Ольга Ильинская

Ольга Николаевна Ильинская (18 гыйнвар 1958, Минзәлә шәһәре, Минзәлә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — СССР һәм Россия галиме-биологы, педагог, микробиология өлкәсендә белгеч, биология фәннәре докторы, профессор. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Казан (Идел буе) федераль университетының атказанган профессоры. Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты. Россия Федерациясенең атказан фән эшлеклесе[1].

Тәрҗемәи хәле

1958 елның 21 февралендә Казанда туа.

1975 елда Казан урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. 1975—1980 елларда Казан университетының биология факультеты микробиология кафедрасында укый, аны бик яхшы билгеләргә тәмамлый[2].

1980 елдан Казан университетында фәнни-педагогик эштә: «Табигый булмаган химик кушылмаларның микроб метаболизмы» лабораториясенең фәнни хезмәткәре, 1989 елдан — өлкән фәнни хезмәткәр, 1990 елдан — «Генетик токсикология» төркеменең фәнни җитәкчесе. 1990—1999 елларда — доцент, 1999 елдан — профессор.

2003 елдан Фундаменталь медицина һәм биология институтының микробиология кафедрасы мөдире вазифасын башкара. Шулай ук Ферментларның биосинтезы һәм биоинженериясе фәнни-тикшеренү лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре һәм «Онкотрансформациянең микроб модуляторлары» фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире булып тора[3].

1988 елда О. Н. Ильинскаяга «Целлюлозаның нитроэфирларын нитроцеллюлоза мисалында микроб деструкциясе» темасына биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе, 1998 елда — «Экзоген бактериаль рибонуклеазаларның биологик эффектлары» темасына биология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә. 2001 елда Югары аттестация комиссиясе боерыгы белән аңа профессор гыйльми исеме бирелә.

2007 елда мөхбир-әгъза, 2011 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы һәм Медицина һәм биология фәннәре бүлегенең академик-сәркатибе итеп сайлана[4].

Фәнни-педагогик эшчәнлеге

Аның төп тикшеренү юнәлешләренә рибонуклеаза-ферментларның биологик активлыгын өйрәнү һәм алар нигезендә шешкә каршы препаратлар булдыру, бактериаль эффекторлар ярдәмендә күзәнәкләрнең физиологик халәте белән идарә итү алымнарын эшләү, шулай ук химик кушылмаларның генотоксиклыгын һәм микроорганизмнарда стресс вакытында азот оксидының ролен тикшерү керә. Аның кызыксынулар өлкәсе: экологик микробиология, аерым алганда, ксенобиотикларның микроб деструкциясе, һәм медицина микробиологиясе, шул исәптән колоректаль яман шеш вакытында кеше микробиотасын анализлау керә[4]. Целлюлозаның синтетик эфирларының микроб деструкциясе өлкәсендәге (нитроцеллюлоза мисалында) иртә тикшеренүләре хәрби-сәнәгать комплексы калдыкларын зарарсызландыру биотехнологиясен фәнни нигезләүгә өлеш кертә[5].

О. Н. Ильинская җитәкчелегендә 22 кандидатлык һәм 3 докторлык диссертациясе яклана[6].

Ольга Ильинская — Россия фәннәр академиясенең Микробиология буенча фәнни советы әгъзасы, Россия фәнни фондының эксперт советы әгъзасы[7] һәм Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгының «Тере системалар» юнәлеше буенча эшче төркеме әгъзасы. Казан федераль университетының (КФУ) Фундаменталь медицина һәм биология институты Гыйльми советы составына керә[8].

2002 елдан Казан университетының Гиссен университеты белән уртак проектларының кураторы булга, 2022 елдан соң рәсми хезмәттәшлек туктатыла[9].

Фәнни мәктәбе

Ольга Ильинская Казан университетында үзенең фәнни җитәкчесе, профессор Инна Лещинская нигез салган традицияләрне дәвам итеп, «Микроорганизмнарның ферментлары» фәнни мәктәбен җитәкли[10].

Шул ук фәнни мәктәпнең күренекле вәкилләре исәбенә биология фәннәре докторы, профессор Маргарита Шарипова керә[11][12]. Турыдан-туры Ольга Ильинская тарафыннан әзерләнгән укучылар арасында — КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты генетика кафедрасын җитәкләгән биология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Айрат Каюмов бар[13].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе (2008) — «Микроорганизмнарның гидролазалары потенциаль терапевтик препаратлар буларак» эше өчен[14];
  • Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (2013);
  • Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2018);
  • Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең «Фәндәге казанышлар өчен» алтын медале (2018)[15];
  • Гиссен университетының Юстус Либих исемендәге мактаулы медале (2018) — университетлар арасындагы партнерлыкны үстерүгә керткән өлеше өчен[16];
  • Казан (Идел буе) федераль университетының атказанган профессоры (2023);
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2026)[17].

Төп хезмәтләре

  • Медицина микробиологиясе: дәреслек. — Казан, 1998 (1 нче басма), 2001 (2 нче басма).
  • Микроб биотехнологиясе: дәреслек. — Казан, 2007.
  • Химик кушылмаларның һәм табигый комплексларның генотоксиклыгын бәяләү методлары: укыту-методик ярдәмлек (автордашлыкта). — Казан: Казан ун-ты нәшрияты, 2019[18].
  • Микробиология буенча лаборатория дәресләре өчен эш дәфтәре: укыту-методик ярдәмлек. — Казан: Казан ун-ты нәшрияты, 2019. — 48 б.
  • Workbook for practical microbiology: study guide (Е. А. Соколова, П. В. Зеленихин, А. И. Колпаков белән автордашлыкта). — Казан: Казан ун-ты нәшрияты, 2020.
  • Микромицетларның кальций сигналлары һәм аларны рекомбинант экворин ярдәмендә детекцияләү: укыту-методик ярдәмлек (Ф. Г. Куприянова-Ашина, М. А. Харитонова, А. И. Колпаков белән автордашлыкта). — Казан: Казан ун-ты нәшрияты, 2020.
  • Микробиология, молекуляр һәм күзәнәк биологиясе өлкәсендә фәнни тикшеренүләр теориясе һәм практикасы: уку ярдәмлеге (В. В. Ульянова, Е. В. Дудкина, А. И. Надырова, В. И. Вершинина белән автордашлыкта). — Казан: Казан ун-ты нәшрияты, 2025. — 170 б[19].

Искәрмәләр

  1. ↑ Признание заслуг. 29 августа 2026 года  [рус.] (2026-08-29). 31 август 2026 тикшерелде.
  2. ↑ Ильинская Ольга Николаевна. Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  3. ↑ Ильинская Ольга Николаевна. Общие сведения. Казанский (Приволжский) федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 4 август 2025 года.
  4. ↑ 1 2 Ильинская Ольга Николаевна. Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 16 июль 2025 года.
  5. ↑ Ильинская Ольга Николаевна. Милләттәшләр. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 25 февраль 2020 года.
  6. ↑ Ильинская Ольга Николаевна. Подготовка кадров. Казанский (Приволжский) федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 2 октябрь 2022 года.
  7. ↑ Экспертные советы. Российский научный фонд. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 27 декабрь 2019 года.
  8. ↑ Ученый совет. Институт фундаментальной медицины и биологии КФУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 18 июль 2014 года.
  9. ↑ Consequences for German-Russian Higher Education Cooperation (ингл.). German Rectors' Conference. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 16 июль 2025 года.
  10. ↑ Margarita Sharipova (ингл.). Казанский (Приволжский) федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 22 май 2025 года.
  11. ↑ И. Б. Лещинская: жизнь в науке. КиберЛенинка. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  12. ↑ Шарипова Маргарита Рашидовна. Казанский (Приволжский) федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 24 июнь 2025 года.
  13. ↑ Каюмов Айрат Рашитович. Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  14. ↑ Лауреаты Государственных премий Республики Татарстан в области науки и техники 2008 года. Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2021. Архивировано 25 апрель 2021 года.
  15. ↑ Награждённые Золотой медалью АН РТ «За достижения в науке». Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2022. Архивировано 16 гыйнвар 2022 года.
  16. ↑ Профессор Ольга Николаевна Ильинская удостоена Почетной медали Юстуса Либиха. Казанский (Приволжский) федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  17. ↑ Признание заслуг. 29 августа 2026 года. 30 август 2026 тикшерелде.
  18. ↑ Ильинская Ольга Николаевна. Учебники и учебные пособия. Казанский (Приволжский) федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 4 июль 2022 года.
  19. ↑ Ильинская Ольга Николаевна. Печатные труды. Казанский (Приволжский) федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 9 декабрь 2021 года.

Әдәбият

  • Казанский университет, 1804—2004: Биобиблиогр. слов. / Баш мөх. Г. Н. Вульфсон. — Казан : Казан. ун-ты нәшрияты, Т. 3: 1905—2004 (Н—Я). — 2004. — 767 б. — ISBN 5-7464-0605-8
  • Татар энциклопедия сүзлеге. — Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1999. — 703 б. — ISBN 0-9530650-3-0

Тема буенча өстәмә