Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне
Урман хезмәткәрләре көне | |
---|---|
Кышкы урман | |
Рәсми исем | Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне |
Башка атамалары | Урманчылар көне |
Кабул ителгән | 13 август 1966 |
Уздырылу урыны | Беларусия Кыргызстан Русия Украина |
Үткәрелү көне | 21 июнь |
Оештырган | Президиумом Верховного Совета СССР |
Бәйрәм ителү | ел саен, сентябнең өченче якшәмбесендә |
«Урман хезмәткәрләре көне» (рус. День работников леса) — сентябрьнең өченче якшәмбесендә Россия Федерациясендә, Белоруссиядә, Кыргызстанда, һәм Украинада билгеләп үтелә торган барлык урман хезмәткәрләренең интернациональ һөнәри бәйрәме.
Бәйрәмнең тарихы
Бәйрәм СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 13 августындагы Указы белән («СССР Югары Советы Җыелма басмасы», 1966, № 33, 742 маддә) билгеләнә һәм ел саен сентябрьнең өченче якшәмбесендә уздырыла[1]. СССР таркалгач та кайбер элеккеге совет республикаларында сакланып кала.
Белоруссиядә
Белоруссиядә «Урман һәм урман эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне» һөнәри бәйрәм булып тора, Беларусь Республикасы Президентының «Беларусь Республикасында дәүләт бәйрәмнәре, бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында» 1998 елның 26 мартындагы 157 номерлы Указы белән билгеләнә[2].
Кыргызстанда
Кыргызстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Дәүләт урман инспекциясе хезмәткәрләре тәкъдиме нигезендә Республика хөкүмәте 1993 елның 13 августында 364 номерлы карарын бастыра. Бәйрәм рәсми статусына ия була.
Украинада
Республиканың беренче президенты Леонид Кравчук 1993 елның 28 августында шулай ук Украинада урман хуҗалыгы, урман, агач эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен — Урман хезмәткәрләре көнен билгели торган 356/93 номерлы Указын чыгара. Аның буенча бәйрәм ел саен сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә[3].
Россиядә
2003 елда Владимир Путин бәйрәм уңаеннан котлавында түбәндәгеләрне җиткерә:
«Урман — Россиянең төп байлыкларыннан берсе, илнең иксез-чиксез икътисадый һәм экологик ресурсы. Аны җитештерү һәм рациональ файдалану — дәүләтнең өстенлекле өлкәләреннән санала… бүген илебезнең урман хуҗалыгы һәм агач эшкәртү сәнәгате алдында торган проблемалар аз түгел. Алар арасында — комплекс эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, технологик яктан яңача җиһазлау һәм, әлбәттә, анда эшләүче кешеләрнең социаль иминлеге…»[4].
2023 елда ТАСС матбугат үзәгендә Урман хезмәткәрләре көненә багышланган матбугат конференциясендә урманнарны саклау буенча беренче фәнни фильм анонсы була[5]. 2023 елның 17 сентябрендә Россия Президенты урман хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, «урман саклау чаралары системасын камилләштерергә, агарту программаларына аерым игътибар бирергә» чакыра[6].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президиума ВС СССР от 13.08.1966 N 125-VII "Об установлении ежегодного праздника «Дня работника леса»
- ↑ Указ Президента Республики Беларусь от 26.03.1998 № 157
- ↑ Про День працівника лісу| від 28.08.1993 № 356/93
- Wayback Machine
- ↑ Лесотехнический университет готовит первый научный фильм о сохранении лесов . Журнал Лесной комплекс (18 сентябрь 2023).
- ↑ Поздравление работников леса . Президент России (17 сентябрь 2023).