Кормыш

Курмыш, шулай ук Кормыш[2] (рус. Курмыш, чуаш. Кӑрмӑш) — Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районында урнашкан авыл, Курмыш авыл җирлеге составына керә.

Халык саны — 1 031 кеше (2010).[3]

География

Курмыш Сыры елгасы өстендә, Түбән Новгороддән 180 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша.

Тарих

Курмыш 1372 елда краепость буларак нигезләнә. 15 гасырда Казан ханлыгы белән чигендә булу аркасында зур стратегик мөһимлеген ала.

1445 елның август-октябрендә Курмышта Василий II кенәзе Олуг-Мөхәммәт ханда пленда була.

1859 елда Курмышта 5 чиркәү, 326 йорт һәм 15 лавка (кибет) булган.[4][5]

1780 елданСембер губернасы Курмыш өязе үзәге (1923 елга кадәр). 1925 елда авылга үзгәртеп корыла.

19291957 елларда — Курмыш районы үзәге.

Халык

1859[4] 1897[6] 2002[7] 2010
2 273 3 889 1 203 1 031

Милли состав

Милләт 2002[8] 2010[9]
руслар 83,8% 87,8%
чуашлар 13,8% 11,0%