Мәгъсүм Заһиров

Мәгъсүм Заһиров (Мәгъсүм Мөдәррис улы Заһиров, ) — нефть кәсебе җиһазатын коррозиядән саклау өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы (1986). ТР һәм РФнең (икесе дә 1993) атказанган фән һәм техника эшлеклесе. 1960-1965 елларда Новосибирск геология идарәсендә өлкән нефть резведкасы инженеры, 1965-1968 елларда «Гипротюменнефтегаз» оешмасында лаборатория мөдире. 1968 елдан Татар нефть фәнни-тикшеренү һәм проектлау институтында бүлек, аннары лаборатория мөдире. Нефть кәсебе җиһазатының ышанычлылыгын күтәрүгә, нефть чыганакларын эшкәрткәндә экология куркынчсызлыгына караган фәнни хезмәтләр авторы. ССРБ (1988) һәм ТР (1996) дәүләт премияләре лауреаты.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә