Алмас Ахунҗанов
РУВИКИ проектының татар бүлегендә Ахунҗанов фамилияле башка кешеләр турында да мәкаләләр бар
Алмас Ахунҗанов (20 декабрь 1934(1934-12-20) (91 яшь)) — хирург, уролог, медицина фәннәре докторы (1994), профессор (1996). Татарстанның һәм Русиянең атказанган табибы (1992, 1997). 1966 елдан Казан медицина университетында фәнни-педагогика эшендә. 1997 елдан ТР сәламәтлек саклау министрлыгы гемодиализ һәм бөерне күчереп кую балалар үзәге җитәкчесе. Тумыштан килгән сидек чыгару органнарының обструктив авырулары хирургиясенә караган фәнни хезмәтләр авторы. ТР дәүләт премиясе лауреаты (1997).