Җитен
Җитен | |
---|---|
Җимеш төре | тартмачык[d] |
Таксонның халык атамасы | flax[1], Етен, Lins, Лён, Лен, len, Hør, Lein, Lino, Lina, بزرک, Pellavat, Lin, פשתה, Len, Len, アマ属, სელი, Зығыр, Zegerek, Linas, Лен, Итӹн, Лияназ, Flass, Лыстæг гæн, Len, Лён, ľan, Linsläktet, Keten, Җитен, Етӥн, Льон, کتان, 亚麻属[2][3][…], Vlas[4] и 亚麻属 |
Таксономик ранг | ыру[5] |
SEO_description | Лён — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=6875 |
Бүләкләр | |
Халыкара фәнни исем |
|
Югарырак таксон | Льновые[d] |
Таксономик төр | Гади җитен[d] |
SEO_title | Лён — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Җитен РУВИКИ.Медиада |
Җите́н (җитенчәләр гаиләлегеннән бер яки күпьеллык үләнчел үсемлек ыругы. Якынча 230 төре билгеле, иң киң таралганы игүле җитен – Евразия астөре, 4 төрдәге төркемне үз эченә ала: озын җитен яисә сүс җитене; май җитен яки көдрәш, урта җитен һәм шуышма җитен.
Сүс һәм май үсемлеге буларак үстерелә. Килеп чыгышы – Һиндстан һәм Кытайның, Урта диңгез һәм Кавказ аръягының таулы районнары. Гөрҗистан территориясендә (Колхида), Мисырда – безнең эрага к.адәр берничә мең ел элек, Европада – безнең эрага кадәр 2 нче меңьеллыкта культуралы үсемлек буларак игелә башлый. Россиядә 10-13 йөзләрдә барлык җирләрдә таралган була. 15 авыл хуҗалыгы культуралары арасында җитен Идел буе Болгар дәүләтендә игелә. 1960 елларга кадәр Россиянең кара туфраклы зоналарында, шулай ук Кама алдында төп техник культура буларак санала.
Җитеннең сүсе бик озын күзәнәкләрдән (сабакның кабык өлешендә бәйләм булып җыелган гади сүсләрдән) тора, аның озынлыгы сабакның ботакланмаган өлешенең озынлыгына бәйле. Җитен сүсеннән төрле максатлар өчен тукымалар эшләнә. Озын җитен 80-100 см лы һәм аннан да биегрәк, озын шома сабаклы, аз сандагы орлык җимешле (тартмачыклы), нигездә, сүс алу өчен үстерелә, уртача 25% сүс һәм 10% ка кадәр майдан тора (майлылыгы - 37% ка кадәр). Көдрәш җитен - май культурасы, 30-35 см биеклектәге кыска сабаклы, сабак төбендә нык ботакланган, күп санда тартмачыклары бар (200 данәгә кадәр); 52% ка кадәр майдан торган орлыклары югары уңыш бирә, бу май азык-төлек һәм медицина сәнәгатендә, буяу, лак, олиф эшләгәндә, кыска сүсләре капчык, брезент, шпагат ясаганда кулланыла. Урта җитен үзенең сыйфатлары буенча озын җитен белән көдрәш җитен арасында урталыкны алып тора.
1998дән Татарстанда озын җитен яңадан җитештерелә башлый. 2008дә Мамадыш, Саба районнарында 880 га мәйданда үстерелә.
Җитен мае
Җитен орлыгыннан борынгыдан май ясалган. Аны соңыннан ризык әзерләгәндә дә кушканнар. Моннан тыш авыруларны дәвалау чарасы итеп тә кулланганнар. Җитен орлыгы үсемлек майларына бай. Бигрәк тә организм өчен әһәмиятле булган омега-3 һәм омега-6 май кислоталары күп анда. Әлеге кислоталар организм эшчәнлегенең һәр процессына йогынты ясый. Моннан тыш җитен орлыгында А, В, Е, Р витаминнары, аксым, биологик актив матдәләр дә күп. Җитен уникаль үсемлек, аны дөрес итеп файдаланган очракта ишемия авыруы, кан әйләнешенә бәйле рәвештә килеп чыккан чирләрдән, тромбозлардан, хәтта яман шеш авыруына каршы торырлык итеп организмны ныгытырга була.
Искәрмәләр
- ↑ United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
- 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统(неопр.) // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2015052
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ 5,0 5,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — С. 135. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Linnaeus C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 1. — С. 277.