Россиядә әниләр көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Россиядә әниләр көне
Мама с новорожденным ребенком с цветами в День матери в России.jpg
Төре Гаилә бәйрәме
Башка төрле Әниләр көне
Кабул ителгән Россиядә «Әниләр көне турында» 1998 елның 30 гыйнварындагы 120 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы
Уздырыла Россиядә
Дата ноябрьнең соңгы якшәмбесе
Бәйрәм чаралары гаилә очрашулары, концертлар, күргәзмәләр, күп балалы аналарга бүләкләр тапшыру, хәйрия акцияләре
Йолалар әниләргә чәчәкләр һәм бүләкләр бирү, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иртәнге бәйрәмнәр үткәрү, «Әни, мин сине яратам!» акциясе
Бәйле Халыкара хатын-кызлар көне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Россиядә әниләр көне (рус. День ма́тери в Росси́и) — ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган бәйрәм. 2025 елда ул 30 ноябрьгә туры килә. Халыкара хатын-кызлар көненнән аермалы буларак, бу көнне барлык хатын-кызлар да котлаулар кабул итә. Бу бәйрәм — аналар хезмәтенә, балаларының иминлеге хакына аларның фидакарьлегенә хөрмәт күрсәтү һәм аларның иҗтимагый тормыштагы рольләрен тану[1][2].

Россиядә Әниләр көне рәсми рәвештә Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцинның 1998 елның 30 гыйнварындагы 120 номерлы Указы белән гамәлгә куела. Документ бәйрәм итү датасын ноябрьнең соңгы якшәмбесенә беркетә. Бәйрәмне оештыру инициативасын Дәүләт Думасының Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр эшләре комитеты, аерым алганда депутат Алевтина Апарина тәкъдим итә[3][4].

Аналарны хөрмәтләү традициясе бик борынгы заманнарга барып тоташа. Борынгы Грециядә барлык аллаларның анасы Рея һәм Персефона кебек алиһә-аналарга багышланган культ булган. Яз көне, март урталарында алар хөрмәтенә мистерияләр һәм йолалар оештырыла торган була. XVII гасырда Англиядә «Ана якшәмбесе» (ингл. Mothering Sunday) барлыкка килә. Бөек уразаның дүртенче якшәмбесенә туры килгән бу көнне өйдән еракта эшләүче балалар әниләренең хәлен белергә һәм аларга бүләкләр бирергә ял ала торган булалар.

Хәзерге Халыкара әниләр көненең прообразы АКШта XX гасыр башында барлыкка килә. 1872 елда активист Джулия Уорд Хау тынычлык өчен көрәштә әниләр бердәмлеге көнен билгеләп үтәргә тәкъдим итә, әмма аның инициативасы киң хуплау тапмый. Соңрак, 1907 елда, филадельфияле Анна Джарвис, әнисенең вакытыннан алда үлүе турында кайгырып, барлык әниләрне хөрмәтләү милли көнен билгеләү тәкъдиме белән чыга. 1914 елда АКШ Президенты Вудро Вильсон майның икенче якшәмбесен милли бәйрәм — Әниләр көне дип игълан итә. АКШ артыннан бу традицияне дистәләгән башка илләр күтәреп алалар[5].

Россиядә бәйрәм барлыкка килү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1915 елның декабрендә Россия империясендә Әниләр көне беренче тапкыр Беренче Петроград скаутлар отрядында баш инструктор, скаут-оста Рагнар Фернберг тәкъдиме белән уздырыла[6].

1988 елның 30 октябрендә бәйрәм хөрмәтенә чара СССРда, Баку шәһәренең 228 номерлы мәктәбендә үткәрелә. Бәйрәмне рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Гусейнова оештыра. Укытучы тырышлыгы белән, әниләргә багышлап бәйрәм концерты уздырыла. Чарада барлык укучыларга бу көнне әниләрне хөрмәтләү бәйрәме буларак билгеләп үтәргә тәкъдим ителә. Бу мөрәҗәгатьнең текстын күп кенә газеталар бастыра. 1992 елда Эльмира Гусейнова язган бәйрәм сценарие «Мәктәп укучыларын тәрбияләү» журналында басылып чыга[7][8][9].

1993 елның сентябрендә Саха Республикасында (Якутия), Россиядә беренчеләрдән булып, Әниләр көнен рәсми бәйрәм буларак билгеләп узалар. Төбәктә ул октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бәйрәмне шулай ук Башкортстанда һәм Чиләбе өлкәсендә кертәләр[10].

1997 елның сентябрендә Россия Дәүләт Думасының Алевтина Апарина җитәкчелегендәге Хатын-кызлар эшләре, гаилә һәм яшьләр комитеты Бөтенроссия әниләр бәйрәмен гамәлгә кертү тәкъдиме белән чыгыш ясый.

Россия Президенты Борис Ельцин 1998 елның 30 гыйнварында, «ана булуның социаль әһәмиятен» ассызыклап, Әниләр көнен гамәлгә кую турында указ имзалый[10].

Бәйрәмнең символы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әниләр көненә ачык хат

Россиядә Әниләр көне символы — күгәрчен күзе чәчәге. Халыкта чәчәк даимилекне, тугрылыкны һәм риясыз мәхәббәтне символлаштыра дигән ышану бар. Символ ана образы белән чагыштырыла[11].

Кайбер илләрдә, мәсәлән АКШ һәм Австралиядә, бәйрәм символы булып канәфер чәчәге тора. Чәчәк төсе әһәмиятле: ачык канәферне — аналар исән булганда, ә ак канәферне вафат булган аналар истәлегенә йөртәләр. Россиядә бу традиция кермәгән[12].

Бәйрәм итү традицияләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйрәм көнендә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында бәйрәм концертлары үткәрелә, балалар әниләренә ачык хатлар ясап бүләк итәләр.

Эшләүче хатын-кызлар хезмәттәшләреннән һәм җитәкчеләрдән котлаулар кабул итә. Якыннары әниләренә һәм әбиләренә рәхмәт белдерү өчен бергә җыелалар, өйдә кичке ашлар оештыралар һәм бүләкләр бирәләр.

Бу көнне иҗтимагый оешмалар һәм хәйрия фондлары авыр тормыш хәлендә булган күп балалы гаиләләргә, ялгыз аналарга һәм хатын-кызларга ярдәм акцияләре үткәрә.

Традиция буенча барлык әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котлыйлар, балалар тәрбияләүдә уңышларга ирешкән хатын‑кызларга, күп балалы әниләргә һәм ялгыз аналарга аерым игътибар бирелә[13].

Әниләр көнендә һәм бәйрәм алдыннан бөтен Россия буенча төрле тематик чаралар: концертлар, күргәзмәләр оештырыла. Илдә Әниләр көненә багышланган «Әни, мин сине яратам!» социаль акциясе үткәрелә. Акция кысаларында бәйрәмгә бер атна кала тематик ачык хатлар таратыла[13].

Россия төбәкләрендә күп бала тәрбияләп үстергән әниләргә орден–медальләр тапшыралар.

Аналарга тапшырыла торган дәүләт бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

СССР бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ана медале» (I һәм II дәрәҗә) — 5 яисә 6 бала тапкан һәм тәрбияләгән аналарга тапшырыла (ССРБ Югары Советы Президиумының 1944 елның 8 июлендәге Указы белән гамәлгә куела)[14];

«Ана даны» ордены (I, II һәм III дәрәҗә) — 7-9 бала тапкан һәм тәрбияләгән аналар лаек була (ССРБ Югары Советы Президиумының 1944 елның 8 июлендәге Указы белән гамәлгә кертелә)[14];

«Герой-Ана» ордены — 10 һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән аналарга бирелә торган иң югары дәрәҗә (ССРБ Югары Советы Президиумының 1944 елның 8 июлендәге Указы нигезендә ун бала тапкан һәм тәрбияләгән әниләргә тапшырыла)[14].

Россия Федерациясе бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Ата-ана даны» ордены һәм «Ата-ана даны» ордены медале 2008 һәм 2010 елларда гамәлгә куелган. Орден белән җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән ата-аналар (уллыкка алучылар), ә медаль белән дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән ата-аналар бүләкләнә.
  • 2022 елның августында Россия Президенты Владимир Путин «Герой-ана» исемен гамәлгә кую буенча Указ имзалый. Ул 10 һәм күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызларга тапшырыла. Бүләкләнгән анага бер мәртәбә бер миллион сум түләнә. Бу исемгә беренчеләрдән булып 2022 елның ноябрендә Чечен Республикасыннан Медни Кадырова һәм Ямал-Ненец автономияле округыннан Медга Дехтяренко лаек була[11][15].
Татарстанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ана даны — Материнская слава» медале (Татарстан Республикасы җирлегендә кимендә биш ел яшәүче, биш һәм күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләп үстерүче (тәрбияләп үстергән), кимендә бер балигъ булмаган баласы булган Россия Федерациясе гражданнары бүләкләнә)[16].

Башка илләрдә әниләр көне

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әниләр көне халыкара бәйрәм булып санала, әмма төрле илләрдә аны төрле вакытта билгеләп үтәләр. Иң киң таралган дата — майның икенче якшәмбесе, бу көнне АКШ, Канада, Австралия, Бразилия, Германия, Италия, Төркия, Япония һәм башка бик күп илләрдә бәйрәм итәләр. Майның беренче якшәмбесендә аналарны Испаниядә, Португалиядә, Венгриядә һәм Литвада хөрмәтлиләр.

Мисырда Әниләр көнен 21 мартта, язгы көн белән төн тигезләшү көнендә бәйрәм итәләр. Грузиядә — 3 март, Әрмәнстанда — 7 апрель, ә Белоруссиядә — Изге Ана япмасы православие бәйрәменә туры китереп, 14 октябрьдә билгелиләр. Бөекбританиядә «Ана якшәмбесе»н элеккечә мартның беренче якшәмбесендә билгеләп үтәләр. БМО шулай ук Әниләр көнен бәйрәм итү идеясен, хатын-кызлар хокукларына һәм дөньяда ана булу белән бәйле проблемаларга игътибарны җәлеп итү мөмкинлеге буларак, хуплый[17].

  • Россиянең иң күп балалы әнисе Ростов өлкәсеннән Татьяна Сорокина. Аның 82 баласы бар.
  • Беренче тапкыр «Ана медале» сугыш чорында — 1944 елның декабрендә тапшырыла. Ул елны I һәм II дәрәҗә медальләргә 43 хатын-кыз ия була[18].
  • Россиядә бәйрәмне рәсми рәвештә 1998 елдан билгеләп үтәләр.
  • 2025 ел өчен ЗАГС мәгълүматлары буенча, Россиядә бала табучы ананың уртача яше 29,8 яшь тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, әти кешенең уртача яше — 29,3 яшь. Әниләрнең 39 % өчен бу беренче бала, 32% — икенче, 18% ы өчен— өченче, һәм 11% ы өчен — дүртенче һәм аннан соңгы балалар[19].
  • Америкадагы Әниләр көне инициаторы Анна Джарвис гомеренең ахырында бәйрәмне коммерцияләштерүдән күңеле кайтуын әйтә. Ул кондитер компанияләре, ачык хат җитештерүчеләр һәм чәчәк кибетләре белән көрәшә, алар аналарны ихлас һәм шәхси хөрмәтләүнең башлангыч идеясен боздылар дип саный.
  1. Лариса Хайдаршина. День матери в России придумала школьная учительница литературы (рус.). old.oblgazeta.ru (23 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  2. День матери 2025: какого числа отмечают в России, суть праздника, истории и традиции (рус.). РИА Новости (7 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  3. День матери: как появился праздник и где его принято отмечать (рус.). Mos.ru (27 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  4. Указ Президента Российской Федерации от 30.01.1998 г. № 120 (рус.). Kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  5. Mother’s Day 2024 in Russia: warm wishes, traditions. Izvestia (24 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  6. День матери в России: когда будет в 2024 году, история и традиции праздника. ria.ru (18 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  7. День матери: как появился праздник и где его принято отмечать. Рамблер (27 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  8. День матери - краткая история праздника. istmira.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  9. Владислав Шанин. День матери в России: История и традиции праздника. rg.ru (25 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  10. 1 2 Коммерсантъ. День матери: когда и как празднуется. www.kommersant.ru (16 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  11. 1 2 Владислав Шанин. День матери в России: История и традиции праздника. Российская газета (25 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  12. День матери в России в 2025 году: дата, история. Лента.ру (15 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  13. 1 2 День матери: история и традиции празднования в разных странах. РИА Новости (25 ноябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  14. 1 2 3 РИА Новости. Государственные награды за материнство в СССР. Справка. ria.ru (8 июль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  15. Путин подписал указ об учреждении звания «Мать-героиня». ТАСС (15 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  16. Татарстан Республикасы Рәисенең рәсми сайты. «Ана даны - Материнская слава» медале. rais.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  17. Best reasons to stand up for mothers this Mother’s Day. UN News (14 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  18. Азбукварик. День матери в России. azbookvarik.ru (26 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  19. В России женщины в среднем рожают детей в 30 лет. РИА Новости (18 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.