Үсемлекләр
Үсемлекләр | |
---|---|
Номенклатура кодексы | Международный кодекс номенклатуры водорослей, грибов и растений[d] |
SEO_description | Растения — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Халыкара фәнни исем |
|
Таксономик ранг | патшалык[1] |
Файл:Thanh Long ở Ninh Thuận.jpg | |
Кайда өйрәнелә | генетика растений[d] и ботаника |
Берләшмәләре | исемлекне карагыз[d] |
SEO_title | Растения — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Нәрсәнең чыганагы | растительный жир[d], растительное молоко[d], растительный материал[d], растительная пища[d], растительный продукт[d], растительный белок[d] и үсемлек җепселе[d] |
Файл:Plantae Diversity.jpg | |
Югарырак таксон | эукариотлар[1] и архепластидлар[d][2][3] |
AlgaeBase URL | algaebase.org/browse/taxonomy/detail/?taxonid=1 |
Әлеге вакыттан дп иртәрәк түгел | 1200000-е тысячелетие до н. э. и 460000-е тысячелетие до н. э. |
Таксонның халык атамасы | 植物界, plantes, planter, planteriket и အပင်များ |
Үсемлекләр РУВИКИ.Медиада |
Үсемлекләр (лат. Plantae яки лат. Vegetabilia) — күпкүзәнәкле организмнарының төп төрләренең берсе. Еш кына үсемлекләргә шулай ук суүсемнәрне кертәләр.
Хәзерге дөньяда үсемлекләрнең 350 меңнән артык төре исәпләнә. Алар планета биомассасының, ягъни анда яшәүче барлык тере организмләр — продуцентлар).
Хәзерге чор флорасын күп төрле төзелешле һәм экологик үзенчәлекле үсемлек организмнар барлыкка китерә. Мәсәлән, түбән төзелешле үсемлекләр — мүкләр, плауннар, наратбашлар, абагалар, ачыкорлыклылар һәм ябыкорлыклылар) тамыры, сабагы һәм яфрагы була. Экологиясе ягыннан үсемлекләр яктылык яратучыларга һәм күләгә яратучыларга, дымлы (тропик, субтропик) яки коры җирдә үсүчеләргә бүленә.
Төрле климат зоналарында нәкъ менә төрле үсемлекләр бергәлекләре биомнарның структурасын билгели. Биом — билгеле бер җирлектә: тундрада, яфраклы урман, тропик урманнар, саванна һ. б. урыннарда таралган тере организмнар (микроорганизмнар) җыелмасы ул.
Әмма гаять күптөрлелеккә ия булуларына карамастан, үсемлек организмнарның уртак билгеләре бар, алар җыенысы бергә үсемлекләрне терек табигатьнең башка патшалыгы вәкилләреннән аерып тора.
1. Үсемлек организмнар — барысы да автотрофлар, һәм алар гетеротроф организмнар, шул исәптән хайваннар туклануы өчен кирәкле органик биомассаны барлыкка китерәләр.
2. Үсемлекләрнең пластидларда ясала торган үзенчәлекле пигментлары, мәсәлән хлрофилы бар. Башка пигментлар — кызгылт сары һәм кызыл каротиноидлар яфраклар саргайганда барлыкка килә һәм үсемлекнең аерым өлешләренә (җимешенә, чәчәгенә) төрле төс бирә. Бу пигментлар, фотосинтезда катнашып, үсемлекнең тереклек эшчәнлегендә мөһим роль уйный.
3. Үсемлек организмының тереклек эшчәнлеге процессларын үсемлек гормоннары — фитогормоннар көйли. Аларның үзара тәэсир итешүе үсемлекнең үсүен, үсешен һәм башка физиологик процессларны тәэмин итә. Моның мисалы булып үсемлекнең картайган тукымаларында барлыкка килә торган этилен яки үсүне тизләтүче матдәләр — ауксиннар хезмәт итә. Фитогормоннар бик аз микъдарда синтезлана һәм организмның үткәргеч системасы буйлап күчә.
4. Үсемлек күзәнәкләре цитоплазма мембранасының тышкы ягында урнашкан калын күзәнәк стенкасы белән әйләндереп алынган. Ул башлыча күзәнәк тышчасы булу — үсемлекләргә генә хас үзенчәлек: хайваннарда ул юк. Һәрбер үсемлек күзәнәгенең каты тышчасы үсемлекләрнең хәрәкәтчәнлеген нык киметә. Нәтиҗәдә үсемлек организмының туклануы һәм сулавы аның әйләнә-тирәлек белән бәйләнештә булган тән өслегенә бәйле булып кала. Ә бу исә, эволюция процессында үсемлекләрнең тәне—хайваннарныкы белән чагыштырганда, ныграк бүлгәләнүгә — тамыр системасының һәм бәбәкләрнең тармаклануына китерә.
5. Үсемлекләрнең матдәләр алмашында даими ясала торган продукт — күзәнәк сыекчасы. Бу — төрле органик (аминокислоталар, органик кислоталар, туплау матдәләре) һәм неорганик (нитратлар, фосфатлар, хлоридлар) матдәләр эремәсе. Цитоплазмада җыелып, күзәнәк сыекчасы эчке басымны арттыра, күзәнәк стенкасын киерелдерә. Бу тургор дип атала. Тургор үсемлек тукымаларына ныклык бирә.
6. Үсемлекләргә чиксез үсү хас: алар гомер буена үсә, зурая. Үсемлекләр патшалыгы организмнарның ике зур төркемен: түбән төзелешле һәм югары төзелешле үсемлекләрне үз эченә ала. Алар төзелешендәге һәм тереклек эшчәнлегендәге принципиаль үзенчәлекләр белән нык аерылып торалар.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Ruggiero M. A., Gordon D. P., Orrell T. M., Bailly N., Bourgoin T., Brusca R. C., Cavalier-Smith T., Guiry M. D., Kirk P. M. A Higher Level Classification of All Living Organisms (ингл.) // PLOS ONE / PLOS ONE Editors — PLoS, 2015. — Vol. 10, Iss. 4. — P. e0119248. — ISSN 1932-6203 — doi:10.1371/JOURNAL.PONE.0119248 — PMID:25923521
- ↑ Adl S. M., Adl S. M., Simpson A. G. B., Lane C. E., Lukeš J., Bowser S. S., Smirnov A., Brown M. W., Burki F., Heiss A. et al. The Revised Classification of Eukaryotes (ингл.) // The Journal of Eukaryotic Microbiology / Wiley-Blackwell — International Society of Protistologists, 2012. — Vol. 59, Iss. 5. — P. 429—493. — ISSN 1066-5234; 1550-7408 — doi:10.1111/J.1550-7408.2012.00644.X — PMID:23020233
- ↑ Adl S. M., Bass D., Lane C. E., Burger G., Schoch C. L., Smirnov A., Agatha S., Berney C., Brown M. W., Burki F. et al. Revisions to the Classification, Nomenclature, and Diversity of Eukaryotes (ингл.) // The Journal of Eukaryotic Microbiology / Wiley-Blackwell — International Society of Protistologists, 2019. — Vol. 66, Iss. 1. — P. 4—119. — ISSN 1066-5234; 1550-7408 — doi:10.1111/JEU.12691 — PMID:30257078