Мирфатыйх Зәкиев
Мирфатыйх Зәкиев | |
---|---|
Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев | |
Файл:М.Зәкиев.jpg | |
Тулы исеме | Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев |
Туган көне | 14 август 1928 (96 яшь) |
Туган | |
Вафат көне | 18 август 2023 (95 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | филолог-галим |
Бүләк һәм премияләр |
Мирфатыйх Зәкиев – танылган филолог-галим. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар бүлеге академик-секретаре, Халыкара төрки академиясенең татар бүлеге бюросы рәисе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты. БР Җәлил Киекбаев премиясе лауреаты (1993). Казанның мактаулы гражданины (2021)[2].
Тәрҗемәи хәл
Мирфатыйх Зәкиев 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы районындагы Зәйпе авылында туа. Сугыш елларында көтүче, ат караучы, кышын туң тирес чабучы, тимерче, эретеп ябыштыручы һ.б. хезмәтләр башкара. Фидакарьлеге өчен “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакяр хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Мәктәпне “бишле”гә тәмамлап, Казан дәүләт университетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетны кызыл диплом белән тәмамлый, аспирантурада калдырыла. 1954 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Башка милләтләрнең грамматика китаплары белән эзлекле танышкач, татар теле буенча шундый хезмәт язып бастырды. “Синтаксический строй татарского языка” дип аталган 464 битлек китабы докторлык диссертациясе буларак бәяләнә. Диссертация 1962 елда яклана.
Хронология
- 1960—1965 — КДУның татар теле кафедрасы мөдире;
- 1965—1967 — Казан дәүләт педагогия институтында фән буенча проректор;
- 1967—1986 — Казан дәүләт педагогия институты ректоры;
- 1968—1986 — татар тел белеме кафедрасы мөдире;
- 1986—1996 — СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры (1992 елдан — Татарстан фәннәр Академиясе составында);
- 1996—2000 — Татарстан фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры.
- 1992—2002 — ТФАнең гуманитар бүлеге академик-секретаре.
- 1980—1990 — ТАССР Югары шурасы депутаты һәм Татарстан АССР Югары шурасы рәисе.[3]
Искәрмәләр
- ↑ Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ Профессор Мирфатыйх Зәкиев «Казанның мактаулы гражданины» исемен алачак. Татар-информ, 16.08.2021
- ↑ ТР фәннәр академиясе рәсми сайты(үле сылтама)
Чыганаклар
- Суфиян Поварисов. “Тел атасы”ның атасы(үле сылтама) // Кызыл таң.
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
- 14 август көнне туганнар
- 1928 елда туганнар
- ССРБда туганнар
- 18 август көнне вафат булганнар
- 2023 елда вафат булганнар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча педагоглар
- Әлифба буенча тел белгечләре
- Әлифба буенча тарихчылар
- ССРБ педагоглары
- ССРБ тел белгечләре
- ССРБ тарихчылары
- Русия педагоглары
- Русия тел белгечләре
- Русия тарихчылары
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены кавалерлары
- Татар теле галимнәре
- Филология фәннәре докторлары
- Ректорлар
- Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре
- Татар тел галимнәре
- Татарстанның Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге лауреатлары
- Җәлил Киекбаев премиясе лауреатлары
- Татарстан парламенты җитәкчеләре
- Казанның мактаулы гражданины