Күзәнәк
Күзәнәк | |
---|---|
SEO_description | Клетка — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Анатомия[d] |
Кайда өйрәнелә | цитология[d] и күзәнәкбелем |
Анатомик структурасының үсеше | развитие клеток[d] |
Исемне бирүче | Роберт Гук[d] |
SEO_title | Клетка — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Күзәнәк РУВИКИ.Медиада |
Күзәнәк — тере организмнарның берәмлеге. Структур яктан барлык күзәнәкләр форма, төзелеш һәм вазифа ягыннан алар күптөрле.
Күзәнәкләрнең төзелеше, функцияләре гамәлгә керә башлаган.
Күзәнәкнең мембранасы эчендә урнашкан протоплазма төш кислоталары кебек күп төрле биомолекулалардан тора.бер күзәнәкле (бер күзәнәктән торучылар; күп күзәнәкле (микрометр булу сәбәпле, микроскоп астында гына аерыла.[3]
Күзәнәкләрнең барлыгы күзәнәкләр теориясе буенча, бар организмнар бер яки күбрәк күзәнәктән тора, бар күзәнәкләр алдан килгән күзәнәкләрдән туып чыга, организмның бар әһәммиятле функцияләр күзәнәкләр эчендә урын ала, һәм бар күзәнәкләрдә үз функцияләрен оештыру һәм кирәкле мәгълүматны киләчәк буыннарга тапшыру өчен зарур булган генетик мирас мәгълүматы саклана.[4] Күзәнәкләрнең Җир йөзендә барлыкка килүгә иң әзеннән 3,5 миллиард ел.[5][6][7]
Күзәнәкләр ике зур төркемгә аерыла: төшсезләр һәм эукариотлар.
Узган гасырларда ук инде галимнәр бөтен җанлы нәрсәнең: кешенең, бодайның, бака һәм микробның күзәнәкләрдән торганлыгын ачыклаганнар.
Бары тик микроб кына бер күзәнәктән тора, ә алмагач яфрагы 50 миллион күзәнәктән гыйбарәт. Күзәнәкләрнең күбесен бары тик микроскоп аша гына күреп була. Балык уылдыгы белән тавык йомыркасы кебек гигант күзәнәкләр дә бар. Төрле хайван һәм үсемлек күзәнәкләре бер-берсеннән аерылып торсалар да, аларның гомуми яклары да күп.
Күзәнәктә гадәттә ярымсыек цитоплазма һәм аннан тыгызрак составлы түгәрәк яки озынча түгәрәк төш була, һәр күзәнәкне күрше күзәнәкләрдән һәм төшне цитоплазмадан сүрү аерып тора.
Галимнәр (бу инде хәзерге заманда) йөз мең тапкыр зурайта торган элек трон микроскоп аша күзәнәкләрне күзәткәч, шактый кызыклы нәрсәләр күрә. Төш сүрүендә тишекләр бар икән. Алар янында гадәттән тыш кечкенә шарчыклар — рибосомалар кайнаша. Күзәнәк эчендәге бу рибосомалар бик зур заводтагы цехлар кебек: алар күзәнәкләрнең үзен тәшкил иткән матдәне һәм, иң әһәмиятлесе, организмга аларны булдыру өчен күзәнәк үзе кирәк булган матдәләрне эшләп чыгара. Мәсәлән, ак кан шарчыкларының рибосомалары зарарлы микробларга һәм аларның агуларына каршы матдә җитештерә. Ә кызыл кан шарчыкларының рибосомалары гемоглобин ясый: ул безнең канны кызыл төскә кертә һәм бөтен гәүдәгә кислород тарата. һәр күзәнәкнең митохондрия дип атала торган үз «электр станциясе» бар. Ул рибосомалар өчен энергия эшләп чыгара.
Күзәнәкләр туктаусыз эшләп тора, шуңа күрә тузалар һәм һәлак булалар.
Яңа күзәнәкләр каян барлыкка килә соң? Алар бүленеп үрчергә сәләтле.
Бер күзәнәктән ике күзәнәк барлыкка килә. Бүленү процессын микроскоп аша да күзәтеп торырга була.
Катлаулы организмда, әйтик, кеше гәүдәсендә, күзәнәкләр бик күп төр ле. Аларның бер төрлеләре сөякләрне барлыкка китерә. Икенчеләре — мускулларны төзи: бу күзәнәкләр кыскара ала һәм шуның аркасында без дә хәрәкәтләнә алабыз. Канның кызыл күзәнәкләре кислород күчереп йөртә. Тире күзәнәкләре гәүдә өчен саклану катлавын барлыкка китерә.
Нерв күзәнәкләре авыртуны, җылылыкны, салкынлыкны кабул итәләр дә ярсынуны башка күзәнәкләргә — баш мие күзәнәкләренә тапшыралар, һәр күзәнәкне «тар белгеч» дияргә мөмкин. Бу исә аларның һәрберсенә бөтен организмга үзенчә тагын да яхшырак хезмәт итәргә булыша.
Күзәнәкләр күпме яши соң? Иң озын гомерлеләр дип нейроннар исәпләнә.
Яшәү дәвамлылыгы буенча икенче урында — мускул күзәнәкләре. Аларның
хезмәт чоры йөз елдан артыкка исәпләнгән. Йөрәкнең кечкенә генә участогындагы мускул күзәнәкләренең үлеме трагик нәтиҗәгә китерергә мөмкин... Бернинди башка төр күзәнәкләр аларның функциясен башкара алмаячак. Ә менә тире күзәнәкләре озак яшәми. Тире эпидермисе һәр 1-2 атна саен алышынып тора.
Эчәкнең өске катлау тукымасы барысыннан да азрак —1-2 көн генә яши.
Ләкин эчәклек беркайчан да эпителийсыз калмый, чөнки бер көн эчендә ан ың 70 млрд күзәнәге алышына. Әгәр исәпләсәң, безнең корсакта 3-4 көн саен яңа эчәклек барлыкка килә дип уйларга була.
Бавыр күзәнәкләре бер елдан артык яши һәм бик файдалы эшләр башкара. Ә менә эритроцитларның яшәү чоры шактый кыска. Алар сөяк миендә туып, талакта үлгәнче, 3 айга якын вакыт уза. Канның кайбер күзәнәкләре тагын да тизрәк үлә, мәсәлән, тромбоцитлар барлыгы 8-10 көн генә яшиләр.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- embryos. It is also common to describe small molecules such as amino acids as "molecular building blocks".
- ISBN 0-7167-7601-4.
- ISBN 0-13-250882-6. http://www.phschool.com/el_marketing.html.
- ISBN 0-13-423476-6.
- ↑ Schopf, JW, Kudryavtsev, AB, Czaja, AD, and Tripathi, AB. (2007). Evidence of Archean life: Stromatolites and microfossils. Precambrian Research 158:141-155.
- ↑ Schopf, JW (2006). Fossil evidence of Archaean life. Philos Trans R Soc Lond B Biol Sci 29;361(1470):869-85.
- ISBN 978-0-07-112261-0. http://books.google.com/books?id=GtlqPwAACAAJ. Retrieved 7 July 2013.
РУВИКИ проектының башка тел бүлекләрендә тулырак мәкалә бар: Клетка (рус.) |