Кондырча (елга)

Кондырча — Сук елгасының уң кушылдыгы, Бөгелмә-Бәләбәй сыртлыгының көньяк-көнбатыш чиге буйлап ага.

Елга башы һәм тамагы Самар өлкәсендә. Кыр Шынталысы авылы янында башланып, Татарстанда Нурлат районы территориясендә буйлап ага. Тамагы Самар өлкәсенең Краснояр районында. Озынлыгы 294 км, Татарстан чикләрендә 25 км, бассейнының мәйданы 4360 km². Максимум су чыгымы – 9,44 m³/c. Татарстанда төп кушылдыгы – Шлама елгасы. Башка кушылдыклар: Буян, Чесноковка, Кандабулак һ.б. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 700-800 мг/л. Сукка кою урынында 9,44 м³/с ага.

Кызыклы фактлар

Кондырча Әхмәт ибн Фадлан язмаларында искә алына. Туктамыш хан һәм Аксак Тимер гаскәрләре арасындагы сугышы 1391 елны Кондырча буенда була.

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 12. Нижнее Поволжье и Западный Казахстан. Вып. 1. Нижнее Поволжье / под ред. О. М. Зубченко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 287 с.