Равил Мөхәммәт улы Кәримов
Равил Кәримов (Равил Мөхәммәт улы Кәримов) – Удмуртиянең финанс министры (1990 - 1994), Удмуртиянең Милли банкы рәисе (1994 - 2013). Икътисад фәннәре докторы, профессор.
Тәрҗемәи хәле
1953 елның 6 августында Удмурт АССРның Можга районы Люга бистәсендә туган. Казан финанс - икътисад институтын тәмамлый (1974).
1974 – 1975 елларда хәрби хезмәтне үти.
Һөнәри үсеш баскычлары
- 1974 ел – ССРБ Дәүләт банкы Можга бүлегенең кредит бүлекчәсе инспекторы
- 1975 – 1977 еллар - ССРБ Дәүләт банкы Можга бүлегенең кредит бүлекчәсе мөдире
- 1977 ел – Удмурт АССРның Статидарәсе Можга шәһәре мәгълүмат-хисаплау станциясенең башлыгы
- 1977 – 1980 еллар – Можга районы башкарма комитетынының финанс бүлеге мөдире
- 1980 – 1987 еллар – ССРБ Дәүләт банкы Удмурт конторасының Ижау шәһәр идарәсе башлыгы
- 1987 – 1990 еллар – ССРБ Агропромбанкы Удмурт республика идарәсенең башлыгы
- 1990 – 1994 еллар – Удмуртиянең Министрлар Советы рәисе урынбасары – финанас министры[1]
- 1994 – 2013 еллар - Россия Үзәк банкының Удмуртия Милли банкы рәисе. 2013 елның 18 ноябрендә вазыйфасыннан китә[2].
1977 елдан Можга һәм Ижау шәһәр советларының, Удмуртия Дәүләт советының “Бердәм Россия” фиркасеннән сайланган депутаты[3].
Хәйриячелек
- Можга шәһәренең № 8 гимназиясен төзеп бетерүне (2001) үз җаваплыгына ала.
- Удмуртия Милли банкы коллективы Можга балалар йортын 1999 елдан шефлыкка ала.
Мактаулы исемнәре, бүләкләре
Шулай ук карагыз
Удмуртия Милли банкын җитәкләве бертөрле генә бәяләнми:
http://izhevsk.ru/forum_light_message/50/4125998-m28089696.html
Тышкы сылтамалар
Деловой квадрат сайты 2013 елның 27 октябрь көнендә архивланган.
http://izhevsk.ru/forum_light_message/50/4125998-m28089696.html
Искәрмәләр
- ↑ http://mozhga.net/news/2013/11/15/44048
- ↑ Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина приказы 14.11.2013
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-10-27, retrieved 2014-08-24
- ↑ Деловой квадрат сайты, archived from the original on 2013-10-27, retrieved 2014-08-24