Арпа
Арпа | |
---|---|
Ареал таксона | Кытай[1][2] |
Җимеш төре | бөртекчә[d] |
SEO_description | Ячмень обыкновенный — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Халыкара фәнни исем |
|
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Таксономик ранг | төр[3] |
SEO_title | Ячмень обыкновенный — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Таксонның халык атамасы | haidd chwerhesog[4], common barley[5], κριθάρι, Cebada, Ohra, pelto-ohra, Bere, Ječam, árpa, négysoros árpa, takarmányárpa, オオムギ, Јачмен, jęczmień, Ячмень обыкновенный, Ječmen, 大麥[6], 二棱大麥[6], Gerst[7], ječmen obecný[8], Gerste, 大麦[9][10], 大麦[11][12][…], 麦芽[12], 大麦苗[12], 大麦秸[12] и orgu/cebada[13] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=317403 |
Кыскача исем | H. vulgare |
Югарырак таксон | Арпа[3] |
Геном төзелеше URL-ы |
plants.ensembl.org/Hordeum_vulgare plants.ensembl.org/Hordeum_vulgare_goldenpromise plants.ensembl.org/Hordeum_vulgare_TRITEX |
Нәрсәнең чыганагы | Q27660203?[14], ячмень[d] и Q104219028? |
Арпа РУВИКИ.Медиада |
Арпа (Hordeum vulgare) – Кыяклылар гаиләлеге, Hordeum ыругыннан үләнчел үсемлек.
Бик борынгы авыл хуҗалыгы культурасы. Арпа орлыгы ярма, сыра һәм фураж өчен файдаланыла. Иртә өлгерүчән сабан һәм уҗым үсемлеге. Башакчыклары бер чәчәкле, алар башак күчәренең һәр буынында өчәрләп урнаша. Кылчыклары озын. Үзеннән серкәләнүче үсемлек. Арпа – бөртеклеләр арасында иң тиз өлгерә торган культура, шуңа күрә аны Ерак Көньякта һәм биек тауларда үстерергә мөмкин.[15]
Арпаның ике төре: ике рәтле арпа (H. distichon) һәм гади (дүрт-рәтле) арпа (H. vulgare) игелә. Беренче төрнең һәр төркемендә уртанчы башакчык кына уңдырышлы, калганнары редукцияләшкән. Икенче төрнең барлык башакчыкларында да бөртекчеләр барлыкка килә.
Арпа бөртегеннән он, ярдырмаган һәм ярдырган арпа ярмасы ясыйлар, каһвә суррогаты әзерлиләр. Орлыгыннан сыра кайнатканда сосла алалар. Арпа шулай ук мөһим терлек азыгы. Озын кылчыклы арпа (H. jubatum) – декоратив үсемлек.[15]
Арпа төрләренең һәркайсы, үз чиратында, башакның тыгызлыгы (кабыклы һәм ялангач бөртекле), башак төсе һ.б. билгеләре буенча җыелма төркемнәргә бүленә. Арпа әһәмиятле терлек азыгы, ашамлык һәм техник культура. Арпа югары азык сыйфатларына ия һәм концентрацияләнгән азык буларак киң кулланыла. Энергетик туклыклылыгы буенча арпа солыны уза. Арпа оны чебеннәре, яшелкүз, чыбык личинка, кандала-ташбакалар; авырулары – тузанлы һәм каты кисәү гөмбәләре, сабак һәм арпа күгәреге, ончыл чык һ.б. ТРда нигездә сабан арпасы үстерелә.
Искәрмәләр
- ↑ 肖翠, 刘冰, 吴超然, 马金双, 叶建飞, 夏晓飞, 林秦文 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China(неопр.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22064. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022064
- ↑ 刘培亮, 卢元, 杜诚, 吴振海, 寻路路, 黎斌, 岳明 陕西省维管植物名录(2021版)(неопр.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22061. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022061
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Linnaeus C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 1. — С. 84–85.
- ↑ Gwefan Llên Natur
- ↑ United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
- ↑ 6,0 6,1 臺灣物種名錄(неопр.) — 2003.
- ↑ Nederlands Soortenregister
- Agentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
- ↑ Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
- ↑ Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(3) / за ред. Г. Бэньчжао — 1987. — Т. 9(3). — С. 33.
- ↑ 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China(неопр.) // 生物多样性 — 1993. — Т. 30, вип. 5. — С. 22127. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022127
- ↑ 12,0 12,1 12,2 12,3 庄会富, 王亚楠, 王趁, 金涛, 王雨华 A Scientific Dataset of useful plants of China, 中国有用植物数据集 — 2021. — doi:10.11922/SCIENCEDB.J00001.00212
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ http://www.keio-kampo.jp/vc/catalog/herbs/hordei-fructus-germinatus.html
- ↑ 15,0 15,1 Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит401, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-20
Әдәбият
- Бахтеев Ф.Х. Ячмень. М., 1955;
- Трофимовская А.Я. Ячмень. Л., 1972;
- Неттевич Э.Д., Сергеев А.В., Лызлов Е.В. Зерновые фуражные культуры. М., 1980;
- Технология возделывания ярового ячменя. Казань, 2001;
- Руководство по апробации сортовых посевов. Казань, 2002.
Чыганак
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.