Сюмси районы
Сөмсә районы (рус. Сюмсинский район, удм. Сюмси ёрос) — Удмуртиянең көнбатышында урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Сөмсә авылы.
География
Чиктәшлек
| Як | Район яки регион |
|---|---|
| Төньяк Көнбатыш |
Киров өлкәсе |
| Төньяк-көнчыгыш | Селты районы |
| Көньяк-көнчыгыш | Ува районы |
| Көньяк | Вавож районы |
Районның көньяк өлеше Көлмез түбәнлегендә, ә көньяк өлеше - Тыловай калкулыгында урнашкан. Район территориясендә 114 елга ага, аларның иң зрусы - Көлмез, Нократ кушылдыгы.
Тарих
1929 елның 10 июнендә элекке Нократ губернасы Малмыж өязе Сөмсә вулысы Вәтәк автономияле өлкәсе составына тапшырылган, ә 15 июльдә Сөмсә районына үзгәртеп оештырылган. 1932 елда, Яңа Мултан районы юкка чыгару аркасында аның өлешләре (3 авыл советы) Сөмсә районына кергән.
1963 елда район юкка чыгарыла, ә аның территориясе Ува авыл районы һәм Ува сәнәгать районы арсында бүленгән. 1965 елның 12 гыйнварында яңадан барлыкка килә.
Халык
Административ бүленеше
| Авыл җирлеге | Административ үзәге | Торак пунктларның саны |
Население[8], кеше (2007 ел) |
Мәйдан, га |
|---|---|---|---|---|
| Васькино авыл җирлеге | Васькино | 6 | 1200 | 17184 |
| Гура авыл җирлеге | Гура | 12 | 701 | 44190 |
| Гуртлуд авыл җирлеге | Гуртлуд | 6 | 798 | 8107 |
| Дмитрошур авыл җирлеге | Дмитрошур | 9 | 815 | 9175 |
| Көлмез авыл җирлеге | Көлмез | 2 | 2910 | 21613 |
| Муки-Какси авыл җирлеге | Муки-Какси | 5 | 894 | 14833 |
| Орловское авыл җирлеге | Орловское | 6 | 974 | 24860 |
| Сөмсә авыл җирлеге | Сөмсә | 10 | ? | 39010 |
Социаль инфраструктура
16 мәктәп, 11 балалар бакчасы, 1 балалар иҗаты үзәге, 2 балалар сәнгать үзәге, №34 профессиональ училищесы; 2 хастаханә, 2 амбулатория, 19 фельдшер-акушерлык пункты. Шулай ук 1 мәдәният йорты, 17 китапханә һәм балалар йорты эшли.
Икътисад
- Агач хәзерләү
Транспорт: «Казан—Малмыж—Пермь—Екатеринбург» юл район аша уза.
Искәрмәләр
- ↑ GEOnet Names Server — 2018.
- ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-01-23
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst94/DBInet.cgi?pl=8006001
- ↑ [1]
- ↑ [2]
- ↑ [3]
- ↑ [4]
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-05-16, retrieved 2012-01-23