Каракүл районы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Karakulino Vid na kamu.jpg
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Россия
56°01′00″ с. ш. 53°42′00″ в. д.GЯO
Статус Район
Республика Удмуртия
Административ үзәк Каракүл
Нигезләү датасы 1926
Район башлыгы Русинов Сергей Николай улы[1]
Халык саны  (2010) 12 230 кеше
Мәйдан
Сәгать поясы MSK (UTC+4)
Автомобиль номерлар коды 18
http://karakulino.udmurt.ru/

Каракүл районы (рус. Каракулинский район, удм. Каракулино ёрос) — Удмуртиянең көньяк-көнчыгышта урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге — Каракүл авылы.

География

Чиктәшлек

Як Район яки регион
Көньяк
Көнбатыш
Татарстан
Төньяк-көнбатыш Камбарка районы
Төньяк Сарапул районы
Көньяк Татарстан

Район Сарапул калкулыгында урнашкан. Районның көнбатыш чиге Чулман елга буенча уза, аның кушылдыклар район территориясендә агалар — Зур Емаша, Кобылка, Буториха, һ.б. елгалар

Тарих

Каракүл районы 1923 елда эксперименталь районы буларак барлыкка килгән; бер ел узгач соң ул юкка чыгарыла. 1926 елда район яңадан оеша, 1931 елда Сарапул районы белән берләштерелә. 1935 елның февральендә район өченче тапкыр барлыкка килә.

1937 елда Каракүл районы Киров өлкәсе составыннан Удмурт АССР составына тапшырыла. 1963—1965 елларда район чираттагы тапкыр юкка чыгарлган, аның территориясе Сарапул авыл районына кертегән. 1965 елда район дүртенче тапкыр барлыкка килгән.

Халык

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
14 804 15 911 14 408 14 620 13 835 12 230

Милли состав

Милләт 2002[9] 2010[10]
руслар 72,9% 72,7%
чирмешләр 17,1% 17,9%
арлар 4,1% 4,1%
татарлар 3,7% 3,2%

Административ бүленеше

  • Арзамасцево авыл җирлеге
  • Боярка авыл җирлеге
  • Быргында авыл җирлеге
  • Вятское авыл җирлеге
  • Галаново авыл җирлеге
  • Каракүл авыл җирлеге
  • Колесниково авыл җирлеге
  • Кулюшевское авыл җирлеге
  • Кече Калмаши авыл җирлеге
  • Ныргында авыл җирлеге
  • Пинязь авыл җирлеге
  • Чоганды авыл җирлеге

Социаль инфраструктура

14 мәктәп, Каракүлда мәктәп-интернат, 10 балалар бакчасы, №27 профессиональ училищесы эшли; хастаханә, 9 фельдшер-акушерлык пунктлары да бар. Шулай ук районда 19 мәдәният йорты, 16 китапханә, балалар сәнгать үзәге, картлар йорты һәм Каракүл районның тарих музее эшли.

Икътисад

Каракүл яныныда Чулман елгасы

Икътисадның нигезе - файдалы казылмаларның чыгару. Удмуртия территориядә нефтьның 25% өлеше Каракүл районында чыгарыла.

Искәрмәләр

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-07-14, retrieved 2014-02-20 
  2. http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst94/DBInet.cgi?pl=8006001
  3. [1]
  4. [2]
  5. [3]
  6. [4]
  7. [5]
  8. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-01-23 
  9. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-02-20 
  10. 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-02-20