Россия фәне көне
| Россия фәне көне | |
|---|---|
| Россия фәннәр академиясенең 275 еллыгы уңаеннан Россия Банкы чыгарган тәңкә | |
| Кабул ителгән | 1999 елда Россия фәннәр академиясенең 275 еллыгы хөрмәтенә Президент указы белән |
| Оештыручы | Россия Президенты Борис Ельцин |
| Уздырыла | ел саен |
| Дата | 8 февраль |
| Бәйле | Совет фәне көне |
Россия фәне көне (рус. День российской науки) — Россия Федерациясенең фән үсешенә, фәнни эшчәнлеккә, ил галимнәренең дөнья фәненә һәм техник прогресска керткән өлешенә багышланган дәүләт бәйрәме. Ул 1999 елның 7 июнендә Россия Федерациясе Президенты Б. Н. Ельцинның указы белән гамәлгә куела һәм ел саен 8 февральдә билгеләп үтелә[1]. Бәйрәм беренче тапкыр 1999 елда Россия фәннәр академиясенең 275 еллыгын билгеләп үтү кысаларында үткәрелә.
Тарихы
Россия фәне көне император Пётр I нең 1724 елның 28 гыйнварындагы (яңа стиль буенча 8 февраль) указы нигезендә оештырылган Россия фәннәр академиясенә нигез салу датасына туры килә. Россия фәннәр академиясе, белемнең төрле өлкәләрендәге күренекле галимнәрне берләштереп, илдә фәнни тикшеренүләрне оештыруда һәм үстерүдә мөһим роль уйный[2].
1934 елда Совет Социалистик Республикалар Берлеге фәннәр академиясе, берничә фәнни учреждение белән бергә, Ленинградтан (хәзерге Санкт — Петербург) Мәскәүгә күчерелгән (ССРБ Халык Комиссарлары Советының 1934 елның 25 апрелендәге карары нигезендә)[3].
1991 елның 21 ноябрендә Россия фәннәр академиясе (РФА) оештырыла. Ул — Россия территориясендә Совет Социалистик Республикалар Берлеге фәннәр академиясенең хокукый варисы[3].
Россия фәне көне XX гасыр ахырында булдырыла: 1999 елның 7 июнендә Россия Президенты Борис Ельцин тиешле указ имзалый[4]. Әлеге документ нигезендә, 8 февраль — үзләрен фәнгә хезмәт итүгә багышлаган барлык галимнәрнең, академикларның, профессорларның, фән докторларның һәм студентларның һөнәри бәйрәме[5].
«Россия фәннәр академиясе, дәүләт фәннәр академияләрен үзгәртеп оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым канун актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Россия Федерациясенең 2013 елның 27 сентябрендәге Федераль кануны нигезендә 2014 елда Россия фәннәр академиясенә Россия Медицина фәннәре академиясе (РАМН) һәм Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе (РАСХН) кушыла[3].
Башка даталар
Фән өлкәсендә эшләүчеләрнең күбесе бу көнне «иске стиль буенча», ягъни апрельнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтә (мәсәлән, 2022 елда бу бәйрәм 17 апрельгә туры килгән[6]), чөнки 1918 елда 18 һәм 25 апрель арасында В. И. Ленин «Фәнни-техник эшләр планы караламасын» әзерләгән.
Бәйрәмнең әһәмияте
Россия фәне көне мөһим иҗтимагый һәм мәдәни әһәмияткә ия. Ул галимнәрнең дәүләт үсешенә керткән өлешләрен ассызыклый, яшьләрнең фәнни эшчәнлеккә кызыксынуын арттыра һәм җәмәгатьчелек аңында галимнең уңай образын формалаштыруга ярдәм итә. Бу бәйрәм фундаменталь һәм гамәли фәнгә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелергә, тикшеренүләр үткәрелергә, шулай ук инновацион технологияләр кертү өчен шартлар тудырылырга тиешлеген искә төшерә.
Бәйрәм итү традицияләре
Россия фәне көне фәнне танытуга һәм фәнни казанышларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән төрле чаралар белән билгеләп үтелә.
Университетларда, институтларда һәм фәнни үзәкләрдә конференцияләр, күргәзмәләр, ачык лекцияләр һәм остаханәләр уза. Студентлар һәм яшь галимнәр үзләренең тикшеренүләрен һәм проектларын тәкъдим итәләр, бәйгеләрдә һәм грантларда катнашалар.
Фәнни музейларда һәм үзәкләрдә интерактив экспозицияләр һәм экскурсияләр үткәрелә. Мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә фәнгә, Россиянең һәм Татарстанның бөек галимнәренә багышланган тематик дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар уздырыла.
Россия галимнәренең иң мөһим ачышлары
- Математик Г. Перельман моннан йөз ел элек тәкъдим ителгән Пуанкаре гипотезасын исбатлый. Аның дәлилләренең дөреслеген тикшерү өчен берничә ел кирәк була. Әмма ул үзенә тәкъдим ителгән барлык регалияләрдән һәм акчалата бүләкләрдән баш тарта, хәтта үзен академик исеменә тәкъдим итүдә дә катнашырга теләми.
- 2010 елда борынгы кешеләрнең элек белмәгән яңа төрен табалар. Алар Алтайда 300 мең ел элек неандертальлеләр белән бер үк вакытта яшәгәннәр.
- Мәгълүматларны саклауның квант криптографиясенә нигезләнгән яңа системасы уйлап табылды. Теоретик яктан мондый системаны гамәлдән чыгарып булмый.
- Яңа химик элемент ачыла, аны Менделеев таблицасына кертәләр. Әлеге ачыш Юрий Оганесянныкы, элемент та аның хөрмәтенә аталган.
- Антарктидада дүрт километр боз астында урнашкан Восток күленең күптән түгел ачылуы да — Россия галимнәренең казанышы. Күлнең барлыгын 1950 елда ук Андрей Капица һәм Николай Зубов фаразлаганнар. Күлгә кадәр бораулау өчен берничә дистә ел вакыт үтә. Ул боз катламы астында 14 миллион ел чамасы яткан һәм тере организмнарны саклап кала алган.
- 2011 елда орбитага «Спектр-Р» радиотелескобын чыгаралар. Бу җиһаз Гиннесс рекордлар китабына кертелгән[7].
Россия фәне турында кызыклы фактлар
| Нобель премиясе лауреатлары | Фәнни казанышлары өчен 15 Россия һәм совет галиме мактаулы бүләк ала. Аларның 12 се — физиклар[5]. |
| Боздагы иң тирән скважина | 2012 елда Россия галимнәре Антарктидадагы Восток боз асты күленә кадәр 4 км тирәнлектәге скважинаны бораулап бетерәләр. Бу эш 20 елдан артык дәвам итә. Бу — җирдәге иң тирән скважина. |
| Нейтроннар агымын генерацияләү өчен дөньяда иң куәтле реактор | «ПИК» атом-төш реакторы 2021 елда Ленинград өлкәсендә файдалануга тапшырыла. Аны төзү 1976 елда башланган. |
| Меңьеллыкның җиде бурычының берсе | XXI гасыр башында математик Григорий Перельман Пуанкаре гипотезасын исбатлый. |
| Уникаль кояш радиогелиографы | 2023 елда Бурятиядә күп дулкынлы радиогелиограф эшләтеп җибәрелә. Ул кояшны моңарчы булмаган ешлыкларда фотога төшерергә, шулай ук йолдыз тирәсендәге мохитнең 3D-моделен төзергә мөмкинлек бирә. |
| Пыяланы Ломоносов уйлап тапкан | Пыяланы уйлап табучы дип Михаил Ломоносов санала. Ул шулай ук аны җитештерүне оештырган, соңрак мозаика белән шөгыльләнә башлый[5]. |
Охшаш бәйрәмнәр
Россия студентлары көне, яки Татьяна көне, 25 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы бик борынгы: нәкъ 1755 елның 25 гыйнварында (иске стиль буенча 12 гыйнвар) императрица Елизавета Петровна "Мәскәү университетын оештыру турында"гы указ имзалый. Россия студентлары көне 2005 елның 25 гыйнварында Россия Президентының 76 нчы санлы Указы белән рәсми рәвештә раслана.
Даталарның туры килүе дә кызыклы: Аспирантлар көне, чынлыкта, Студентлар көне алдыннан үткәрелә, бу бик символик, чөнки асылда аспирант — ул белемен дәвам итүче элекке студент[8][9][10][11].
Шулай ук, киң таралмаса да, әһәмияте ягыннан ким булмаган Аспирантлар көне (21 гыйнвар) дә бар. Бу көн аспирантурада белем алучы яшь тикшеренүчеләргә багышлана.
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 07.06.1999 г. № 717. 28 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ День российской науки. www.calend.ru.
- ↑ 1 2 3 День российской науки. Досье. tass.ru (7 февраль 2018).
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 07.06.1999 г. № 717. www.kremlin.ru (7 июнь 1999).
- ↑ 1 2 3 Оксана Артемова. День российской науки в 2025 году: традиции и интересные факты. vfokuse.mail.ru (15 гыйнвар 2025).
- ↑ Дряхлова, Ирина. День российской науки: как отметят праздник в 2022 году? (2022-02-08). 28 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Ольга Бондаренко. День российской науки 2025: история и традиции праздника. www.kp.ru.
- ↑ 25 января — День студента, или Татьянин день. Оренбург 29. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2025.
- ↑ Татьянин день 2025: почему 25 января день студента. СвоёВагро. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2025.
- ↑ 25 января — День российского студенчества. СЗГМУ им. И. И. Мечникова. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2025.
- ↑ 21 января – День аспиранта. МАДИ. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2025.
Сылтамалар
- День российской науки. РИА Новости (8 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2022.