Галимҗан Хөсәенов
Галимҗан Хөсәенов – күренекле совет спортчысы. СССР футбол буенча җыелма командасы уенчысы (1960-69), СССР атказанган спорт остасы (1967).
Галимҗан Салих улы Хөсәенов 1937 елның 27 июнендә Татарстанның Нурлат (элекке Октябрь) районы Яңа Иглай авылында туа.
Галимҗан кечкенә чакта хәрби чиндагы Салих аганы гаиләсе белән Куйбышев шәһәренә күчерәләр. Әтисе 41 яшендә вафат була. Галимҗан каладагы гидротехник техникумны тәмамлый.
1957-1960 елларда «Крылья Советов» (Самар), 1961 -1973 елларда «Спартак» (Мәскәү) командаларында уйный. Җирле “Крылья Советов“ командасының капитаны итеп тә сайлыйлар. Башта Галимҗанны атаклы ЦСКА командасы үзенә “кодалый”, әмма кечкенә гәүдәле (буе 164 см., авырлыгы 64 кг.) футболчы җитәкчеләргә ошамый һәм аны шунда ук Спартак кабул итеп ала. Ике тапкыр СССР чемпионы (1962, 1969). Өч тапкыр СССР кубогын ота (1963, 1965, 1971). Европа кубогының көмеш медале белән бүләкләнә (1964). 2010 елның 5 февралендә Мәскәүдә вафат була.
Статистика
| Еллар | Club | Уеннары саны | Кертелгән туплар |
| 1957 | 1 | 0 | |
| 1958 | 19 | 2 | |
| 1959 | 20 | 5 | |
| 1960 | 24 | 6 | |
| 1961 | 28 | 14 | |
| 1962 | 23 | 10 | |
| 1963 | 36 | 14 | |
| 1964 | 30 | 5 | |
| 1965 | 27 | 5 | |
| 1966 | 17 | 2 | |
| 1967 | 36 | 8 | |
| 1968 | 38 | 14 | |
| 1969 | 31 | 12 | |
| 1970 | 32 | 12 | |
| 1971 | 25 | 3 | |
| 1972 | 20 | 3 | |
| 1973 | 4 | 0 |
Статистик материал www.national-football-teams.com буенча.