Урал алды

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Урал алды
Дәүләт
SEO_description Предуралье — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ
SEO_title Предуралье — Рувики: Интернет-энциклопедия
Башкортостандагы Урал алды. Җиргәнтау таулары.

Урал алдыУралның көньяк битләүләренә тоташып яткан мәйдан. Башлыча, Печора һәм Чулман (Кама) елгалары бассейннары, Көнчыгыш-Европа тигезлегенең кырый өлеше.

Урал алды Пермь крае, Башкортстан, Удмуртия һәм Ырынбур өлкәләрендә урнашкан.

Тасвирлама

Урал алдының төньяк өлешендә тундра. Көньяк чикләрдә далалар, алар күп урыннарда сөрелгән. Урал алдында нефть, табигый газ, ташкүмернең зур яткылыклары бар (Тиман-Печора нефть - газ бассейны, Идел-Урал нефть һәм газлы өлкәләренең көнчыгыш өлеше.

Башкорт Урал алдының барлыкка килүенә магматик һәм метаморфик токымнардан торган борынгы кембрийга кадәр чор нигез булып тора. Фундаментның өске катламы Татар, Пермь-Башкорт һәм Ырынбур көмбәзеннән (җыелмаларыннан) тора. Аларга җир өстенең түбәндәге рельефлары туры килә: конус кебек останецлар белән бүлгеләнгән Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы (диңгезе биеклеге дәрәҗәсеннән - 450 метр), Стәрлебаш-Федоровка калкулыгы, Гомуми Сыртның тәбәнәк калкулыклары белән Төньяк сыртлар (диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән 300-500 метр), Чулман-Әй тигезлеге, Әй буе тигезлеге (диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән 200-350 метр).

Урал алдында аз сулы акмый яткан, ара-тирә әкрен генә аккан күлләр һәм елгалар (кушылдыклары белән Чулман, Печора һәм Агыйдел) бик күп.

Әдәбият

  • Ямалов С. М., Баянов А. В., Мулдашев А. А. Разнообразие степных сообществ Предуралья Республики Башкортостан и вопросы их охраны. Вестник Башкирского университета. 2012. Т. 17. № 4.

Сылтамалар