Можга районы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Район
Можга районы
Село Горняк.JPG
Файл:Можгинский район флаг.jpg Герб
Байрак Герб
Ил Русия
56°25′00″ с. ш. 52°15′00″ в. д.GЯO
Статус Район
Республика Удмуртия
Административ үзәк Можга
Нигезләү датасы 1929
Район башлыгы Вершинин Аркадий Николай улы[1]
Халык саны  (2010) 28 897 кеше
Мәйдан
  • 1996,97 км²[2]
Сәгать поясы MSK (UTC+4)
Автомобиль номерлар коды 18

Можга районы (рус. Можгинский район, удм. Можга ёрос) – Удмуртиянең көньяк-көнбатышта муниципаль район.

Административ үзәге – Можга шәһәре (район составына керми).

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Район яки регион
Төньяк Ува районы
Төньяк-көнбатыш Вавож районы
Көнбатыш Кизнәр районы
Төньяк-көнбатыш Грахово районы
Төньяк-көнчыгыш Алнаши районы, Татарстан Республикасы (Әгерҗе районы)
Көнчыгыш Грахово районы

Шуның өстенә, Можга район эчендә Можга шәһәре урнашкан.

Район Можга калкулыкта уранаша, аның территориядә Вала, Сюга, Ныша, Сюгинка, Сюгаилка, Поршурка, Пычас, Сарсак, Юринка елгалар агалар.

Можга районы 1929 елның 15 июлендә элекке Можга өязенең Олы Кибья, Олы Уча, Можга һәм Троицкое волостьларның 24 авыл советлардан барлыкка килгән. 1932 елда Нылга-Жикья районы бетерелгән, аның өлешләре Можга районына кертелгән. 1937 елда район кечерәйтелгән, Пычас һәм Олы Уча районнар барлыкка килдгәннәр. 1956 елда Бемыж, Пычас һәм Олы Уча районнар юкка чыгарылганнар, район яңадан зурая. 1963 елда Можга районы, Алнаши һәм Вавож районнарының өлешләре Можга авыл районына берләштереләләр, ә Можга шәһәре район составыннан чыгарылган. 1965 елда Вавож һәм Алнаши районнары яңадан торгызылалар, ә Можга районы хәзерге чикләренә кергән.

1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
49 283 70 734 38 930 30 619 30 236 30 358 28 897

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 1939[3]* 2002[10] 2010[11]
арлар 36,3% 66,0% 65,0%
руслар 59,7% 29,1% 30,3%
татарлар 2,7% 3,5% 3,3%

* Можганы исәпләмичә

Административ бүленеше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Александровское авыл җирлеге
  • Зур Кибья авыл җирлеге
  • Зур Пудга авыл җирлеге
  • Зур Сибы авыл җирлеге
  • Зур Уча авыл җирлеге
  • Горняк авыл җирлеге
  • Кватчи авыл җирлеге
  • Люга авыл җирлеге
  • Кече Воложикья авыл җирлеге
  • Мельниково авыл җирлеге
  • Можга авыл җирлеге
  • Нынек авыл җирлеге
  • Ныша авыл җирлеге
  • Пазял авыл җирлеге
  • Пычас авыл җирлеге
  • Иске Какси авыл җирлеге
  • Сюгаил авыл җирлеге
  • Черёмушки авыл җирлеге
  • Югары Юри авыл җирлеге

Социаль инфраструктура

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

27 мәктәп (20 урта мәктәп), 28 балалар бакчасы, 2 балалар иҗат үзәге; 3 хастаханә, 37 фельдшер-акушерлык пунты. Шулай ук 32 мәдәният йорты һәм 33 китапханә эшли[12].

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]