Россия-1

«Россия-1» (Россия-1) — Россия дәүләт телеканалы. Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар ширкәтенә керә. Россия-1 телеканалы — БДТРК-ның төп каналы. Ул үзен Россиянең төп каналы итеп күрсәтә.

«Россия-1» телеканалында региональ ДТРК-лар өчен бердәм эфир вакытлары бар. Мәсәлән, билгеле вакытларда Татарстан телерадиокомпаниясе рус һәм татар телләрендә үз тапшыруларын күрсәтә. Шушы региональ вакытта рус телендә җирле «Вести» хәбәрләре күрсәтелә.

Сылтамалар