Можга
1926 | |||
Можга | |||
---|---|---|---|
удм. Можга | |||
![]() | |||
|
|||
56°27′ с. ш. 52°13′ в. д.GЯO | |||
Ил | |||
Тарих һәм география | |||
Нигез салына | 1835 | ||
Элеккеге исемнәр |
1835—1924: Сюгинский завод 1924—1929: Красный |
||
Мәйдан |
|
||
Мәркәз биеклеге | 150 м | ||
Климат төре | континенталь | ||
Сәгать кушагы | UTC+04:00 | ||
Халык саны | |||
Халык саны | 47 959 кеше | ||
Санлы идентификатор | |||
Телефон коды | +7 34139 | ||
Почта индекслары | 427789—427798 | ||
|
|||
[http://mozhga-gov.ru] | |||
|
Можга́, Мәжгә[1] (удм. Можга, рус. Можга) — Удмуртияда урнашкан шәһәр, Можга районының административ үзәге.
География
Шәһәр Сюга һәм Сюгаилка елгалары кушылган урында, Ижаудан 81 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша. Шәһәр аша Казан — Әгерҗе — Екатеринбург тимер юлы һәм Р320 (Алабуга — Ижау) автоюлы уза.
Этимология
Шәһәр үз исемен күрше Можга авылыннан мираска алган, 1924 елга кадәр бу авыл Можга өязенең үзәге булган.
Тарих
Можга 1835 елда "Сюгинский завод" исеме астында нигезләнгән. Аның барлыкка килүе Сюга елгасында Сюга пыяла заводы төзелеше белән бәйләнгән. 1859 елда завод бистәсендә 290 кеше яшәгән, Сюгаилка елгасында су тегермәне эшләгән. 1916 елда завод янында тимер юл станциясе барлыкка килгән.
1924 елдан "Красный" дип атала башлаган, шул ук елдан 1929 елга кадәр — Можга өязенең үзәге.
1926 елда шәһәр статусы бирелгән.
1929 елдан соң Можга дип атала.
1963 елдан — республика буйсынуындагы шәһәр.
Халык
1926[2] | 1931[2] | 1939[2] | 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[8] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~2 400 | ~7 700 | ~22 200 | 29 987 | 38 930 | 40 272 | 46 049 | 47 119 | 47 961 |
Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Милләт | 1939[9]* | 2002[10] | 2010[11] |
---|---|---|---|
руслар | 78,8% | 56,9% | 54,8% |
арлар | 11,6% | 26,5% | 28,1% |
татарлар | 7,9% | 16,1% | 15,0% |
Мәгариф
УдДУ филиалы, Можга педагогия көллияте, Можга ветеринария көллияте һ.б., 9 мәктәп.
Икътисад
- «Дубитель» АҖ (дуплау экстратын җитештерү)
- «Свет» заводы (пыяладан һәм полиэтиленнан әйберләр ясау)
- «Можга-сыр» ААҖ — сырлар җитештерү
- «Можгинский лесокомбинат» ААҖ — мебель җитештерү
Галерея
- Можга-стадіон.jpg
Стадион
- Можга1.jpg
- Можгинський став.jpg
Можга буасы
- Станція сюгинська.jpg
Сюгинская станциясе, XX гасыр башы
Искәрмәләр
- ↑ http://forum.tsi.ru/webboard/message.php?id=185804&tree=on&shbd=&Offset=8999
- ↑ 1 2 3 http://www.mojgorod.ru/udmurtsk_r/mozhga/
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-10-28
- ↑ demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2470
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-02-19
- ↑ 2010 ел сан алу базасы