Татарстан — Яңа Гасыр
ТНВ | |
---|---|
Татарстан — Яңа Гасыр | |
Файл:ТЯГ.jpg | |
Тапшыру җирләре | халыкара тапшыру |
Тапшыру вакыты | 22 сәгать |
Тапшыру теле | татар, рус |
Идарә үзәге | Казан |
Тапшыру башлау вакыты | 2002 елның 26 августы |
Сайт | www.tnv.ru |
Татарстан — Яңа Гасыр — Татарстанның ике дәүләт телендә тапшыручы теле-радио-компаниясе.
Үзенә Татарстанның бердәнбер иярчен каналын — ТНВ, "Болгар радиосы"н (2012 елның 1 гыйнварына кадәр — «Яңа гасыр» радиосы), «Love-радио» радиосының Казан филиалын, «На волне Татарстана — Татарстан дулкынында» гәҗитен кертә.
ТНВ—Планета» каналы тәкъдим ителә.
Тарих
- Ачык акционерлык җәмгыяте 2001 елның 17 маенда теркәлде.
- Канал 2002 елның 26 августында эшли башлады.
- 16 декабрь 2011 елның Без моның өстендә ел дәвамында эшләргә уйлыйбыз. 2012 елның 1 июленә сынап карауны эшләтеп җибәрергә ниятлибез. Бу яңа ТНВ—Планета каналын тәкъдим итү, минем уйлавымча, «Яңа гасыр» ның 10 еллыгы белән бергә булыр дип өметләнәбез.
Логотибы
Телеканал үзенең эшләү барышында бер логотип алмаштырды, хәзергесе — икенчесе булып тора.
- 2002 елның 26 августыннан 2007 елның 2 сентябренә кадәр логотип өч хәрефле ТНВ язуыннан — симметрия сызыклары күк, ә логотип үзе 30 % ка кадәр ак төстә үтәкүренмәле иде һәм өске сул почмакта урнашты.
- 2007 елның 3 сентябреннән хәзерге вакытка кадәр логотип өч яшел тасмадан тора (һәр тасма үзенең яшел төсмеренә ия), аңарда «ТНВ», астагы өлештә «ТАТАРСТАН» сүзләре тора. Ул өске уң почмакта урнашкан.
Программада
Яңа Гасырда чыгуа торган кайбер тапшырулар исемлеге[1] ( — рус телендә, — татар телендә):
|
|
|
Эфирдан төшерелгәннәр
Аудитория
ТЯГның потенциаль аудиториясе — 35 миллион кеше. Иярчен аша ТНВ Россия регионнарына, БДБ илләренә, Азия белән Европа илләренең күпчелегенә үз сигналын тарата.