Уяв
Уяв | |
---|---|
Рәсми исем | Уяв |
Уздырылу урыны | Россия |
Үткәрелү көне | июнь |
Уяв (чуаш. «Çимек уявӗ»; «уя» – үтәү, тоту) — традицион чуаш милли бәйрәме. Яз-җәй айларында күңел ачу уеннар рәвешендә үткәрелә.
Әлеге бәйрәмне уздыру вакыты ел саен Татарстан Республикасы Рәисе указы белән билгеләнә (2023 елның 6 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә).
Үткәрелү вакыты һәм урыны
Уяв язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң башлана, җәйге кызу эш вакыты – печән өсте, уракка төшү алдыннан төгәлләнә. Еш кына Питрау көненә туры китерелә. Уяв 3, 5, 7 (так сан булуы мәҗбүри) атна дәвам итә[1].
Уяв бәйрәме Татарстан һәм Башкортстан, Чуашстан республикаларында, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә билгеләп үтелә. 1993 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Чуаш милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән ел саен республика күләмендә «Уяв» чуаш милли бәйрәме уздырыла. Чәчү эшләре тәмамланган чорга туры килгән бу йола бәйрәме 1993 елда Чистай районының Түбән Кондрата авылы базасында уза, соңгы елларда республика бәйрәме статусында, ел саен чуашлар күпләп яши торган районнарның берсендә уздырыла. Бу көнне бәйрәмдә катнашучылар традицион түгәрәк уеннары уйныйлар, борынгы җырлар җырлыйлар, бииләр, халык һөнәрчеләре иҗат иткән эшләнмәләрдән күргәзмәләр оештыралар. 30 ел дәвамында «Уяв» республика бәйрәме Алексеевск, Аксубай, Әлмәт, Нурлат, Баулы, Бөгелмә, Чирмешән районнары һәм Түбән Кама шәһәре базасында үткәрелә. 2024 елның 15 июнендә Нурлат районында уздырыла[2].
Бәйрәмдә Татарстаннан, Чуаш Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән чуаш фольклор коллективлары чыгыш ясыйлар, «Уяв пики» («Чуаш чибәре») конкурсы оештырыла.
Бәйрәм йолалары
Уяв алдыннан авыл белән, мул уңыш сорап, Учук дип аталган гыйбадәт кылу йоласы уздырыла, кич белән корбан итеп бер үгез суела. Халыктан җыелган ярма, май, тоз һ.б. ризыклардан ит шулпасында ботка пешерәләр. Табын артына утырыр алдыннан түгәрәктә «Уяв башы җыры» җырлана, тексты җирле традицияләргә бәйле төрле булган.
Учук — Уявның мөһим йоласы: «Учук тумасǎр уява пуçламаççě» (Учук уздырмаган көе, Уявка чыкмыйлар), — диләр. Чама белән бер атнадан яңгыр сорап гыйбадәт кылалар.
Бәйрәм көннәре дәвамында көндезге һәм төнге уявлар уздырганнар.
Көндезге уяв өчен 2 (җомга һәм якшәмбе) яисә 3 (чәршәмбе, җомга, якшәмбе) көн билгеләнә. Бәйрәм авылның көнчыгышында үткәрелә.
Уявны үткәрү вакыты һәм төрле тыюлы көннәр авылның өлкән кешеләре тарафыннан билгеләнә. Бу вакыт аралыгында җир эшләре башкару, караңгы төсләрдәге һәм чуар тукымадан тегелгән киемнәр кию, кер юу, торакларны җыештыру һәм юу тыела. Шулай ук ут кабызу, самавар кую, кайнар азык ашау рөхсәт ителми. Алдан әзерләгән ризыкны җылытмыйча ашыйлар. Ышанулар буенча, тыюларны бозу авылга корылык, ачлык, чирләр китерергә мөмкин.
Төнге уяв вакытында яшьләр күбрәк җырлап-биеп күңел ачалар.
Йола эволюциясендә көндезге уявлар һәм алардагы тыюлар бетерелү һәм төнге уявлар үткәрү вакыты кыскару күзәтелә. Акрынлап йоланың дини ягы, бигрәк тә гыйбадәт кылулар һәм корбан чалулар, юкка чыга.
Безнең көннәрдә Уяв еш кына яз-җәй айларында үткәрелә торган башка милли бәйрәмнәр – Сабан туе һәм Акатуй белән тәңгәлләшә[3].
Искәрмәләр
Әдәбият
- Ашмарин Николай Иванович. Словарь чувашского языка. — Репринт.воспроизведение с изд.1936г. — Чебоксары, 2000. С. 171—172.
- Гарин-Михайловский, Николай Георгиевич. Собрание сочинений: в пяти томах / Н. Г. Гарин-Михайловский; подготовка текста и примечания И. В. Воробьевой ; оформление художника Н. Крылова; вступит. ст. В. А.Борисовой .— Москва : Гослитиздат, 1957.
- Егоров, В.Г. Этимологический словарь чувашского языка / НИИ при Совете Министров Чуваш.АССР. — Чебоксары: Чуваш.кн.изд-во, 1964. — 355с.
- Культура чувашского края. Часть 1: Учебное пособие. Составитель Скворцов Михаил Иванович, 2015 г.
- Столярова Г.Р. «ИСТОРИЯ ФОРМИРОВАНИЯ И ОБРЯДНОСТЬ ЧУВАШЕЙ-ЯЗЫЧНИКОВ ТАТАРСТАНА» ЭО, 2006. № 2.
- Уразманова, Р.К. Обряды и праздники татар Поволжья и Урала (Годовой цикл. ХIХ– нач. ХХ) / Историко-этнографический атлас татарского народа. – Казань: Изд-во ПИК «Дом печати», 2001. – 196 с.)
- Фольклорный материал, собранный в селе Новое Суркино Альметьевского района Республики Татарстан
- Чуваши Татарстана: книга-альбом. Чебоксары, 2006.
- Ягафова Е.А. Уяв // Чувашская энциклопедия. 2011. Т. 4. С. 336.
- Ягафова Е.А. Трансформация праздничной культуры чувашей на рубеже ХХ-ХХI веков // Урало-Поволжская мозаика: обрядовые традиции, музыкальная культура, прикладное искусство С. 3-14.