Нурлат
Нурлат (лат. тат. Norlat, рус. Нурлат) — Татарстанның көньягында урнашкан, республика буйсынуындагы (1997) шәһәр, Нурлат районы үзәге (1930).
Халык саны — 32 600 кеше (2010).[1]
География
Шәһәр Кондырча елгасында Казаннан 224 км ераклыкта урнашкан. Сембер — Уфа тимер юлы өстендәге станция. Мәйдан — 15,2 км².
| Нурлаттан эре шәһәрләргә кадәр ара (автоюллар буенча) | |||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Чабаксар ~ 395 км Түбән Новгород ~ 636 км |
Казан ~ 237 км Чистай ~ 123 км |
Түбән Кама ~ 188 км Яр Чаллы ~ 222 км |
|||||||
| Сембер ~ 222 км Мәләкәс ~ 137 км Мәскәү ~ 1055 км |
Уфа ~ 426 км Бөгелмә ~ 200 км |
||||||||
| Сызран ~ 309 км Тамбов ~ 804 км |
Самар ~ 182 км Тольятти ~ 219 км |
Ырынбур ~ 559 км Магнитогорски ~ 757 км |
|||||||
Тарих
1909 елда нигез салына. 1938 елдан эшчеләр поселогы. 1961 елдан шәһәр.
Халык
Икътисад
Нефть чыгару сәнәгате («Нурлатнефть»), ремонт-механика заводы, төзелеш материаллары комбинаты, азык-төлек сәнәгате тармаклары бар. Урман хуҗалыгы.
Файл:Нурлат музее.jpg
Шәһәр мәдәният сарае. Шунда ук Шәһәр музее урнашкан
Мәгариф
- Нурлат аграр техникумы
- 6 урта мәктәп һәм 1 башлангыч мәктәп, М.Е. Сергеев исемендәге гимназия
- «Доверие» психолог-логопед ярдәме үзәге, сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат
- Балалар иҗаты үзәге, сәнгать мәктәбе, Г. Хөсәенов ис. спорт мәктәбе, алкалы хоккей буенча спорт мәктәбе
Шәхесләр
- Дамир Ишкинеев (1967), Нурлат муниципаль районы башлыгы, техник фәннәр кандидаты.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-05-25
- ↑ http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/nurlat/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
