Гомәр Саттаров


Гомәр Фаиз улы Саттаров (рус. Гумар Фаизович Саттаров; 2 июль 1932, Мулла Иле, Яшел Үзән районы — 26 август 2020, Казан) — совет һәм россия төркиятчесе, телбелгече, филология фәннәре докторы (1975), профессор (1981), Казан төрки-татар ономастикасы фәнни мәктәбенә нигез салучы[3]. Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты (2002), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2003), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1991)[4].

Фәнни хезмәтләре төрки-татар ономастикасына, татар лексикологиясе, сөйләм мәдәнияте, этнолингвистика, диалектология һәм татар теле тарихына, татар телен укыту методикасына багышланган[5]. Татарстан җәмәгатьчелегенә татар исемнәренең мәгънәсе һәм килеп чыгышы турындагы «Исемең матур, кемнәр куйган?» һәм «Татар исемнәре ни сөйли?» китаплары авторы буларак билгеле[6].

Тормыш юлы

Гомәр Фәез улы Саттаров 1932 елның 2 июлендә Татарстан АССРның Нурлат районы (хәзерге вакытта авыл Яшел Үзән районы составына керә) Мулла Иле авылында крестьян гаиләсендә туган[7]. Әтисе Бөек Ватан сугышы чорында фронтта һәлак булган[4]. 1955 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый[4].

1955—1959 елларда дәүләт бүлешеве буенча Төмән өлкәсендәге Д. И. Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы булып эшли[3]. 1959—1962 елларда профессор М. З. Зәкиевнең фәнни җитәкчелегендә Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы көндезге аспирантурада укый[8].

1962 елдан алып 2020 елга кадәр өзлексез Казан дәүләт университетында эшли: ассистент, 1967 елдан — доцент, 1981 елдан — татар теле кафедрасы профессоры була[8]. 1994—1999 елларда татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире була[3].

2020 елның 26 августында Казанда 89 нчы яшендә вафат була, Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Мулла Илендә авылында җирләнгән[4].

Фәнни эшчәнлеге

Гомәр Фәез улы Саттаров Урта Идел буе һәм Урал алды антропонимнарын, топонимнарын һәм микротопонимнарын комплекслы өйрәнүнең теоретик һәм методологик нигезләрен салган Казан төрки-татар ономастикасы фәнни мәктәбенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе була[3].

1963 елның 17 апрелендә «V—VIII сыйныф укучыларының татар сөйләме мәдәниятен җирле диалект шартларында үстерү» («Развитие культуры татарской речи учащихся V—VIII классов в условиях местного диалекта») темасына кандидатлык диссертациясен яклый[8]. 1975 елның 6 мартында «Татарстан АССР антропотопонимиясе» («Антропотопонимия Татарской АССР») докторлык диссертациясен яклый (1976 елда СССР ЮАК тарафыннан раслана)[8]. Филология фәннәренең 30 дан артык докторын һәм кандидатын әзерли[3].

Укыту эшчәнлеге

Казан дәүләт университетында ономастика, лексикология, диалектология һәм татар телен укыту методикасы буенча төп һәм махсус лекция курсларын алып бара, Татарстан Республикасының урта мәктәпләре һәм югары уку йортлары өчен берничә норматив дәреслек һәм уку әсбабы бастырып чыгара[3].

Иҗтимагый эшчәнлеге

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Ономастика һәм топонимика комитеты әгъзасы була, республиканың торак пунктлары һәм урамнарының тарихи географик атамаларын стандартлаштыру, торгызу һәм бирү буенча әйдәп баручы фәнни эксперт булып чыгыш ясый[4].

Фәнни хезмәтләре

Г. Ф. Саттаров татар һәм рус телләрендә гомуми күләме 800 басма табактан артык булган 25 монография һәм 560 тан артык фәнни мәкалә бастырып чыгарган[5].

Сайланма хезмәтләре

Искәрмәләр

  1. ↑ http://www.antat.ru/ru/doktora/doktora_gum.php
  2. ↑ http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/galim-gomr-sattarov-vafat
  3. ↑ 1 2 3 4 5 6 Саттаров Гумар Фаизович (рус.). Институт татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2026.
  4. ↑ 1 2 3 4 5 Саттаров Гумар Фаизович (рус.). Казанский федеральный университет (1 гыйнвар 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2026.
  5. ↑ 1 2 Саттаров Гумар Фаизович\Персоналии - Казанский (Приволжский) федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2026. Архивировано 10 июль 2021 года.
  6. ↑ В РТ простились с выдающимся татарским ученым и писателем Гумаром Саттаровым. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2021. Архивировано 10 июль 2021 года.
  7. ↑ История образования: Молвинское сельское поселение (рус.). Официальный сайт Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2026.
  8. ↑ 1 2 3 4 Саттаров Гумар Фаизович — профессор (рус.). Институт истории имени Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан (1 гыйнвар 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2026.

Әдәбият

  • Закиев М. З. Казанская тюркологическая лингвистическая школа. — Казань: Татарское книжное издательство, 2008. — С. 255–258. — 320 с. — ISBN 978-5-298-01642-1.
  • Тюркологи современного Татарстана: Биобиблиографический справочник / составитель: Р. М. Мухаметшин. — Казань: Институт истории АН РТ, 1997. — 112 с.
  • Ганиев Ф. А. Исем-атамалар дөньясы [Проф. Г. Ф. Саттаров турында] [тат.] // Татарстан. — 1993. — № 11. — С. 81—84.
  • Зәкиев М. З. [Проф. Г. Ф. Саттаров турында] [тат.] // Совет мәктәбе. — 1982. — № 7. — С. 22—25.
  • Йосыпов Ф., Гарифуллин В. Җир йөзендә җисеме бар [Проф. Г. Ф. Саттаров турында] [тат.] // Мирас. — 1997. — № 11. — С. 131—141.
  • Сафиуллина Ф. С. Исемнәрнең серен ачучы [Тел галиме Г. Ф. Саттаровка 50 яшь] [тат.] // Казан утлары. — 1982. — № 7. — С. 184—185.

Тема буенча өстәмә