Артистлар көне
| Артистлар көне | |
|---|---|
| Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры актерлары («Йосыф» спектакле) | |
| Төре | Һөнәри |
| Оештыручы | Россия Федерациясе Хөкүмәте |
| Уздырыла | һәр ел саен |
| Дата | 17 гыйнвар |
Артистлар көне (рус. День арти́ста) — Россиядә 2025 елның июлендә гамәлгә куелган һөнәри бәйрәм. Бу көн Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков тәкъдиме белән оештырыла. Бәйрәм көне актерлык осталыгы системасын булдыручы Константин Станиславскийның туган көненә туры килә[1]. Музыкантлар, җырчылар, кино, театр һәм цирк артистларының һөнәри бәйрәме[2]. Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы әлеге карарны юридик яктан раслаган документ төзегән[3].
Тарих
1917 елда Россиядә беренче тапкыр Рус театр җәмгыяте тарафыннан театрны үстерүгә һәм мохтаҗ актерларга ярдәм итүгә акча җыю өчен оештырылган Рус актеры көне уздырыла[4].
2024 елның декабрь башында Владимир Машков Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге секретариатының киңәйтелгән утырышында Артистлар көнен гамәлгә кертергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, «Бу көн театр бергәлегендә истәлекле көн булачак. Аның исеме очраклы сайланмаган, ул театр, музыка, цирк, эстрада һәм кино сәнгате өлкәсендәге зур казанышлары һәм уңышлары өчен бирелә торган халык һәм атказанган артист исемнәреннән килә»[5].
Шулай ук Машков билгеләп үткәнчә, РФ Театр эшлекләре берлеге шул рәвешле Мария Гавриловна Савинаның һәм Театр җәмгыятенең тарихи башлангычын торгызырга тели. Бу башлангыч буенча элек елга бер тапкыр Актерлар көнендә артистлар спектакль куйган, шулардан җыелган акча Санкт-Петербургта беренче Сәхнә ветераннары йорты төзелешенә юнәлтелгән[5].
Актерларга багышланган башка бәйрәмнәр
26 августта бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә, безнең эраның III гасырында яшәгән, сәхнәдә христиан дине тарафдарларына пародия күрсәткән, яңа дингә кереп китеп, үзе дә христиан диненә күчкән, бу турыда халыкка игълан иткән һәм җәзалап үтерелгән Рим актеры Генезий Римский истәлегенә булдырылган Халыкара актерлар көне билгеләнә. Ул соңрак актерлар, музыкантлар һәм эпилептикларның яклаучысы, изге кеше дип таныла[6][7].
Искәрмәләр
- ↑ В России 17 января будет отмечаться День артиста. Interfax.ru (3 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ В России 17 января будут отмечать новый праздник — День артиста. Коммерсантъ (3 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ В России будет отмечаться День артиста (рус.). government.ru (3 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ День русского актера. Проект 1917 (рус.). project1917.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ 1 2 Машков предложил учредить День артиста. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Генесий Мим. www.pravenc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
- ↑ Catholic Encyclopedia: Genesius (ингл.). www.newadvent.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.