Авыл хуҗалыгы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Авыл хуҗалыгы
NCI Thesaurus идентификаторы C16270
CIP коды 01.0000, 01.00 и 01
Нинди вики-проектка керә Q59078555?
Яклаучы изге Исидор Мадридский[d]
Файл:Nl-Landbouw-article.ogg
Әүвәлгесе туплаучылык[d]
Файл:Unload wheat by the combine Claas Lexion 584.jpg
Башлану вакыты 8-е тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә агрономия
Әлеге вакыттан дп иртәрәк түгел 15-е тысячелетие до н. э.
Логотип РУВИКИ.Медиа Авыл хуҗалыгы РУВИКИ.Медиада
Tomb of Nakht (2).jpg
Файл:Ueberladewagen (jha).jpg
Tractor һәм Chaser bin.

Авыл хуҗалыгы — азык-төлек, кулланыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүче халык хуҗалык итүенең бер төре. Дөнья авыл хуҗалыгында якынча 1 млрд кеше мәшгуль дип санала.

Авыл хуҗалыгы белән бәйләнештә тора.

Икътисадта авыл хуҗалыгының роле

Трактор белән җир эшкәртү (Швеция)
Терлек ярдәмендә җир эшкәртү (Индонезия)

Авыл хуҗалыгының роленә карап илнең алгарыш халәтен билгелиләр. Күрсәткечләр итеп авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең барлык эшкә саләтле халыктан өлешен һәм авыл хуҗалыгының ЭВП дагы өлешен исәплиләр. Бу күрсәткечләр, аеруча, үсеп килүче илләрдә югары булып тора. Бу илләрдә авыл хуҗалыгының үсеше игү, көтүлек җирләренең, терлек баш санының арттырылуы белән бирелгән, ягъни аларда, аграр илләрдә, авыл хуҗалыгын механизмлаштыру, химияләштерү һ.б. түбән дәрәҗәдә бара.

Авыл хуҗалыгы алга киткән илләргә постсәнгати Европа һәм Төньяк Америка илләре керә. Аларда авыл хуҗалыгында эшче көчләрнең бары 2-6 % гына көч куя. Аларда 20 гасырда ук авыл хуҗалыгының интенсив үсеше күзәтелә.

Мондый погрессив үзгәрешләр индустриаль илләрдә дә күзәтелә. Ләкин интенсификация бу илләрдә түбәнрәк, ә авыл хуҗалыгы эшчәннәре өлеше зуррак.

Алдынгы илләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе кулланышка кирәкледән артып ук китә, ә аграр илләрдә киресенчә җитмичә ачлык китереп чыгара.

Җирле һәм тармакчыл үзенчәлекләр

Хуҗалык тармагы буларак авыл хуҗалыгының түбәндәге үзенчәлекләре бар:

  • Биологок законнар белән яшәүче тере организмнарның табигый һәм экономик үсешләре.
  • Җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең өиклик үсеше нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгының сезонлыгы.
  • Сәнәгатьтән аермалы буларак табигать, ёщм аеруча туфрак белән тыгыз бәйләнеше.

БМОның авыл хуҗалыгы оешмасы Җирдәге коры туфракның 78 %ы җир эшкәртүдә зур аырлыклар тудыра, 13 %ы түбән , 6%ы уртача, 3 %ы югары продуктивлыклы дип белдерәләр.

Бүгенге көндә коры җирнең 11 %ы эшкәртелгән һәм 24 %ы көтүлекләр булып тора.

Авыл хуҗалыгы хайваннары һәм үсемлекләренең таралышы буенча берничә термик пояслар аерыла:

  1. Салкын пояс Евразияның һәм Американың төньяк өлешләрен алып тора. Җир эшкәртелми диярлек.

Терлекчелектән боланнар һәм Якутияда атлар үрчетү генә таралган.

  1. Салкынча пояс Евразиянең, Төньяк Американың зур өлешен, Көньяк Американың көньягын алып тора. Монда соры икмәк культуралары, яшелчәләр, тамыразыклар, иртә бәрәңге үстерелә. Урыны-урыны белән җир эшкәртелә.
  2. Уртача пояс йөзем, көнбакты, җимеш агачлары үстерәләр. Даими көтүчелек бик үсеш алмаса да, куулы көтүчелек үсештә.
  3. цитруслар, инҗир һ.б.).
  4. Эссе пояс Африканы, Көньяк Американы, Австралияне, Индонезияне, Гарәп ярымутравын, Көньяк Азияны били. финик, пальма агачлары һ.б. үстерелә. Субарид зоналарда зур аз үсемлекле көтүлекләр урнашкан.
Иген кыры

Авыл хуҗалыгы структурасы

Авыл хуҗалыгы тармаклары:

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илләр исемлеге

Файл:Agricultural value map 1970-2008.gif
1970 - 2008 елларда авыл хуҗалгының глобальләшүе.

2010нчы ел нәтиҗәләре буенча.

2010 елга авыл хуҗалыгы продукциясе күләме (Номиналь)
Ранг Дәүләт Америка долларында чыгыш (млрд)
Дөнья 3,585.829
1 Кытай байрагы 599.582
Калып:Байрак/Европа Берлеге 293.080
2 Һиндстан байрагы 284.524
3 АКШ байрагы 161.236
4 Бразилия байрагы 142.141
5 Индонезия байрагы 108.130
6 Япония байрагы 76.424
7 Төркия байрагы 71.218
8 Нигерия байрагы 65.041
9 Россия байрагы 58.603
10 Франция байрагы 51.651
A2010 елга авыл хуҗалыгы продукциясе күләме (тат.)
Ранг Дәүләт Америка долларларында (млрд)
Дөнья 4,233.098
1 Кытай байрагы 1,028.742
2 Һиндстан байрагы 751.173
Калып:Байрак/Европа Берлеге 273.068
3 АКШ байрагы 161.236
4 Индонезия байрагы 157.572
5 Бразилия байрагы 147.700
6 Нигерия байрагы 113.385
7 Пакистан байрагы 101.348
8 Төркия байрагы 92.209
9 Иран байрагы 90.052
10 Россия байрагы 88.918

Экологик проблемалар

Халык хуҗалыгының табигатькә иң зур зыян китерүче тармагы булып авыл хуҗалыгы санала. Эшчәнлек нәтиҗәсендә бик нык географик ландшафт үзгәреш кичерә. Кытайда, мәсәлән, кайчандыр субтропик урманнар, тайгалар урнашкан булган, ә Украина кырларын далалар алыштырган.

Мелиорация нәтиҗәсендә Елгаара өлкәдә зур чүлләр барлыкка килә, ә Казакъстанда һәм АКШда ком бураннары башлана. Көтүләр Африкада чүлләрне зурайта.

Аеруча Җиргә җир эшкәртү зур зыян сала:

  • табигый үсемлеләрнең кимүе,
  • туфракны күперү,
  • туфракны химк агулау,
  • мелиорация,
  • туфрак экосистемасы бозылу,
  • гумус югалу,
  • туфрак тыгызлану,
  • эрозия.

Терлечелек зыяны:

  • артык зур көтүлекләр;
  • терлечелек калдыклары.

20нче гасырдан тагын бер проблема- җирнең уңдырышсызлыгы кимү.

Экологик проблемаларны киметү юллары

  • Тегәл җир эшкәртү.
  • Туфрак саклаулы җир эшкәртү.
  • Органик авыл хуҗалыгы.
  • Хомобиотик әйләнеш.
  • Химизация.

Тышкы сылтамалар