Россия көне

Россия көне (элеккеге атамасы — Дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителгән көн, Бәйсезлек көне, рус. Де́нь Росси́и, День принятия Декларации о государственном суверенитете) — Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме, ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. Россия Югары Советы карары белән 1992 елның 11 июнендә РСФСР дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне кабул итү хөрмәтенә билгеләнә. Эш көне булмаган бәйрәм көне булып тора[1][2].

Тарихы

1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының I съездында РСФСРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителә. Документ республика Конституциясенең һәм законнарының Советлар Союзы актларыннан өстенлеген игълан итә, шулай ук хакимиятләрнең бүленеше принцибын һәм гражданнар белән иҗтимагый оешмалар өчен тигез хокукларны раслый[3][4].

Бәйрәмнең ял көне статусы РФ Югары Советы карары нигезендә 1992 елның 11 июнендә беркетелә, башта бу бәйрәм Бәйсезлек көне дип атала[5].

1993 елның июнендә Россия гражданнарына мөрәҗәгать иткәндә, Борис Ельцин түбәндәгеләрне билгеләп үтә:

Президентның 1994 елның 2 июнендәге указы белән бәйрәм дәүләт дәрәҗәсендәге дип игълан ителә һәм Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне кабул итү көне дип атала башлый[6].

1998 елда Борис Ельцин үзенең телевизион мөрәҗәгатендә бәйрәмнең исемен «Россия көне» дип үзгәртергә тәкъдим итә.

undefined

Атама рәсми рәвештә 2002 елда, РФ Яңа Хезмәт кодексы үз көченә кергәч раслана; әлеге кодекста бәйрәм һәм ял көннәре төгәл билгеләнгән була[7].

Кабул ителүе һәм контекст

Экспертлар бәяләве буенча, вакыт узу белән бәйрәмгә караш үзгәргән. Баштарак 12 июнь датасы РСФСРга Советлар Союзы составыннан чыгу хокукын калдырган Суверенитет турындагы Декларация күзлегеннән кабул ителде. Ул чорда әлеге дата еш кына тарихи бәйләнешләрнең йомшаруы һәм дәүләт үсешенең үткән этабыннан ераклашу белән бәйләп каралды[8]. Вакыт узу белән, СССР таркалуын зур геополитик тетрәү буларак яңадан аңлау фонында бәйрәмнең мәгънәви эчтәлеге үзгәрде: төп басым үткәнне инкарә итүдән хәзерге чакырулар өстендә конструктив эшләүгә һәм киләчәк стратегиясен формалаштыруга күчте[9].

2001 елда Россия Президенты Владимир Путин тантаналы кабул итү чарасында ясаган чыгышында болай диде:

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) Аналитика үзәге сораштыруы нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең яртысыннан артыгы (57 %ы) Советлар Союзы таркалуына үкенә һәм моннан качып кутылып булган иде дип саный (2026 елның 15 февраленә булган мәгълүматлар буенча)[10].

Традицияләр һәм чаралар

Тантананың төп символы булып милли триколор тора, ә үзәк бәйрәм чаралары традицион рәвештә Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткәрелә. 2001 елдан башлап бәйрәм итү Мәскәүдә һәм илнең башка шәһәрләрендә салютлар ату белән үрелеп бара.

undefined

Бу көнне Зур Кремль сараеның Георгий залында фән һәм технологияләр, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә, шулай ук хокук саклау һәм хәйриячелек эшчәнлегендәге күренекле казанышлар өчен Россия Федерациясенең Дәүләт премияләрен, шулай ук «Хезмәт Каһарманы» медальләрен тапшыру тантанасы уза[11][12].

undefined

Бөтен ил буенча шәһәр урыннары дәүләт байраклары һәм тематик баннерлар белән бизәлә. Фестивальләр, концертлар, күргәзмә проектлары, спорт ярышлары һәм гражданлык-патриотик акцияләр үткәрелә.

2024 елның иң зур вакыйгаларының берсе — Краснодар краеның Сукко бистәсендә узган акция була, анда мәйданы 4 мең квадрат метрдан артык булган Россия байрагы җәелә. Кара диңгез ярында узган әлеге чарада 1221 кеше катнаша. Бу уңыш Россия Рекордлар китабы экспертлары тарафыннан теркәлгән[13].

12 июнь датасы яңа өйләнешүче парлар арасында да зур популярлык белән файдалана. Күренгәнчә, 2024 елда Россия көнендә Мәскәүдә 165 гаилә союзы теркәлгән[14].

2007 елдан башлап «Россия триколоры» акциясе уздырыла, аның кысаларында волонтерлар милли байрак төсендәге тасмалар өләшәләр.

«Без — Россия гражданнары!» бөтенроссия акциясе традициягә әверелде. Аның кысаларында укуда, спортта яки җәмәгать эшчәнлегендә уңышка ирешкән 14 яшьлек укучылар тантаналы рәвештә, шул исәптән дәүләтнең югары вазыйфаи затлары кулыннан үзләренең беренче паспортларын алалар.

Галерея

Искәрмәләр

  1. История празднования Дня России - ТАСС. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2024.
  2. Указ Президента РФ О государственном празднике Российской Федерации (рус.). https://docs.cntd.ru (2 июнь 1994). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2024.
  3. 12 июня отмечают День России (рус.). Межпарламентская Ассамблея государств — участников СНГ. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  4. День России 2026: когда, какого числа, как празднуют 12 июня, история праздника (рус.). РБК Life (28 май 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  5. День принятия Декларации о государственном суверенитете России - День России (рус.). ФГБУ «Президентская библиотека имени Б.Н. Ельцина». Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  6. День России 2026: какого числа, история и традиции (рус.). Комсомольская правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  7. День России 2026: когда отмечается и что за праздник (рус.). РИА Новости (12 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  8. Декларация о государственном суверенитете Российской Советской Федеративной Социалистической Республики (рус.). https://docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2024.
  9. Путин разъяснил свои слова о «геополитической катастрофе» в контексте распада СССР - ТАСС (рус.). TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2024.
  10. Опрос показал, сколько россиян сожалеют о распаде СССР (рус.). РИА Новости (17 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  11. В День России Владимир Путин вручил медали «Герои труда РФ»: Кого наградил президент (рус.). Сайт «Комсомольской правды» (12 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  12. Путин в День России вручил госпремии и медали Героев Труда (рус.). www.rbc.ru (12 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  13. На Кубани в День России развернули самый большой триколор страны (рус.). TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2025.
  14. В День России в Москве поженились 165 пар (рус.). Интерфакс Россия (13 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.

Тема буенча өстәмә