Һарун Йосыпов

Һарун Вәли улы Йосыпов (рус. Гару́н Вале́евич Юсу́пов; 22 июнь (5 июль) 1914, Казан26 июнь 1968, Казан) — Совет археологы, тюрколог, эпиграфист һәм этнограф[1]. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты (1994, үлгәннән соң).

Тормыш юлы

1914 елның 22 июнендә Казанда татар приказчигы Вәлимөхәммәт Йосыпов гаиләсендә туган. Әтисеннән гарәп теленә өйрәнә[2].

1929 елда беренче баскыч мәктәпне тәмамлый, хисапчы, аннары электромонтер булып эшли. 1932 елда энергетика институтының кичке рабфагына укырга керә, ул ябылганнан соң укуын Казан университеты рабфагында дәвам итә. 1941 елда «географ-геоморфолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының география факультетын тәмамлый. Студент чагында ук университетның Этнография музеенда саклаучы булып эшли башлый[3].

Бөек Ватан сугышы башлангач, Татарстан геология-разведка трестында прораб булып эшли. 1942 елның апрелендә армиягә алына. Көнбатыш, Сталинград һәм Воронеж фронтларында сугыша. Батарея элемтәчесе, аннары 51 гвардия укчылар дивизиясенең 158 гвардия укчылар полкы разведчигы булып хезмәт итә. Сталинградны саклауда һәм Курск дугасындагы сугышта катнаша. 1943 елның җәендә башына авыр яра ала һәм контузияләнә[4]. 1945 елның октябрендә демобилизацияләнә[5].

1946—1949 елларда Казан университетының Этнография музее мөдире вазифасында. 1948—1952 елларда — СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты аспиранты. 1953 елда (башка чыганаклар буенча 1952 елда[6][7]) Мәскәү дәүләт университетында «археология» белгечлеге буенча «XIII-XVII гасырлардагы болгар-татар эпиграфик истәлекләре (Казан татарларының килеп чыгышы мәсьәләсе турнда)» темасына диссертация яклый[2][3].

1952—1958 елларда СССР Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли: тарих (археология) секторының кече, аннары өлкән фәнни хезмәткәре була. 1958 елда Казанга кайта, гомеренең ахырына кадәр — Г.Ибраһим исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре[2].

1968 елның 26 июнендә вафат була, Казанда җирләнгән[1].

Фәнни эшчәнлеге

Г. В. Йосыповның фәнни тикшеренүләренең төп юнәлеше — болгар-татар эпиграфикасы. Күпьеллык кыр эшләре нәтиҗәсендә ул Идел буе һәм Урал алды территориясендә XIII—XVII гасырларга караган 600 гә якын эпиграфик истәлекне терки һәм укый, аларның беренче җентекле классификациясен булдыра. Бу эшнең нәтиҗәсе булып «Болгар-татар эпиграфикасына кереш» (1960) монографиясе тора[8][9].

Башкортстанда эшләгән чорда археологик экспедицияләргә җитәкчелек итә. Агыйдел елгасы бассейнында б.э.к. I меңъеллык (иртә тимер гасыр) истәлекләрен: Воскресенск, Имендәш, Касьянов, Табын шәһәрчекләрен, Кормантау утырагын һәм шәһәрчеген ача һәм өйрәнә[6][10]. Аның тарафыннан Татарстан, Чуашстан һәм Башкортстанда 150 гә якын торак пункт тикшерелә, Татарстанның 60 зиратында 200 гә якын кабер ташы өйрәнелә[2].

Татар һәм башкорт этнографиясе белән шөгыльләнә. «Татары Среднего Поволжья и Приуралья» (Мәскәү, 1967) фундаменталь хезмәтендәге «Верования и пережитки» бүлеге авторы. «Татарстанның археологик картасы»н (1981—1993 елларда басылып чыга) төп төзүчеләрнең берсе[10].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

Фәнни хезмәтләре

Монографиясе

Юсупов Г. В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. — М.—Л.: Изд-во АН СССР, 1960. — 322 с.

Фәнни мәкаләләре

  • Булгарские эпиграфические памятники, найденные летом 1947 г. // Эпиграфика Востока. — М., 1951. — Вып. IV. — С. 68—76. (в соавт. с Г. М. Хисамутдиновым)
  • Татарские эпиграфические памятники XV в. (К вопросу о происхождении казанских татар) // Эпиграфика Востока. — 1951. — Вып. V. — С. 78—94.
  • Простой способ фиксации надписей // Эпиграфика Востока. — 1951. — № 5.
  • О некоторых булгарских эпиграфических памятниках // Эпиграфика Востока. — 1953. — Вып. VII. — С. 26—30.
  • К вопросу об истории и классификации булгаро-татарской эпиграфики // Эпиграфика Востока. — 1956. — Вып. XI. — С. 44—54.
  • Археологические разведки в Башкирии // Краткие сообщения Института истории материальной культуры. — М., 1956. — Вып. 64.
  • Две надгробные надписи с древнего башкирского кладбища // Вопросы башкирской филологии. — Уфа, 1959. — С. 120—122.
  • Древнейшие поселения Гафурийского района БАССР // Башкирский археологический сборник. — Уфа, 1959. — С. 58—86.
  • Историко-этнографические исследования северо-западных районов Башкирии / Н. И. Воробьёв, Е. П. Бусыгин, Г. В. Юсупов // Советская этнография. — 1962. — № 6. — С. 124—130.
  • Новые находки эпитафий периода Казанского ханства // Эпиграфика Востока. — 1963. — Вып. XVI. — С. 72—78.
  • Итоги полевых эпиграфических исследований (1961—1963 гг.) // Тезисы докладов итоговой научной сессии ИЯЛИ КФАН СССР за 1963 год. — Казань, 1964. — С. 69—71.
  • Верования и их пережитки // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. — М.: Наука, 1967. — С. 342—372.
  • Антропонимы в булгаро-татарской эпиграфике // Личные имена в прошлом, настоящем и будущем. — М., 1970. — С. 248—252.
  • Булгаро-татарская эпиграфика и топонимика как источник исследования этногенеза казанских татар // Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья. — Казань, 1971. — С. 217—232. (Археология и этнография Татарии; вып. 1)
  • Итоги полевых эпиграфических исследований 1961—1963 гг. в Татарской АССР // Эпиграфика Востока. — 1972. — Вып. XXI. — С. 48—55.
  • Эпиграфические памятники Атнинского района Республики Татарстан // Татарская археология. — 2005. — № 1/2 (14/15).

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Юсупов Гарун Валеевич. Татарская энциклопедия. Институт Татарской энциклопедии АН РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2026.
  2. 1 2 3 4 Ахатов А.Т. Гарун Валеевич Юсупов: археолог, эпиграфист, этнограф (к 105-летию со дня рождения) (рус.). www.nbpublish.com (29 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2026.
  3. 1 2 К 110-летию со дня рождения Гаруна Юсупова (рус.). kpfu.ru (13 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2026.
  4. Софья Хамидуллина. Гарун Юсупов: и солдат, и ученый (рус.). Казанские ведомости (19 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2026.
  5. 1 2 Вахитовский район. Научный полк. Юсупов Гарун Валеевич. Региональная общественная организация ветеранов (пенсионеров) Республики Татарстан (13 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2026.
  6. 1 2 Исламов Р. Ф. ЮСУПОВ Гарун Валеевич. Башкирская энциклопедия. ГАУН РБ «Башкирская энциклопедия». Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2026. Архивировано 12 февраль 2025 года.
  7. Юсупов Гарун Валеевич. Отечественные этнографы и антропологи. XX век. МАЭ РАН (Кунсткамера). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2026.
  8. Ахатов, А. Т. Гарун Валеевич Юсупов и его вклад в изучение эпиграфики и археологии Урало-Поволжья (к 110-летию со дня рождения) // Археология Евразийских степей : журнал. — 2025. — № 2. — С. 341–348.
  9. Мухаметшин Д. Г. Юсупов и проблемы татарской эпиграфики // Поволжская археология. — 2014. — № 4(10). — С. 168.
  10. 1 2 Ахатов, А. Т. Гарун Валеевич Юсупов:археолог, эпиграфист, этнограф (к 105-летию со дня рождения) // Genesis:исторические исследования : журнал. — 2019. — № 12. — С. 243–253.
  11. 78-й годовщине Великой Победы: Г.В. Юсупов в годы войны. Институт истории, языка и литературы УФИЦ РАН (12 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2026.
  12. Юсупов Гарун Валеевич. Документы участника войны. (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2026.

Әдәбият

  • Мухаметшин Д. Г. Г. В. Юсупов и проблемы татарской эпиграфики // Поволжская археология: журнал. — 2014. — № 4 (10). — С. 154—177. — ISSN 2306-4099.
  • Ахатов А. Т. Гарун Валеевич Юсупов: археолог, эпиграфист, этнограф (к 105-летию со дня рождения) // Genesis: исторические исследования. — 2019. — № 12. — С. 243—253. — DOI:10.25136/2409-868X.2019.12.31532.
  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — С. 679. — ISBN 0-9530650-3-0.
  • Халиков А. Х., Юсупов Г. В. Некролог // Советская археология. — 1969. — № 1.
  • Хамидуллина С. Г. Вспоминая отца… (К 100-летию Г. В. Юсупова) // Поволжская археология. — 2014. — № 4 (10). — С. 241—248. — ISSN 2306-4099.

Сылтамалар

  • Исламов Р. Ф. Юсупов Гарун Валеевич. Башкирская энциклопедия. ГАУН РБ «Башкирская энциклопедия». Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2026. Архивировано 12 февраль 2025 года.
  • Юсупов Гарун Валеевич. Татарская энциклопедия. Институт Татарской энциклопедии АН РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2026.

Тема буенча өстәмә