Игра районы
Игра районы (рус. Игринский район, удм. Эгра ёрос) — Удмуртиянең үзәгендә урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Игра поселогы.
География
| Як | Район яки регион |
|---|---|
| Төньяк-көнчыгыш |
Кез районы |
| Төньяк | Балезино районы |
| Көнбатыш | Красногорское районы |
| Көньяк-көнбатыш | Селты районы |
| Көньяк | Якшур-Бодья районы |
| Көньяк-көнчыгыш | Шаркан районы |
| Көнчыгыш | Дебёсы районы |
Тарих
Район Зура һәм Дебёсы районнарының кечерәйтү нәтиҗәсендә 1937 елның 1 июлендә барлыкка килгән. Бөек Ватан сугышы вакытында, 1941-1943 елларда, район территориясендә Ижау - Балезино тимер юлы төзелеше алып барылган. 1963 елда район нигезендә Игра авыл районы һәм Игра сәнәгать районы барлыкка киләләр, 1965 елда район хәзерге чикләренә кергән.
Халык
| 1970[2], % | 1979[3], % | 1989[4], % | 2002[5], % | 2010[1], % |
|---|---|---|---|---|
| 50 310 | 44 755 | 45 869 | 42 850 | 38 200 |
Милли состав: удмуртлар — 61 %, урыслар — 36 %, татарлар — 1,5 %[6].
Татарлар
Игра районында татарлар 1940-50 елларда, районда агач әзерләү тармагының нык үсүе белән бәйле рәвештә килеп урнаша. Татарлар (нигездә, Татарстан һәм Башкортстаннан килгән югары әзерлекле нефть белгечләре) күченүенең икенче дулкыны 1970-елларның 1 нче яртысына туры килә һәм бу районда нефть чыгара башлау белән бәйле.
Административ бүленеш
| Авыл җирлеге | Административ үзәге | Торак пунктларның саны |
Халык[7], кеше (2007 ел) |
Мәйдан, га |
|---|---|---|---|---|
| Беляевское авыл җирлеге | Беляевское | 10 | 1018 | 13400 |
| Зура авыл җирлеге | Зура | 12 | 3555 | 18100 |
| Игра авыл җирлеге | Игра | 2 | 22381 | 5065 |
| Кабачигурт авыл җирлеге | Кабачигурт | 9 | 1506 | 11100 |
| Комсомольское авыл җирлеге | Комсомолец | 9 | 1705 | 20790 |
| Кушья авыл җирлеге | Кушья | 1 | 649 | 1600 |
| Лоза авыл җирлеге | Лоза | 3 | 1251 | 20100 |
| Лонки-Ворцы авыл җирлеге | Лонки-Ворцы | 3 | 751 | 4400 |
| Лозолюк авыл җирлеге | Лозолюк | 11 | 718 | 13935 |
| Мужбер авыл җирлеге | Мужбер | 9 | 687 | 10100 |
| Яңа Зятцы авыл җирлеге | Яңа Зятцы | 13 | 1385 | 44900 |
| Сеп авыл җирлеге | Сеп | 7 | 883 | 7700 |
| Сундур авыл җирлеге | Сундур | 8 | 1224 | 6700 |
| Чутырь авыл җирлеге | Чутырь | 8 | 2172 | 24400 |
| Факел авыл җирлеге | Факел | 7 | 3566 | 24400 |
Социаль инфраструктура
19 мәктәп (15 урта мәктәп), 23 балалар бакчасы, башлангыч мәктәп-бакча (Чемошур), ятимнәр өчен мәктәп-интернат, коррекцион мәктәп-интернат, балалар йорты ; 5 хастаханә, 25 фельдшер-акушерлык пункты. Шулай ук 32 мәдәният йорты, 29 китапханә, 2 санаторий һәм бер өлкәне өйрәнү музее эшли.
Икътисад
Авыл хуҗалыгы предприятиеләр, агач эшкәртү, җитен эшкәртү предприятиеләре.
Нефть чыгару
Игра район территориясендә нефты чыгару 1973 елда башланды. Көнбатыш-Красногорское, Есенейское, Красногорское, Карсовай, Сундур-Нязин һәм Чутырь чыганаклары.
ММЧ
Федераль һәм региональ ММЧдан башка урындагы "Светлый путь" газеты чыгарыла.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-07-07, retrieved 2012-01-23
- ↑ [1]
- ↑ [2]
- ↑ [3]
- ↑ [4]
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2008-05-18, retrieved 2012-01-23
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-05-16, retrieved 2012-01-23