Фатыйх Бәхтиев

Бәхти́ев Фатыйх Хафиз улы (19051982, Урта Әләзән), агроном, селекция белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1947), профессор (1954).

Тәрҗемәи хәле

Фатыйх Хафиз улы Бәхтиев Сарытау губернасы, Күзнәй өязе Урта Әләзән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.

Фатыйх Бәхтиев Сарытау авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1931). 1925-26 елларда Сарытау губерна комсомол комитеты инструкторы. 1931 елдан Түбән Идел крае Анненков районының Разметнин МТСында агроном. 1935-40 та Бөтенсоюз үсемлекчелек институтының арпа секциясе мөдире (Ленинград). Николай Вавиловның шәкерте. 1940-43 тә авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә терлек азыгы җитештерү төркеме җитәкчесе, 1942 дән директоры (Мурманск шәһәре).

1943-49 да Бөртекле ашлык хуҗалыгы институтының бөртекле-кузаклы культуралар лабораториясе мөдире (Мәскәү өлкәсе). 1949 да яңадан Ленинградка кайта: 1949-70 тә СССР Фәннәр академиясенең Ботаника институтында эшли, 1960 тан Ботаника музее мөдире, бер үк вакытта 1952-57 дә пед. институтында укыта. 1970-73 тә СССР Фәннәр академиясенең Төп ботаника бакчасында эшли. Арпаның «Кубанец», «Нутанс 7805», «Паллидум 6699», «Колхозный Голозёрный7» сортларының автордашы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре арпаның экологиясе, филогениясе һәм селекциясе мәсьәләләренә, аның яңа систематикасын, формалашу закончалыкларын ачыклау һәм өйрәнүгә карый. Н.И. Вавилов исемендәге бүләккә лаек була (1970).

Фәнни хезмәтләре

Проблемы экологии, филогении и селекции ячменей. М.-Л., 1953; Ячмень. М.-Л., 1955; Очерки по истории и географии важнейших культурных растений. М.-Л., 1962; Важнейшие плодовые растения. М., 1970; Николай Иванович Вавилов 1887-1943. Новосибирск, 1987.

Чыганак