Сарымсак

Сарымсак (рус.чеснок) — суган ыругыннан, лаләчәләр семьялыгыннан 6-8 бүлемтектән торучы суганчалы, 1 метрга кадәр җиткән яссы озын яфраклы купьеллык үләнчел үсемлек. 1,5 метрга кадәр җитүче чәчәк уклары вак,тонык ак чәчәкләрдән торган чәчәк чатыры белән тәмамлана. Кайвакыт чәчәкләре урынына 1,5 — 3 миллиметр зурлыктагы һава суганчыклар үсә.

Биологик үзенчәлекләр

Суганнан аермалы буларак сарымсакның яфраклары тасмасыман, ә суганчасы аерым өлешләрдән,утырту өчен файдаланыла торган тешчекләрдән гыйбарәт.

Сарымсакның орлыгы урынына чәчәк сабагында (июль ахырларында) кечкенә суганча-бүлбеләр үсә. Үчертү өчен нәкъ тә шул бүлбеләрне кулланалар.

Чәчү серләре

Кышка чәчеп калдырган бүлбеләрдән бер тешле суганбаш үсеп чыга. Ул көпшәләнми. Икенче елда кышка утыртып калдырган шул суганбаштан көпшәләнүче сарымсак суганбашы формалаша. Өченче елда сарымсакның тешчекләрен утырталар һәм көзен бүлбеле көпшәләре булган күп тешле суганчалар алалар.

Кыргый хәлдә билгеле түгел. Сарымсакны яшелчә үсемлеге буларак күпләп утырталар. Ул азык буларак күп формаларда кулланыла, шулай ук дару үсемлеге булып тора.

Сортлар

Сарымсакның сортларына килгәндә гадәттә көпшәләнә торган Крупнозубковый, Юбилейный Грибовский, Грибовский-60, Скороспелый(тиз өлгерүчән), Башкирский-85 сортларын сайлыйлар. Шулай ук индивидуаль бакчаларда үстерү өчен көпшәләнми торган язгы җирле сортлар һәм селекционерлар тарафыннан чыгарылган Алейский һәм Гафурийский сортлары да тәкъдим ителә

Грибовский-60 — көзге, тиз өлгерешле сорт. Тишелеп чыкканнан алып өлгергәнче 3 ай һәм 1 атна чамасы вакыт үтә. Суганчалары эре, 100 граммга кадәр җитә, саклануы уртача.

Крупнозубковый — көзге,тиз өлгерешле сорт. Суганчалары Грибовский-60 сортына караганда ваграк, 80 грамм чамасы. Суганбаштагы тешчекләр уртача 4-5 данә тәшкил итә, бик эреләр.

Гафурийский — язгы,уртача өлгерешле сорт. Тишелеп чыкканнан алып өлгергәнче 100-110 көн үтә. Суганчасы эре түгел,30-35 грамм чамасы. Тәме бик әче, авыруларга чагыштырмача чыдам.

Алейский — язгы, уртачадан тизрәк өлгеруче сорт. Тишелеп чыкканнан алып өлгергәнче 80-83 көн вакыт үтә. Суганчалары вак, 20-22 грамм гына тәшкил итә. Тәме әче, сакланышы әйбәт: май аена кадәр сакларга мөмкин.

Кайчан утыртырга?

Сарымсак — салкынга чыдам үсемлек. Шуңа күрә көз утырткан уҗым сортлары түбән температурада да үсә башлый( 5-7°),әйбәт кышлый,ә иртә язда,кар эрүгә,үсүен дәвам итә.

Сарымсак түбән ,дымлы, азрак ком катнашкан балчыксыл, органик ашлама белән тукландырылган туфракта әйбәт үсә. Яхшы тиресләндерелгән комлы туфракта да шәп үсә.

Сарымсак утырту өчен иң түбән, ләкин кояш көне буе төшеп торган урынны сайлыйлар. Утырту өчен зарарланмаган кабыклы сәламәт суганчыклар файдаланала.

Сарымсакны сентябрь ахыры-окятбрь башында утырталар. Язгы чәчү сарымсагын иртә язды утырталар. Тешләрен ояларга 5-6 сантиметр ара калдырып утырталар. Утырту тирәнлеге тешнең зурлыгына карап — 5-12 сантиметр. Бүлбечекләрне куерак итеп, рәт араларын 25 сантиметр калдырып 4-5 сантиметр тирәнлектә утырталар.

Утырканнан соң су сибәләр, черемә, саламлы тирес яки пычкы чүбе белән мүлчәлиләр.

Кар эрү белән туфракта беренчел йомшарту үткәрелә. Ә икенче тапкыр июньдә, үсемлекләрдә уклар барлыкка килгәч, көл белән тукландыралар.

Сарымсакның уңышын җыеп алу вакытын күздән ычкындырмаска кирәк. Соңга калганда суганчыкларның кабыклары ярыла һәм башлары тешләргә аерыла, ә бу аның саклану вакытын кыскарта. Шуңа күрә уңышны июльнең өченче декадасында җыялар. Казып алынган сарымсакны, юка итеп җәеп, тонык кояш яктысында яки җилләтелә торган бүлмәдә киптерәләр. Тамырларын төбенә җиткэнче, ә сабагын башыннан 5 сантиметр биеклектә кисәләр.

Халык медицинасы

Халык медицинасында сарымсак бик күп төрле формаларда файдаланыла. Аеруча ашкайнатуны яхшырту өчен бик теләм кулланалар. Сарымсак аппетитны ача, эчәклектәге авыртуларны киметә һәм тынычландыра. Аны шулай ук гипертония авыруларын һәм атеросклерозны дәвалау өчен кулланыла.

Салкын тидереп авырганда, трахеит, бронхит, бронхиаль астма һәм коклюш вакытында күкрәкне атланмай кушылган сарымсак боткасы белән ышкыйлар. Шундый үк ботканы гинекология практикасында трихомонад кольпитларын дәвалау өчен кулланалар.

Бу яшелчә йогышсызландыручы һәм ныгытучы чара буларак борынгы заманнардан ук билгеле. Мәсәлән, Мисыр пирамидаларын төзүче колларга авырмасыннар өчен көн саен сарымсак биргәннәр. Ә бо­ рынгы греклар һәм славяннар аны агулы еланнар чакканда кулланганнар.

Сарымсакта С витамины яшел сугандагыга караганда күбрәк. Бу яшелчәдә йод, цинк, магний, кальций, органик кислоталар, селен, А, Вр В2 витаминнары бар. Ул атеросклероз һәм грипп авыруларыннан профи­ лактика чарасы буларак кулланыла. Моның өчен сарымсакны ботка кебек уып, бал һәм алма белән кушалар. Бронхиаль астма, ангина интектергәндә, салкын тигән вакытта, аның парлары белән ингаляция ясау ярдәм итә.

Фитонцидлар (бактерияләрне, паразит гөмбәчекләрне бетерүче яисә аларның үсешен туктатучы биологик актив матдәләр) эшләп чыгарганга күрә, яшел сарымсак үз тирәсендә саклау зонасын барлыкка китерә, шуңа күрә аны өйдә һаваны йогышсызландыру өчен дә үстерергә була.

Сарымсак эчендә ниләр бар?

Медицинада сарымсакның суганчаларын файдаланалар. Узенчәлекле кискен тәме һәм көчле исе андагы эфир мае белән бәйле. Моннан тыш суганчаларында азотлы кушылмалар, шикәрләр (27%ка кадәр),фитостериннар ,аллин гликозиды , С, D, B витаминнары, башка матдәләр бар.

Чыганаклар

  • "Дару үсемлекләре" китабы, "Раннур" нәшрияты, 1999нчы ел. Автор : Миргалим Харисов
  • "Ямь һәм тәм яки яшелчә бакчасы" китабы, "Яз" нәшрияты, 2011нче ел. Автор: Фарсель Зыятдинов

Сылтамалар

Шулай ук карагыз:

Искәрмәләр

  1. 肖翠, 刘冰, 吴超然, 马金双, 叶建飞, 夏晓飞, 林秦文 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22064. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  2. 刘培亮, 卢元, 杜诚, 吴振海, 寻路路, 黎斌, 岳明 陕西省维管植物名录(2021版) [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22061. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022061
  3. 1 2 3 Linnaeus C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 1. — С. 296.
  4. FloraWeb
  5. United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
  6. 臺灣物種名錄 [неопр.] — 2003.
  7. 1 2 3 庄会富, 王亚楠, 王趁, 金涛, 王雨华 A Scientific Dataset of useful plants of China, 中国有用植物数据集 — 2021. — doi:10.11922/SCIENCEDB.J00001.00212
  8. Portál informačního systému ochrany přírody (чеш.)Agentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  9. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  10. Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
  11. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 14 / за ред. В. Фацзуань, Т. Цзинь — 1980. — Т. 14. — С. 268.
  12. 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China [неопр.] // 生物多样性 — 1993. — Т. 30, вип. 5. — С. 22127. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022127
  13. http://www.sabencia.net/nomenclator.php
  14. Mekonnen M. M., Hoekstra A. Y. Table 3 // The green, blue and grey water footprint of crops and derived crop products (ингл.) // Hydrology and Earth System SciencesCopernicus Publications, 2011. — Vol. 15, Iss. 5. — P. 1577—1600. — ISSN 1027-5606; 1607-7938doi:10.5194/HESS-15-1577-2011

Төркемнәр