Рәгаиб кичәсе
Рәгаиб кичәсе | |
---|---|
![]() Рәгаиб намазын уку күренеше | |
Төре | Ислам бәйрәме |
Рәсми исеме | Рәгаиб кичәсе, рус. Ночь Рагаиб (Ночь Даров) |
Уздырыла | Бөтен дөньяда |
Дата | рәҗәп аеның беренче җомгасы |
Бәйле | Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм әтисе Габдуллаһ белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре |
Рәгаиб кичәсе (рус. Ночь Рагаиб, Ночь Даров) — Рәҗәп аеның 1 нче җомга киче. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм әтисе Габдуллаһ белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре.
Тарихы
Башка күп кенә бәйрәмнәр кебек үк, Рагаиб төне дә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Нәкъ шул төнне аның әти-әнисе Габдуллаһ белән Әминәнең никахы уза. Шушы никах нәтиҗәсендә дөньяга рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм туа.
«Рагаиб» сүзе гарәпчәдән «хыяллар» яки «теләкләр» дип тәрҗемә ителә. Ягъни бу төндә, йола буенча, Аллаһка изге теләкләр белән мөрәҗәгать итү, чын мәгънәсендә яхшы хыялларны тормышка ашыру турында уйлау һәрчак кабул ителгән. Дин тотучылар фикеренчә, Абдуллаһ белән Әминә һәрвакыт бу дөньяга сабый бүләк итәргә теләгәннәр, һәм фәрештәләрнең фатихасы юкка гына булмый.
Рагаиб төнен бәйрәм итү соңрак кертелә. Бу дата турында беренче искә алулар XII гасырга туры килә, Мөхәммәд галәйһиссәләм үзе VI һәм VII гасырларда яши[1]. Бәйрәм итү традициясе Рәҗәп аеның тарихы белән бәйле.
Рәгаиб сүзенең мәгънәсе
Рәгаиб сүзе «рәгибә» сүзенең күплек саны, «зур кыйммәткә ия булган теләнгән әйбер, кыйммәтле бүләк, нигъмәт, сый» дигән мәгънәләргә ия[2].
Рәгаиб кичәсен үткәрү йолалары
Кайбер галимнәр фикеренчә, унике рәкәгатьтән торган Рәгаиб намазы шушы кичәдә Үз Илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең йөрәгенә нур иңдергән Аллаһ Тәгаләгә шөкранә кылу максатыннан, раҗәп аеның беренче җомгасында укыла[1].
Бу төнне намаз, догалар укып, теләкләр теләп үткәрү бик саваплы.
Имам Нәвави үзенең «Әл-Әзкар» китабында гакыйдә белән фикһ мәсьәләләреннән кала, мондый очракларда көчле булмаган хәдисләргә таянуны мөстәһәб дип әйтә. Бу хәдисне уйлап чыгарылган дип тану дөрес булмый, чөнки Ибн Саләх һәм Ибнел-Әсир кебек бөек мөхәддисләр риваятьләре буенча, ул хәдисләр хафизе Разин ибн Мүгавиядән тапшырыла. Ибн Саләх аның хәдисләрне югары дәрәҗәдә белүен ассызыклый. Аның риваятьләре алты ышанычлы хәдис җыентыкларына кергән. Берникадәр үзгәртелеп, бу риваять «Тәҗридүс-Сихах» (Ибн Саләх) китабына да кертелә[1].
Бу хәдисне «Җәмигуль-усуль» китабында күренекле мөхәддис Ибн Әсир дә искә ала.
Имам Газәли «Ихъя Гөлүмүд-дин» китабында бу намазның мөстәхәб булуын аңлатканнан соң: «Бу намаз турындагы риваятьләр зур төркемнәр белән түгел, ә аерым сәхабәләр тарафыннан тапшырыла. Шуңа күрә аның дәрәҗәсе тәравих яки гает намазлары дәрәҗәсенә җитмәсә дә, мин Әл-Кудсның бар халкы бу намазны укуын һәм игътибарсыз калдырмавын күргәч, аны искә алуны матлуб күрдем», — дип әйтә[1].
Рагаиб төнендә түбәндәге изге эшләрне башкарырга тәкъдим ителә:
- Укылмый калган намазларны уку;
- «Салават» догасын уку;
- Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенү;
- Ярлыларга, мохтаҗларга ярдәм итү, сәдака бирү.
Рәгаиб намазы
Унике рәкәгатьтән торган намаз. Үз Илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең йөрәгенә нур иңдергән Аллаһ Тәгаләгә шөкранә кылу максатыннан, раҗәп аеның беренче җомгасында укыла.
Үткәрелү көннәре
2025 елда Россиядә Рагаиб кичәсе 2 гыйнвардан 3 гыйнварга кадәр бәйрәм ителә.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Бүген Рәгаиб кичәсе . Өмет. omet-rb.com. Дата обращения: 26 гыйнвар 2023.
- ↑ Рәгаиб кичәсе намазы . Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте. dumrt.ru. Дата обращения: 27 гыйнвар 2017.