Татарча сүзлекләр
Татар теле сүзлекләре (рус. Словари татарского языка) — татар телен төрле яклап тасвирлаган аспект. Ул иҗтимагый әһәмияткә ия функцияләр (телне өйрәнү, телне тасвирлау һәм нормага салу; телара аралашу чарасы буларак, телнең сүзлек составын (лексикасын) фәнни яктан өйрәнү һ.б.) башкара[1].
Тел белемендә сүзлекләрне төркемләү өчен Л.В. Щербаның «Опыт общей теории лексикографии» хезмәтендә тәкъдим ителгән классификациясе нигез булып тора[2][3].
Фәндә практик лексикография үсеше, гадәттә, 2 чорга аерып карала:
- Беренчел сүзлекләр чоры (XI–XVIII йөзләр). Бүгенге көнгә килеп килеп җиткән татар телендәге иң борынгы сүзлекләргә: «Төрки, монгол, фарсы һәм башка телләр сүзләрен туплаган тәрҗемә сүзлек китабы» («Китабе мәҗмуге тәрҗемане төрки вә гаҗәми вә магули вә фарси», 1245), «Төрки телләргә аңлатмалар бирү китабы» («Китаб әл-идрак ли-лисан әл-әтрак», 1312), Хаҗи Бәйрәм бине Хаҗи Булатның «Гарәпчә-төркичә-татарча сүзлек» китабы (16 йөз), «Кодекс Куманикус» һ.б. керә;
- Лексикография үсеш алган чор (XIX йөз башы). Әлеге чор телнең сүзлек составын тасвирлау һәм нормага салу, җәмгыятьнең тел культурасын күтәрү; төрле, шул исәптән орфографик, грамматик, аңлатмалы, фразеологик сүзлекләр төзүгә бәйле хезмәтләр белән сыйфатлана[1].
Аңлатмалы сүзлекләр
- Насыйри К. Ләһҗәи татари: 2 томда. – Казан: Ун-т типолитогр., 1895, 1896;
- Вәлиди Җ. Татар теленең тулы сүзлеге. 2 кисәктә. – Казан, 1927, 1929;
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т. I–III. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977, 1979, 1981;
- Ислам дине турында белешмә сүзлек / Төз. Я. Г. Абдуллин, Ш. Ш. Абилов, Р. Г. Балтанов һ.б. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981;
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге / Ф. Ә. Ганиев ред. – Казан: Матбугат йорты, 2005;
- Миллият сүзлеге / Төз. А. Тимергалин. – Казан: Мәгариф, 2007;
- Ганиев Ф. Ә. Тезмә фигыльләрнең аңлатмалы сүзлеге: Ике кисәктә. Беренче кисәк (А–К). – Казан: Мәгариф, 2009; икенче кисәк (Л–Я). – Казан: Паравитта, 2012;
- Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 510 б.;
- Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге [=Словарь новых слов и значений] (электрон белешмәлек), 2023[4].
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I том: А–В. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – 712 б.;
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: II том: Г–Й. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – 748 б.;
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: III том: К. – Казан: ТӘһСИ, 2017. – 744 б.;
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: IV том: Л–Р. – Казан: ТӘһСИ, 2018. – 760 б.;
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: V том: С–Т. – Казан: ТӘһСИ, 2019. – 908 б.;
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: VI том: У–Я. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 912 б.
Фразеологик сүзлекләр
- Җәләй Л., Борһанова Н. Б., Мәхмүтова Л. Т. Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957;
- Борһанова Н. Б., Мәхмүтова Л. Т. Русча-татарча фразеологик сүзлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959;
- Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Т. I–III. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959, 1963, 1967; 2010;
- Әхәтов Г. X. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982;
- Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989, 1990;
- Байрамова Л. К. Учебный тематический русско-татарский фразеологический словарь. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991;
- Сафиуллина Ф. С. Татарча-русча фразеологик сүзлек. – Казан: Мәгариф, 2001;
- Гаффарова Ф. Ф., Саберова Г. Г. Татарча-русча идиомалар сүзлеге / Ф. И. Таһирова ред. – Казан: Алма-Лит, 2006;
- Русско-англо-немецко-турецко-татарский фразеологический словарь. – Казань: Изд-во КГУ, 2008;
- Кыскача үзбәкчә-татарча мәкаль һәм әйтемнәр сүзлеге / М. М. Абдурахимов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010;
- Галиуллин К.Р. Татар фольклоры теле: мәкальләр, канатлы әйтелмәләр, җор сүзләр һәм әйтемнәр: сүзлек = Язык татарского фольклора: пословицы, крылатые выражения, присловья и поговорки: словарь / К.Р. Галиуллин; фәнни ред. К.М. Миңнуллин. – Казан: ТӘһСИ, 2018. – 588 б.
Орфографик һәм орфоэпик сүзлекләр
- Татар теленең орфографик сүзлеге / Төз. А. X. Нуриева һ.б. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983;
- Татар теленең орфография сүзлеге / Ф.Ә. Ганиев, И.И. Сабитова; Ф.Ә. Ганиев ред. — Казан: Раннур, 2002;
Әлеге сүзлек тел белемендә кабул ителгән кагыйдәләр нигезендә төзелгән. Соңгы вакытта татар тел белеменең үсешенә бәйле кайбер яңалыклар кертелә. Сүзлектә 140 079 сүз һәм сүз формасы теркәлгән;
- Газизова, Ф.М. Татар теленең орфография сүзлеге. — Казан, 2003 (латин графикасы кулланылган);
- Сәлимов, Х.Х. Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге. — Казан: Яңалиф, 2004. — 192 б.;
Сүзлектә 10 000 артык сүз теркәлде. Сүзләрнең язылышы кириллицида һәм 1999 елда кабул ителгән латин графикасында бирелә, шуннан соң гадиләштерелгән гамәли транскрипциядә сүзнең әйтелеше (авазларның әйтелеше, сүз басымы һ.б.) күрсәтелә.
- Татар теленең орфографик сүзлеге: Сүзлек. Морфологикорфографик белешмәлек = Орфографический словарь татарского язы ка : Словарь. Морфолого-орфографический справочник : Якынча 46 000 сүз / төз.: К. Р. Галиуллин, Р. И. Раскулова ; фәнни мөх. Г. Р. Галиуллина. - Тулыл. 2 нче басма. - Казан : Татар. кит. нәшр., 2017. - 423 б.;
- Сәфәров Р. Т. Татар теленең орфоэпик сүзлеге [= Орфоэпический словарь татарского языка] / Р. Т. Сәфәров, А. Ә. Тимерханов, О. Н. Галимова; фәнни ред. Р. Т. Сәфәров. – Казан: ТӘһСИ, 2019. – 156 б.;
- Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?: Орфографик сүзлек / О. Н. Галимова, И. И. Сабитова, Э. И. Сафина, Ф. И. Таһирова, Р. Т. Сәфәров; фәнни ред. Р. Т. Сәфәров. — Казан: ТӘһСИ, 2022. — 240 б.;
- Татар теленең орфографик сүзлеге: якынча 44 000 сүз / төз.: А.Ә. Тимерханов, Р.Т. Сәфәров, Ф.И. Таһирова һ.б.; фәнни мөх. Г.Р. Галиуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2024. – 560 б.
Этимологик сүзлекләр
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001;
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 4 томда. I т. – Бөре: БДПИ, 2005. Алга таба 4 томда бастырылмыйча, ике томда тәкъдим ителә:
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 2 томда. I том (А–Л). – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 543 б.;
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 2 томда. II том (М –Я). – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 567 б.;
Диалектологик сүзлекләр
- Диалектологик сүзлек. Беренче чыгарылыш / Төз. Л. Җәләй, Х. Шабанов, А. Камский, С. Әмиров. – Казан: Татгосиздат, 1948;
- Диалектологик сүзлек. Икенче чыгарылыш / Төз. Н. Б. Борһанова, Г. К. Якупова / Л. Җәләй ред. – Казан: Татгосиздат, 1953;
- Диалектологик сүзлек. Өченче чыгарылыш / Төз. Н. Б. Борһанова, Л. Т. Мәхмүтова / Л. Җәләй ред. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958;
- Татар теленең диалектологик сүзлеге / Л. Т. Мәхмүтова ред. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969;
- Тумашева Д. Г. Словарь диалектов сибирских татар. – Казань: Изд-во КГУ, 1992;
- Татар теленең диалектологик сүзлеге / Д. Б. Рамазанова ред. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993;
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / Төз.: Ф. С. Баязитова, Д. Б. Рамазанова, З. Р. Садыйкова, Т. Х. Хәйретдинова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.
Икетелле һәм күптелле тәрҗемәви сүзлекләр
Русча:
- Воскресенский А. Русско-татарский словарь с предисловием о произношении и этимологических изменениях татарских слов, 1894;
- Остроумов Н.П. Татарско-русский словарь. — Казань: Тип-я Императорского университета, 1892. — 246 с.;
- Габделкаюм Насыйри әл-Казани. Тулы рус-татар сүзлеге. — Казань: Типо-литографія Императорскаго Университета. 1904;
- Рахманколый С., Кәрәм Ә. Русча-татарча мөкәммәл лөгатьروسچه - تاتارچه مکمّل لغت — Казань: Изд-во Ахмед Гарея Хасанова, 1912. — 624 с.;
- Полный русско-татарский словарь / С. Рахманкулов, А. Карам; на арабск. графике. — Казань: Гаср, 1920. — 680 с.;
- Корбангалиев М.Х., Гәзизов Р., Кулиев И.Г. Татарча-русча сүзлек. Якынча 15 000 сүз. — Казань: Татгосиздат, 1927. — XV, 219 с.;
- Татарча-русча сүзлек: 2 томда. Т. 1 (А–Л). — Казан: Мәгариф, 2007. — 726 б. = Татарско-русский словарь: В 2-х т. Т. 1 (А–Л). — Казань: Магариф, 2007. — 726 с.;
- Татарча-русча сүзлек: 2 томда. Т. 2 (М–Я). — Казан: Мәгариф, 2007. — 726 б. = Татарско-русский словарь: В 2-х т. Т. 2 (М–Я). — Казань: Магариф, 2007. — 726 с.;
- 56 000 чамасы сүз, 7400 фразеологик берәмлек. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
- Татарча-русча сүзлек: 25 000 сүз / И.Г. Габдуллин, Ф.Ә. Ганиев, М.Г. Мөхәммәдиев, Р.Г. Юнәлиева; Ф.Ә. Ганиев ред. — 5 нче басма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 524 б. = Татарско-русский словарь: 25 000 слов / И.А. Абдуллин, Ф.А. Ганиев, М.Г. Мухамадиев, Р.А. Юналеева; под ред. Ф.А. Ганиева. — 5-е изд. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2009. — 524 с.;
- Русча-татарча сүзлек: 47 000 чамасы сүз / Ә.М. Ахунҗанов, Р.С. Газизов, Ф.Ә. Ганиев һ.б.; Ф.Ә. Ганиев ред. — Төз. 4 нче басма. — М.: Инсан, 1997. — 720 б. = Русско-татарский словарь: ок. 47 000 слов / Э.М. Ахунзянов, Р.С. Газизов, Ф.А. Ганиев и др.; под ред. Ф.А. Ганиева. — 4-е изд., испр. — М.: Инсан, 1997. — 720 с.:
- Русча-татарча сүзлек / Ф.Ә. Ганиев, Ф.Ф. Гаффарова; Ф.Ә. Ганиев ред. — 2 нче басма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. = Русско-татарский словарь / Ф.А. Ганиев, Ф.Ф. Гаффарова; под ред. Ф.А. Ганиева — 2-е изд. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2001.
Гарәпчә:
Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. = Арабско-татарско-русский словарь заимствований: арабизмы и фарсизмы в языке татарской литературы / К.З. Хамзин, М.И. Махмүтов, Г.Ш. Сайфуллин. — Казань: Тат. кн. изд-во, 1965. — 792 с.
Төрекчә:
- Татарча-төрекчә сүзлек / Ф. Ганиев, Р. Әхмәтьянов, Х. Ачыкгөз. — М.: Инсан, 1997. — 496 б. = Tatarca-türkçe sözlük / F. Ganiyev, R. Ahmet'yanov, H. Açıkgöz. — Moskova: İnsan, 1997. = Татарско-турецкий словарь;
- Сүзлек төрек телен өйрәнергә теләүчеләр өчен төпле ярдәмлек, татар телен белергә теләүчеләр өчен дә белешмә булып торачак. Шулай ук җанлы сөйләшү процессында да булышлык итә алачак. Сүзлектә 22 000 якын сүз бар;
- Төрекчә-татарча сүзлек / Р. Әхмәтьянов, Р. Мөхәммәтдинов, Ф. Нуриева, Ф. Ганиев. — М.: Инсан, 1998. — 560 б. = Türkçe-tatarca sözlük / R. Ahmet'yanov, R. Muhammetdin, F. Nuriyeva, F. Ganiyev. — Moskova: İnsan, 1998. = Турецко-татарский словарь.
- Сүзлек төрек һәм татар телләрен өйрәнергә теләгәннәр өчен төпле кулланма булып торачак, тәрҗемә эшендә дә файдалы белешмә булачак, аны сөйләшү процессында да кулланырга мөмкин. Сүзлектә 20 000 якын гыйбарә бар.
Инглизчә:
- Тимерханов А. Ә. Татарча-русча-инглизчә мәктәп сүзлеге [= Татарско-русско-английский школьный словарь] / төз.: А. Ә. Тимерханов, С. Ф. Гарифуллин; фәнни ред., кереш мәкалә, кушымта авторы А. Ә. Тимерханов. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2014. – 512 б.;
- Тимерханов А.Ә. Татарча-инглизчә, инглизчә-татарча сүзлек / төз.: А.Ә. Тимерханов, Г.Р. Сафиуллина; фәнни ред., кереш мәкалә авторы А.Ә. Тимерханов. – Казан: ТӘһСИ, 2018. – 544 б.
Махсус атамалар сүзлекләре
- Китапханәләр, нәшриятлар һәм мәгълүмат оешмалары хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек / җав. мөх. Р.И. Вәлиев. — Казан: Мәгариф, Милли китап, 1998. — 176 с. Русско-татарский словарь для работников библиотек, издательств и информаицонных служб / отв. ред. Р.И. Валиев. — Казан: Магариф, Милли китап, 1998. — 176 с.;
- Газизова, Ф.М. Русча-татарча икътисади атамалар сүзлеге. — Казан: Раннур, 1999. — 448 б. = Ğǝzizova, F.M. Rusça-tatarça iqtisadi atamalar süzlege. — Qazan: Rannur, 1999. — 448 b. = Газизова, Ф.М. Русско-татарский словарь экономических терминов. — Казань: Раннур, 1999. — 448 с.;
- 14 500 чамасы гомум икътисад, бюджет, финанс, валюта, салым, бухгалтерлык исәбе, аудит, маркетинг һ.б.ш. мәсьәләләргә караган атамаларны, сүзтезмәләрне һәм тешенчәләрне эченә алган бу сүзлек кулланма буларак, хуҗалык җитәкчеләре, эшмәкәрләр, тәрҗемәчеләр, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, шулай ук икътисад белән кызыксынучылар игътибарына тәкъдим ителә. Татар сүзләре латин һәм кирилл графикасында бирелә.
- Әмиров, К.Ф. Русча-татарча юридик сүзлек: 10 000 чамасы сүз; Ф.Ә. Ганиев ред. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 103 б. = Амиров, К.Ф. Русско-татарский юридический словарь: ок. 10 000 слов; под ред. Ф.А. Ганиева. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1996. — 103 с.;
- Сайфуллин Р.С., Хисамеев Г.Г. Толковый словарь-справочник по физике, химии и химической технологии на русском, татарском и английском языках. – Казань: Фән, 1996. – 272 с.
- Русча-татарча техник терминнар сүзлеге: 30 000 чамасы сүз / А.К. Юлдашев, Ә.З. Әфләтунов, Ә.Х. Җомагылов, Р.Г. Нуруллин; И.М. Низамов ред. — Казан: Мәгариф, 2000. — 256 б. = Русско-татарский словарь технических терминов: ок. 30 000 слов / А. К. Юлдашев, А.З. Афлятонов, А.Х. Зимагулов, Р.Г. Нуруллин; под ред. И.М. Низамова. — Казань: Магариф, 2000. — 256 с.;
- Саберова Г.Г. Татарча-русча-латинча үсемлек атамалары сүзлеге = Татарско-русско-латинский словарь названий растений / Г.Г.Саберова. – Казань: Фикер, 2002. – 96 б.;
- Сәлимов Х.Х. Тел гыйлеме терминнары сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 143 б.;
- Авыл хуҗалыгында хезмәт иминлеге: Русча-татарча сүзлек: 4 800 чамасы сүз / А.Х. Зимагулов, Р.Г. Нуруллин, Ф.И.Габдрахманов, Н.Ф. Нигматуллин; Ф.Ф. Гаффарова ред. — Казан: Мәгариф, 2008. — 214 б.;
- Термины изобразительного искусства, архитектуры и искусства Т35 книги : Толковый словарь = Тасвири сәнгать, архитектура һәм китап сәнгате атамалары : Аңлатмалы сүзлек / Авт.-сост. Ф. Г. Вагапова.– Казань : Магариф – Вакыт, 2011.– 231 с.;
- Сабитова И.И. Татар теленең сүзьясалыш сүзлеге: «кеше» тематик төркеменә караган лексика [= Словообразовательный словарь татарского языка: лексика тематической группы «человек»] / И.И. Сабитова. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – 160 б.;
- Англо-русско-татарский словарь компьютерных терминов [= Инглизчә-русча-татарча компьютер терминары сүзлеге ] / [сост.: А.А.Тимерханов, Ф.И.Тагирова, Р.Т.Сафаров; науч. ред.: Д.Ш.Сулейманов, А.А.Тимерханов].– Казань: Татар. кн. изд-во, 2015.– 239 с.;
- Сәфәров Р.Т. Татарча-русча хәрби лексика сүзлеге [= Татарско-русский словарь военной лексики] / Р.Т.Сәфәров. – Казан: ТӘһСИ, 2017. – 112 б.;
- Рәхимова Р.К. Татарча-русча тукучылык һәм тегүчелек атамалары сүзлеге [=Татарско-русский словарь лексики ткачества и швейного дела] / Р.К. Рәхимова. – Казан: ТӘһСИ, 2018. – 208 б.;
- Сафина Э.И. Татарча-русча-латинча кош атамалары сүзлеге [= Татарско-русско-латинский словарь орнитонимов] / Э.И. Сафина. – Казан: ТӘһСИ, 2018. – 184 б.;
- Русча-татарча-инглизчә-төрекчә тематик сүзлек: 7000 нән артык баш берәмлек, 231 тематик төркем. – Казань: ИЯЛИ, 2019. – 400 с.;
- Галимова О.Н. Балык атамаларының татарча-русча-латинча аңлатмалы сүзлеге [= Татарско-русско-латинский толковый словарь ихтионимов] / О.Н. Галимова. – Казан: ТӘһСИ, 2019. – 204 б.;
- Сабитова И.И., Саберова Г.Г. Үсемлек атамаларының татарча-русча аңлатмалы сүзлеге / Илһамия Сабитова, Гөлзада Саберова. – Казан: ТӘһСИ, 2020. – 216 б.;
- Русча-татарча геодезия терминнары сүзлеге / Төз.: И. И. Сабитова, Э. И. Сафина, О. Н. Галимова, Ф. И. Таһирова; ред.: Р. Т. Сәфәров. – Казан: Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ, 2021. – 132 б.;
- Русча-татарча аңлатмалы этнонимнар сүзлеге: якынча 2800 сүз / Ф. И. Таһирова, Э. И. Сафина, И. И. Сабитова, О. Н. Галимова; фәнни ред., кереш сүз Ф. И. Таһирова. – Казан, ТӘһСИ, 2023. – 312 б. ISBN 978593091.
Аңлатмалы-белешмә сүзлекләр
- Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек: 10 000 чамасы сүз / Ф.Г. Ситдиков, Р.К. Зәкиев, А.Б. Халидов һ.б.; Ф.Г. Ситдиков, Р.К. Зәкиев ред. — Казан: Мәгариф, 1998. — 655 б. = Биологический русско-татарский толковый словарь: ок. 10 000 слов / Ф.Г. Ситдиков, Р.К. Закиев, А.Б. Халилов и др.; под ред. Ф.Г. Ситдикова, Р.К. Закиева. — Казань: Магариф, 1998. — 655 с. Сүзлек хәзерге биология фәненең төп тармаклары булган ботаника, зоология, анатомия, физиология, цитология, генетика, биохимия, эмбриология, биогеография, биотехнология һ.б. буенча белешмә ярдәмлекне тәшкил итә;
- Синонимнар сүзлеге / Ш.С. Ханбикова, Ф.С. Сафиуллина. – Казан: «Хәтер» нәшрияты, 1999. – 256 б.
- Хөсәенов, Җ.А. Географиядән русча-татарча аңлатмалы-белешмә сүзлек. — Казан: Раннур, 2003. — 432 б. = Хусаинов, З.А. Географический русско-татарский толково-справочный словарь. — Казань: Раннур, 2003. — 432 с.;
- Галләмов, Р.Ф. Русча-татарча тарих терминнарының аңлатмалы сүзлеге. — Казан: Мәгариф, 2006. — 224 б. = Галлямов, Р.Ф. Русско-татарский толковый словарь исторических терминов. — Казань: Магариф, 2006. — 224 с.;
- Русско-татарский толковый словарь лингвистических терминов: ок. 2250 слов [= Лингвистик терминнарның русча-татарча аңлатмалы сүзлеге: якынча 2250 сүз] / под ред. Ф.И. Тагировой и Ф.Ф. Гаффаровой. – Казань: ИЯЛИ, 2016. – 248 с.;
- Зарипова И.Ф. Татар телендә сүзләр бәйләнеше сүзлеге: [2 бүл.] = Словарь сочетаемости слов в татарском языке: [в 2 ч.]. / И.Ф. Зарипова. – [Уфа: БашДУның РНY, 2012–2013]: 1 бүл.: (А–Р).– Уфа: БашДУның РНY, 2012.– 222 б. ISBN 978-5-7477-3089-2 2 бүл.: (С–Һ).– Уфа: БашДУның РНY, 2013.– 280 б.
Исемнәр сүзлекләре
- Саттар-Мулилле, Г. Татар исемнәре ни сөйли? (татар исемнәренең тулы аңлатмалы сүзлеге). — Казан: Раннур, 1998. — 488 б. = Саттаров-Мулилле, Г. О чем говорят татарские имена? (полный толковый словарь татарских личных имен):
- телче галим Гомәр Саттаров-Мулилле бу китабында төрле чыганаклардан соңгы утыз биш ел дәвамында җыйналган 15 000 якын (төрдәшләре белән 20 000 артык) татар ир-ат һәм хатын-кыз исеме туплап бирелгән. Аларның татарча һәм русча дөрес язылышлары, генезис (кайсы тел сүзе булулары) күрсәтелгән, лексик мәгънәләре һәм этимологияләре аңлатылган.
- Татарча-русча кеше исемнәре һәм фамилияләр сүзлеге / Г.Ф. Саттаров, Р.Г. Әхмәтьянов, Ф.Ә. Ганиев һ.б. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 375 б. = Татарско-русский словарь личных имен и фамилий / Г.Ф. Саттаров, Р.Г. Ахметьянов, Ф.А. Ганиев и др. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. — 375 с.
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Лексикография. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2025.
- ↑ Щерба, 1974, бит. 265—304
- ↑ Г. Сафиуллина, Ф. Тарасова. К дискуссии о типологии современной татарской лексикографии // Филология и культура : журнал. — 2021. — С. 35-44.
- ↑ Электронный фонд словарей. suzlek.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2025.
Әдәбият
- Щерба Л. В. Языковая система и речевая деятельность. — Л.: Наука, 1974.
- Герд А. С., Ивашко Л. А., Лутовинова И. С. и др. Лексикография русского языка: учебник для высших учебных заведений Российской Федерации / общ. ред. Д. М. Поцепни. — СПб. : Филологический факультет СПбГУ, 2013. — 704 с. — (Учебно-методический комплекс по курсу "Лексикография русского языка"). — 1000 экз. — ISBN 978-5-8493-0234-8.
- Миңнуллин К., Валиуллин Р. Татар теле – сүзлекләрдә. — Казан, 1998.