара, язгы көн-төн тигезлеге чорына — Иран календареның беренче ае булган фәрвәрдиннең (фар. فروردین) беренче көненә туры килә, ислам гореф-гадәтләренә кагылышы юк[3]. Хәзерге вакытта язгы көн-төн тигезлегенә — ягъни үсеш һәм чәчәк ату чоры башына туры килгән көннәрдә билгеләп үтелә. Гадәттә, бу — 21 март көне.

Нәүрүз рәсми статусны Әһәмәниләр империясендә зәрдөштлек кысаларындагы дини бәйрәм буларак ала. Гарәп яуларыннан соң да ул бүгенге көнгә кадәр киң билгеләп үтелә. Якын Көнчыгыш территориясендә Нәүрүзне бу җирләрдә гарәпләр килгәнче, Ислам таралганчы һәм Гарәп хәлифәлеге оешканчы ук яшәгән халыклар бәйрәм итә. Гарәпләр Нәүрүзне бәйрәм итми. Төркиядә 1925 елдан 1991 елга кадәр Нәүрүз бәйрәме рәсми рәвештә тыела. Сүриядә Нәүрүзне бәйрәм итү шулай ук тыелган.

2009 елның 30 сентябрендә ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья матди булмаган мәдәни мирас репрезентатив исемлегенә кертелә, 2010 елгы БМО Генераль Ассамблеясе карары нигезендә рәсми халыкара бәйрәм статусын ала[4].

Этимологиясе

Бәйрәмнең яңа фарсы атамасы — фарс. «نوروز»‎ [nowrūz] — пәһләви телендәге «nōg rōz» {nwk rwc} сүзенә барып тоташа. Бу сүз, үз чиратында, борынгы фарсы телендәге «*navaka-raocah-» («яңа көн» дигәнне аңлата) сүзеннән алынган. Әлеге борынгы фарсы сүзе праһинд-европа теленең ике тамырына нигезләнә: néwos (бу тамырдан шулай ук ингл. new, алман. neu, грек. νέος [neos], лат. novus, рус. новый, санскр. नव [náva] сүзләре килеп чыккан); lewk- (аннан lewk- ингл. light, лат. lux, санскр. रुचि [rúci] и словен. luč сүзләре ясалган)[5][6].

Заманча мәгънәсе

undefined

Нәүрүзне төрле исемнәр белән бәйрәм итү Алгы һәм Урта Азиянең элек Фарсы империясе һәм фарсы мәдәнияте йогынтысы зонасына кергән күп кенә мәдәниятләрендә киң таралган. Түбәндә әлеге бәйрәм атамасының төрле телләрдә кулланылган вариантлары китерелә: фар.  نوروزNow ruz, таҗ. Наврӯз, азәри. Novruz, пушту نوورځNaw wraz, көрд. Newroz, үзб. Наврўз, Navroʻz, төрекм. Новруз, Nowruz, каз. Наурыз, уйг. Норуз, кырг. Нооруз, тат. Нәүрүз / Näwrüz, төр. Nevruz, кырымтат. Navrez / Наврез, нуг. Навруз, баш. Науруз, чуаш. Нарӑс һәм башкалар.

Хәзерге вакытта Нәүрүз 21 мартта Иран һәм Әфганстанда астрономик кояш календаре буенча Яңа елның рәсми башлануы буларак билгеләнә. 21 мартта дәүләт бәйрәме буларак Таҗикстанда, Үзбәкстанда, Төрекмәнстанда, Азәрбайҗанда, Гөрҗистанда, Албаниядә, Кыргызстанда, Македониядә, Төркиядә, Казакъстанда билгеләп үтелә. Нәүрүз бәйрәменең асылында бәйрәм никадәр юмартрак узса, ел шулкадәр имин узачак, муллык булачак, дигән ышану ята.

Нәүрүз, милли бәйрәм буларак, 21 мартта Россиянең Дагыстан, Татарстан, Башкортстан һәм башка милли төбәкләрендә билгеләп үтелә. Шулай ук Нәүрүз Кытайның Синьцзян-Уйгур автоном районында, Гыйрак Көрдстанда, Һиндстанның кайбер төбәкләрендә билгеләнә.

Нәүрүз шулай ук бәһаи календаре буенча ел башы булып тора.

2009 елның 30 сентябрендә Нәүрүз, бөтен дөньядан килгән башка 76 элемент белән беррәттән, ЮНЕСКО тарафыннан кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелә. Матди булмаган мирасның әлеге 76 элементын кертү турындагы карар Матди булмаган мирасны саклау буенча Хөкүмәтара комитетта катнашучы 24 дәүләт тарафыннан кабул ителә.

2010 елның 23 февралендә БМО Генераль Ассамблеясенең 64 нче сессиясендә «Дөнья мәдәнияте» көн тәртибенең 49 нчы пункты кысаларында консенсус нигезендә «Халыкара Нәүрүз көне» дип исемләнгән резолюция кабул ителә[7].

Резолюция тексты нигезендә, БМО Генераль Ассамблеясе:

  • 21 мартны Халыкара Нәүрүз көне буларак таный;
  • Нәүрүз билгеләп үтелә торган әгъза-дәүләтләрнең Нәүрүз белән бәйле мәдәниятне һәм традицияләрне саклау һәм үстерү буенча тырышлыкларын хуплый;
  • әгъза-дәүләтләрне Нәүрүз турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрүгә көч куярга һәм, кирәк булган очракта, бу бәйрәмне билгеләп үтү өчен ел саен чаралар оештырырга чакырып кала;
  • Нәүрүз билгеләп үтелә торган әгъза-дәүләтләрне, Нәүрүз мирасы турындагы белемнәрне халыкара бергәлектә тарату максатыннан, әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихын һәм традицияләрен өйрәнергә чакыра;
  • кызыксынган әгъза-дәүләтләргә һәм Берләшкән Милләтләр оешмаларына (аерым алганда, аның махсус учреждениеләренә, фондларына һәм программаларына, нигездә Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча БМОна), кызыксынган халыкара һәм региональ оешмаларга, шулай ук хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга Нәүрүз билгеләп үтелә торган дәүләтләр үткәргән чараларда катнашырга тәкъдим итә.

Тарихы

Нәүрүзнең тарихы бик борынгы. Яңа чор башлану бәйрәменең Фарвардин аеның беренче көнендә рәсми котланылуның Әһәмәниләр дәүләте чорында (б.э.к. VI–IV гасырлар) башланганы Фирдәүсинең «Шаһнамә» (фар.  شاهنامه) поэмасыннан билгеле, тик Нәүрүз сүзе язма чыганакларда яңа эраның II гасырыннан башлап очрый[8]. «Шаһнамә» поэмасында аны бәйрәм итүнең башы Җәмшид шаһ (фар.  جمشید) (зәрдөштчеләр арасында бәйрәмнең еш кулланыла торган атамасы — «Җәмшиди Нәүрүз», бу бәйрәмдә Шаһларны коронацияләү традициясе дә шуннан). Бу көннәрдә Фарсы империясе провинцияләре башлыклары шаһиншаһка бүләкләр китергәннәр[9].

undefined
undefined

Иран мифологиясе буенча, бу көнне Туранлы Афрасияб тарафыннан үтерелгән Сиявуш каһарманы җирләнгән. Бу риваять Авестада телгә алына[10]. Ул Фирдәүсинең «Шаһнамә»сендә җентекләп тасвирланган. «Безгә килеп җиткән чыганаклардан күренгәнчә, Сиявушны күмү көне “Нәүрүз”дип аталган һәм ел саен бәйрәм көне буларак билгеләп үтелә...»[11]

Исламның таралуына карамастан, халык, үз мәдәни мирасына хөрмәт йөзеннән, бәйрәм итүне дәвам итә.

Бу бәйрәмнең анимизм элементлары барлыгы мәгълүм. Нәүрүз көнендә борынгы иран халыклары үзләренең борынгы бабалар рухларына («фраваши») табынганнар. Соңрак бу гадәт Борынгы Иранның рәсми дине булган зәрдөштлек тарафыннан үз ителә. Зөрдештләрнең төп җиде бәйрәмнәренең берсе булып тора[12]:

« Кыш ахыры һәм яз башлану чорына туры килә һәм ата-бабалар рухын искә алу бәйрәменә (Нәүрүз) күчә. Ул язгы көн-төн тигезлеге алдыннан килгән төнгә туры килә[13]. »

Британия галиме М. Бойс билгеләп үткәнчә, болардан тыш, зәрдөштлектә бу бәйрәм турыдан-туры утка багышланган булган, борынгы зәрдөштчеләр аны яшәү көче дип санаганнар һәм аңа табынганнар. Бу бәйрәм елның ахур вакыты — җәйнең җитүен хәбәр итә һәм Явыз Рухның җиңелүен күрсәтә. Зәрдөштлек йолалары буенча, яңа көннең төш вакытында җир астыннан җылылык һәм яктылык алып килүче Рапитвин дип аталган рухның кире кайтуын сәламләгәннәр. Шуннан соң әлеге рухка көн саен „рапитва“ дип аталучы төш вакытында табыналар һәм җәй буе Аша-Вахиштага дога кылалар[14].

undefined

Бу бәйрәмнең утка багышланган булуы соңрак формалашкан зороастрий традициясендә бәхәссез. Нәүрүз көнендә әле Ахәменид һәм Сасанидлар чорларыннан ук гыйбадәтханәләрдә утка табынулар башкарылган. Ул чорның Иран хакимнәре бу көнне буйсындырылган халыклардан бүләкләр кабул иткәннәр[15]. Өй түбәләрендәге иң биек урыннан башлап бәйрәм өстәлләрендәге шәмнәргә кадәр бөтен җирдә утлар кабызылган[16]. Хәзерге вакытта бу гореф-гадәтләр өлешчә генә сакланып калган. Әйтик, Азербайҗанның кайбер районнарында «барлык калкулыкларда учаклар кабызыла»[17]. Кешеләр ут тирәли әйләнәләр һәм фольклор җырларын башкаралар[18]. Шәмнәр шулай ук «Нәүрүз» көнендә һәм аннан алдагы көннәрдә бәйрәм өстәлләре атрибуты булып тора (аңа әзерлек бәйрәмгә берничә атна кала башлана)[19].Шундый ук традицияләр Иран һәм Урта Азиядә сакланып калган. Сәмәркандта утрак таҗик, үзбәк халкының ярымкүчмә төрки халыклар белән тыгыз хезмәттәшлеге Нәүрүз ритуал практикасында игенчелек һәм терлекчелек элементларының синтезлануына китерә. Бәйрәм мәчеттә намаз укулар, мөселман изгеләрен һәм изге урыннарын зиярәт кылу аша легитимлаштырылган[20].

А.Н. Нигъмәти язганча, Сәмәркандта һәм аның әйләнә-тирәсендәге авылларда яшәүчеләр фарсы календаре буенча Яңа ел (Нәүрүз) алдыннан соңгы сишәмбе җитүен зурлап билгеләп үтәләр[21]. Кояш баегач, кешеләр учаклар ягалар, җырлар җырлыйлар, милли уен коралларында уйныйлар. Барабан тавышлары астында алар елгага факел йөреше оештыралар һәм аның буенда бәйрәм итәләр. Учаклар аша сикерәләр, елгада су коеналар. Учак аша сикергәндә алар табигатьтән мул уңыш телиләр һәм явызлыклардан һәм җеннәрдән саклану эзлиләр. Хәтта күкрәк балалары белән хатын-кызлар да учак аша сикерә, шул рәвешле алар ел дәвамында бәла-казалардан һәм бәхетсезлекләрдән котылырга өметләнәләр. Хәлле таҗиклар бу көнне азкеремле кешеләр өчен табын коралар.

undefined
undefined

Хәзерге вакытта бу зәрдөштлек бәйрәменең башка атрибутлары да сакланып калган. Мәсәлән, савытларны бодай яки арпа орлыкларын бүрттергәннәр, алар шытып чыккач, аларны өйнең махсус урынына куйганнар[16]. Хәзерге вакытта да Азәрбайҗанда, Иранда һәм Урта Азиядә бәйрәмгә уҗым шыттыралар[19]. Бәйрәм өстәленә тормыш барлыкка килү символы буларак йомырка һәм үзенчәлекле тәм-томнар куйганнар. Бу йолалар хәзер дә саклана[19].

Бәйрәмгә хәзерлек

Борынгы гадәт буенча, Нәүрүз җиткәнче кешеләр яшәгән урыннарын һәм әйләнә-тирәне җыештырырга, бурычларын түләргә тиеш.

Нәүрүздә традицион ритуал булып Хафт син (фар.  هفت سین) һәм Хафт шин әзерләү тора. Ул җиде элементтан тора. Аларның исемнәре фарсы әлифбасында С (S или Sîn (س)га башланган булырга тиеш. Хафт шин шулай ук исемнәре фарсы әлифбасындагы Ш хәрефеннән башланган җиде элементтан тора.

Бәйрәм өстәлләренә бодай, арпа, тары, кукуруз, фасоль, ногыт, ясмык, дөге, кунжуттан һәм түгәрәк күмәчләр ясаганнар. Нәүрүздә җиде ризык (башлыча үсемлекләрдән) әзерлиләр, иң танылган бәйрәм ризыгы — сүмәләк — шытып чыккан бодайдан әзерләнә.

  • Таҗикстанда кунакларны «Нәүрүз бәйрәме белән!» (таҗ. Навруз муборак бод!, Наврузатон фируз бод!) дип сәламлиләр. Бу көнне бәйрәм өстәле үзенчәлекле. Өстәлдә, һичшиксез, исеме «с» хәрефеннән башланган җиде ризыктан («Хафт син» һәм «Хафт шин») торган ризык торырга тиеш. Бу сүмәләк (таж. суманак), серкә (таж. сипанд, сирко), шыткан бодай (таҗ. сэмени), яшеллек (таҗ. сабза) һәм башкалар. Санап үтелгән ризыклардан тыш, өстәлгә көзге, шәмнәр һәм буялган йомырка куела. Санап үтелгәннәрнең барысы да символик мәгънәгә ия: шәм — кешене явыз рухлардан саклаучы яктылык яки ут. Йомырка һәм көзге Иске елның тәмамлануын һәм яңа елның беренче көне җитүен билгеләү өчен кирәк. Азәрбайҗанлылар буялган йомырканы көзгегә куялар.
  • Үзбәкстанда төп бәйрәм ризыгы шулай ук — сумалак. Сәламләүче: «Нәүрүз котлы булсын!» (үзб. Navro'z bayrami qutlug' bo'lsin), — дип, ә сәламне кабул итүче: үзб. Navro'z ayyomi muborak bo'lsin! — дип җавп бирә.
  • Казакъстанда бәйрәм ризыгы булып җиде ингредиенттан торган наурыз коже санала. Сәламләүче әйтә: «Нәүрүз бәйрәме белән сәламлим! Муллык булсын!» (каз. Наурыз мейрамы құтты болсын! Ақ мол болсын!), котлаулар кабул итүче «Бергә булсын!» (каз. Бірге болсын!) — дип җавап бирә. Нигездә, Казакъстан көнбатышында һәм Россиягә чиктәш өлкәләрдә яшәүче Кече Жуз казакъларында Нәүрүз 14 марттан башлана һәм «амал» дип атала (айның гарәп-фарсы атамасыннан Hamal / һамал / һәмәл); аның ттрадицион элементы булып «көрісу» йоласы тора, бу вакытта бөтен кеше бер-берсе белән кул кысышып исәнләшергә һәм «Бәхетле ел» (каз. Жыл құтты болсын!) теләргә тиеш.
undefined
  • Азәрбайҗанда «Нәүрүз бәйрәмегез мөбарәк булсын!» (азәри. Novruz bayramınız mübarək olsun!) дип сәламлиләр һәм «Сезнеке дә!» (азәри. Sizinlə bahəm!) дип җавап бирәләр. Элегрәк Азәрбайҗанның кайбер яр буе районнарында табынга чикләвек һәм киш-миш белән әзерләнгән башлы балык куелган. Шулай ук пәхләвә, шекербур, бадамбур кебек тәм-томнар куела. Кунакларны сыйлаганда, елның да шушы ризыклар кебек татлы булуын телиләр (тулырак «Нәүрүз Азербайджанда»мәкаләсен кара).
undefined
  • Көрдистанда бәйрәм белән «Нәүрүз бәйрәме белән!»(көрд. Newroz pîroz be!) дип котлыйлар.
  • Алтайда яшәүче төрки телле шорлар Чыл-Пажи (Ел башы) билгеләп узалар.

Татарларда Нәүрүз

Күк-Ата, Җир-Ана һәм политеист тәңречелек пантеонына кергән башка мифик затларга ышанган болгарлар һәм башка төрки кабиләләрнең мәҗүси мәдәниятләренә борынгы иранлыларның тәэсирендә үтеп кергән булырга мөмкин[22]. Төрки тәкъвим буенча Нәүрүз (Яңа ел) бәйрәменнән соң Яңарыш ае башлана.

Әстерхан татарлары Нәүрүзне 14 мартта «Әмил» атамасы белән (айның гарәп-фарсы атамасы hamal / һамал / һәмәлдән) билгеләп үткәннәр. Әстерхан татарлары һәм нугайлылар бер-берсен «Бәйрәм хәерле булсын!» дип сәламлиләр.

Яңа елны март аенда каршылау гадәте татарлар яшәгән Урта Идел буенда да таралыш ала. Борынгы чорда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага — 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте була. Моны укучы балалар, шәкертләр башкара. Нәүрүз такмагын укып, яисә яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөриләр. Бу йолада, нигездә, балалар актив катнаша, әмма еш кына өлкәннәр дә кушылып китә. Йорт хуҗалары килгән кунакларга йола буенча әзерләнгән ризыклар — күмәч, крендель һәм төрле тәм-томлыклар бүләк итәләр[23].

Иртәнге сәгатьләрдә башланган бу йола көндезге гаилә йөрешләре белән дәвам итә. Бәйрәм кысаларында ат чабышлары, милли көрәш һәм төрле уен-ярышлар уздырыла. Кайбер авылларда язгы көн һәм төн тигезлеге көнне бер төркем шәкертләрнең, яхшы теләкләр юрап, өйдән өйгә йөрү гадәте була. Нәүрүзне мактап шигырьләр сөйләнгән, йөреш сый, бүләк яисә акча сорау белән төгәлләнгән[24].

XX йөз ахыры – XXI йөз башында Нәүрүз бәйрәменең кайбер йолалары яңадан торгызыла башлый. Әлеге бәйрәм үзешчән сәнгать коллективлары репертуарында, авыл һәм шәһәр бәйрәмнәрендә чагылыш таба. Мәсәлән, Татарстанда яшәүче азәрбайҗан, казакъ, кыргыз, таҗик, үзбәк һәм башка төрки халыклар Нәүрүзне милли йола бәйрәме буларак үткәрәләр[23]. Нәүрүз бәйрәменә багышланган «Нәүрүзбикә», «Нәүрүз гүзәле» бәйгеләре уздырыла, аларда татар кызлары үзләренең осталыкларын күрсәтә. Егетләр арасында аркан тартышу, ук ату, көрәш һәм башка ярышлар үткәрелә. Татар халкында гадәттә Нәүрүзне өч көннән ун көнгә кадәр дәвам иткән. Бәйрәм вакытында зур учак ягу, аның аша сикерү, түгәрәк уен уйналган. Кешеләр бер-берсенә бәхет, муллык теләгән[25].

Галерея

Искәрмәләр

  1. Саакашвили признал праздник Навруз государственным. Архивировано 22 февраль 2014 года., Статья от 22.03.2010 г. на сайте сетевого издания «Сибирское Агентство Новостей»
  2. Нәү — яңа, яшь; руз — көн, көндез. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 464, 482.
  3. Институт научной информации по общественным наукам (Российская академия наук). Россия и мусульманский мир, Выпуски 1-3. — Институт, 2008.
  4. Статьи про Навруз на официальном сайте. Архивировано 21 март 2018 года. ООН
  5. Sihler, Andrew L. New Comparative Grammar of Greek and Latin. — Oxford University Press, 1995. — 686 p. — ISBN 0195083458. — ISBN 9780195083453.
  6. Julius Pokorny. Indogermanisches etymologisches Wörterbuch [алм.]. — 3. Aufl. — Tübingen: Francke Verlag, 1994. — Vol. 3. — ISBN 3-7720-0947-6. — ISBN 978-3-7720-0947-1.
  7. Документ A/64/L.30/Rev.2. Архивировано 12 декабрь 2013 года.
  8. Novrouz in the Course of History, archived from the original on 2007-03-21, retrieved 2016-03-21 
  9. Novrouz in the Course of History. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 март 2009. Архивировано из оригинала 21 март 2007 года.
  10. Ард-Яшт 17:42, «Авеста» в русских переводах (1861—1996). — СПб.: Летний сад, 1998. — С. 370.
  11. Набиев А. Новруз Байрамы. — Баку: Язычы, 1990. — С. 3.
  12. Дорошенко Е. А. Зороастрийцы в Иране. — М.: Наука, 1982. — С. 69.
  13. (Дорошенко. Е. А. «Зороастрийцы в Иране». М., «Наука», 1982., стр. 69]
  14. Бойс М. Зороастрийцы. Верования и обычаи. — М.: Наука, 1987. — С. 45.
  15. Бойс М. Зороастрийцы. Верования и обычаи. — М.: Наука, 1987, — С. 71.
  16. 1 2 Дорошенко Е. А. Зороастрийцы в Иране. — М.: Наука, 1982. — С. 72.
  17. Новруз. Шейляр. Халг ойун вя тамашалары. — Баку: Язычы, 1989. — С. 106.
  18. Новруз. Шейляр. Халг ойун вя тамашалары. — Баку: Язычы, 1989. — С. 106, 115.
  19. 1 2 3 Новруз. Шейляр. Халг ойун вя тамашалары. — Баку: Язычы, 1989. — С. 115.
  20. Маликов А. М. Празднование Навруза в Бухаре и Самарканде в ритуальной практике и общественных дискурсах (вторая половина XIX — начало XX века) // Археология, этнография и антропология Евразии, Том 48, № 2, 2020, с.122-129
  21. Мусяльман байрамлары. — Бакы: Азярбаджан, 1993. — С. 38.
  22. Протобулгары причерноморья
  23. 1 2 Нәүрүз (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
  24. Навруз (Науруз) (рус.). tatcultresurs.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
  25. Н. Нәбиуллин. Хуш киләсең, Яңа ел!, «Безнең гәҗит», 2015-11.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә