Радик Салихов (1965)
Радик Рим улы Салихов (рус. Радик Римович Салихов, 10 апрель 1965, Мамадыш районы, Татарстан АССР) — Россия фән эшлеклесе, тарихчы-галим, тарих фәннәре докторы (2006), ТР ФА академигы (2016), Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге лауреаты (2008), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2016). 2011—2020 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, 2020 елның 9 июненнән директоры[1].
Тәрҗемәи хәле
1965 елның 10 апрелендә Татарстан АССР Мамадыш районы Купай авылында туган. Әтисе — район газетасы журналисты, соңрак Алабуга дәүләт педагогия институты профессоры, филология фәннәре докторы Рим Гариф улы Салихов (1937 елда Арча районы Яңа Кенәр авылында туган). Әнисе — рус теле укытучысы Светлана Семен кызы. Бертуганы Марат[2][3]. Радик Рим улы Казан дәүләт университетының филология факультетын (1989), Г. Ибраһимов исмендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасын (1994) тәмамлаган. Архив-эзләнү эшләренең үзенчәлеген белә, фән белән студент эскәмиясеннән үк шөгыльләнә. XVIII — XX гасырлар башындагы татар халкы тарихының күп кенә проблемалары буенча әйдәп баручы белгеч булып тора [4].
«XIX гасырның икенче яртысында – XX гасыр башында Казанның татар буржуазиясенең иҗтимагый-реформатор эшчәнлеге» темасына тарих фәннәре кандидатлыгына (1998), «Россия империясенең татар буржуазиясе: җәмгыять һәм хакимият белән мөнәсәбәтләр (XIX гасырның икенче яртысы – ХХ гасыр башы)» темасына тарих фәннәре докторлыгына (2006)[5] диссертацияләр яклаган. 2011 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп, 2016 елда хакыйкый әгъзасы итеп сайлана[6].
Хезмәт юлы
1989—1990 елларда — Казан шәһәренең 11нче урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
1990—1997 елларда — ТР ФА Г. Ибраһимов исмендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының һәйкәлләр җыентыгы бүлегенең кече, фәнни һәм өлкән фәнни хезмәткәре.
1997—2007 елларда — ТР ФА Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, 2007—2011 елларда — яңа һәм өр-яңа тарих бүлеге мөдире.
2011—2020 елларда — ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни эш буенча директор урынбасары. 2020 елның 9 июненнән — директор в. б.[7].
Гыйльми кызыксынулар өлкәсе
Татар эшкуарлыгы тарихын, мөселман җәмгыятьләренең, торак пунктларның һәм татар халкының тарихын һәм Татарстан Республикасы халыкларының мәдәни мирасын өйрәнү.
Татар халкының рухи һәм матди мәдәният һәйкәлләрен, XIX гасырның икенче яртысы — XX гасыр башы татар җәмгыятенең социаль структурасын, җәдитчелекнең мөселман җәмгыятенә йогынтысы, милли сәүдә-сәнәгать сыйныфы барлыкка килү проблемалары, төбәкнең икътисадый тарихы, шулай ук Татарстан Республикасының тарихи һәм заманча территориаль геральдикасын, төбәк тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә.
ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алабуга һәм Казан шәһәрләренең 1000 еллыгын фәнни нигезләгән тикшеренү төркеменә кергән.
Казанның меңьеллыгына багышланган берничә фәнни һәм фәнни-популяр басманың (шул исәптән, «Казан шәһәренең тарих һәм мәдәният һәйкәлләре җыентыгы», «Казан тарихы», «Казанның тарихи мәчетләре», «Тартарика» сериясенең 3 томы) авторларыннан һәм җаваплы мөхәррирләреннән берсе була.
2007—2009 елларда Р. Р. Салихов «Инкыйлабка кадәрге Россиядә эшмәкәрлек элиталары: XIX гасырда – XX гасыр башында этноконфессиональ структурасы һәм төбәкләрдә үсеше» (Рейн университеты (Бонн), РФ ФА Тарих институты, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә) проектында катнаша.
Р. Р. Салихов – Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының, ТР милли музее, «Казан кирмәне» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать тыюлыгы Гыйльми шуралары әгъзасы, ТР Министрлар Кабинеты Баш архив идарәсе каршындагы Фәнни-методик шура әгъзасы, Казан шәһәре архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең фәнни-методик шурасы әгъзасы, ТР мәдәният министрлыгының монументаль сәнгать комиссиясе әгъзасы[8].
Аның фәнни җитәкчелегендә 8 тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация якланган. 8 монография, 80 нән артык фәнни мәкалә авторы.
1996—2001 елларда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» канунны гамәлгә ашыру буенча республика ономастик комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстанның географик объектлары атамаларын дәүләти җайга салу һәм стандартлаштыру өлкәсендә канун проектларын әзерләү төркеме әгъзасы булып тора. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең топонимика комиссиясе әгъзасы булып эшли.
2002—2006 елларда ТР Президенты каршындагы Геральдика шурасы җаваплы сәркатибе, 2006 елдан Геральдика шурасы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара[9].
Төп фәнни хезмәтләре
- Диссертацияләр
- Салихов Р. Р. Общественно-реформаторская деятельность татарской буржуазии Казани (вторая половина XIX — начало XX вв.): автореферат диссертации кандидата исторических наук. — Казань: Казанский государственный университет им. В. И. Ленина, 1998. — 23 с.
- Салихов Р. Р. Общественно-реформаторская деятельность татарской буржуазии Казани (вторая половина XIX — начало XX вв.): диссертация кандидата исторических наук. — Казань: Казанский государственный университет им. В. И. Ленина, 1998. — 190 с.
- Салихов Р. Р. Татарская буржуазия Российской империи: взаимодействие с обществом и властью (вторая половина XIX – начало ХХ в.): автореферат диссертации доктора исторических наук. — Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2006. — 47 с.
- Салихов Р. Р. Татарская буржуазия Российской империи: взаимодействие с обществом и властью (вторая половина XIX – начало ХХ в.): диссертация доктора исторических наук. — Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2006. — 538 с.
- Монографияләр
- Салихов Р. Р. Смыков Ю. И., Таишев М. М. Республика Татарстан: памятники истории и культуры: каталог-справочник (коллективная монография). — Казань: Издательство «Эйдос», 1993. — 456 с.
- Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). — Казань: Издательство «Фест», 1995. — 280 с.
- Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. и др. Банк на все времена. Государственный банк в Татарстане: вчера, сегодня, завтра. — Берлин: GPMS Gmbh, 1997. — 140 с.
- Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. и др. Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан: Административные районы. — Казань: Издательство «Мастер Лайн», 1999. — Т. I. — 460 с.
- Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. и др. Мечети Татарстана. — Казань: Издательский дом РУИЦ, 2000. — 287 с.
- Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. и др. Очерки истории Национального банка Республики Татарстан. — Казань: Издательство «Мастер Лайн», 2000. — 200 с. — ISBN 5931390766.
- Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. и др. Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана. — Казань: Яналиф, 2001. — Т. I. — 285 с. — ISBN 5943520023.
- Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. и др. Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана. — Казань: Яналиф, 2001. — Т. II. — 269 с. — ISBN 5943520023.
- Салихов Р. Р. Татарская буржуазия Казани и национальные реформы второй половины XIX — начала XX в.. — Казань: Издательство «Мастер Лайн», 2001. — 123 с. — ISBN 593139091Х.
- Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Старо-Татарская слобода — от прошлого к будущему : Материалы научно-практической конференции, Казань, 28 февраля — 1 марта 2000 г.. — Казань: Издательство «Мастер Лайн», 2001. — 247 с. — ISBN 5931391096.
- Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Татарские слободы Казани: очерки истории. — Казань: Институт истории АН РТ, 2002. — 302 с. — ISBN 5949810082.
- Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Из истории населенных пунктов Буинского района Республики Татарстан. — Казань: Институт истории АН РТ, 2002. — 107 с.
- Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р., Исхаков Д. М., Уразманова Р. К. Народный татарский праздник Сабантуй: методическое пособие. — Казань: Гасыр, 2004. — 84 с.
- Салихов Р. Р. Участие татарского предпринимательства России в общественно-политических процессах второй половины XIX — начала XX в.: реформа институтов локальной мусульманской общины. — Казань: Издательство «Фэн», 2004. — 259 с. — ISBN 5969000272.
- Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Исторические мечети Казани. — Казань: Татарское книжное издательство, 2005. — 191 с. — ISBN 5298041205.
- Салихов Р. Р., Измайлов Б. И. Адмиралтейская слобода. — Пенза: ИП Рогожин И. В., 2013. — 99 с.
- Салихов Р. Р., Ногманов А. И., Каримов И. Р. Историко-культурный атлас Высокогорского района Республики Татарстан. — Пенза: ИП Рогожин И. В., 2013. — 99 с.
- Салихов Р. Р., Ногманов А. И., Каримов И. Р. Историко-культурный атлас Арского района Республики Татарстан. — Пенза: ИП Рогожин И. В., 2013. — 99 с.
- Салихов Р. Р. Служилая Ура: рождение татарского капитализма / науч. ред. Р. С. Хакимов]]. — Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2015. — 279 с. — (История населенных пунктов Республики Татарстан). — ISBN 9785949812037.
- Салихов Р. Р., Габдрафикова Л. Р., Измайлов Б. И. Фирма Алафузова (вторая половина XIX — начало XX века): промышленная история России. — Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2015. — 275 с. — ISBN 9785949811948.
- Салихов Р. Р. …Из мурз Горной стороны: посвящается 100-летию со дня рождения Ф. С. Муратова и 70-летию Р. Ф. Муратова. — Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2019. — 247 с. — ISBN 9785852479921.
- Салихов Р. Р., Габдрафикова Л. Р., Миронова Е. В. и др. Человек в революции. Казанская губерния. Культура: коллективная монография. — Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2019. — 367 с. — ISBN 9785949813126.
- * Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р., Измайлов Б. И., Тарунов А. М. и др. Объекты культурного наследия Республики Татарстан: иллюстрированный каталог. — Москва: Научно-информационный издательский центр, 2020. — 999 с. — ISBN 9785902156437.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе (2007);
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2007) — «республика муниципаль берәмлекләре символларын теркәү һәм исәпкә алу системасын булдыру һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен»[10];
- Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге (2008 ел) — «Казан шәһәренең барлыкка килү вакытын, аның тарихи-мәдәни мирасын торгызу һәм үстерү этапларын нигезләү буенча эшләр циклы өчен»[11];
- Татарстан Республикасы Дәүләт шурасы рәисенең Рәхмәт хаты (2013);
- Казан шәһәре мэрының Рәхмәт хаты (2015, 2019);
- «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» (2016);
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале (2025) — Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен[12].
Искәрмәләр
- ↑ И. Г. Хадиуллин представил коллективу Института истории исполняющего обязанности директора Салихова Радика Римовича. Сайт Института истории АН РТ, 9.06.2020
- ↑ Мансур Сафин. Рим Салихов. «Мәйдан», 2020 ел, май
- ↑ Иҗат бәхете: Рим Гариф улы Салихов. «Казанда Арча якташлыгы» порталы
- ↑ Институт истории им. Марджани возглавил Радик Салихов. БИЗНЕС Online, 9.06.2020 [рус.]
- ↑ Салихов Радик Римович. Автореферат диссертации на соискание ученой степени доктора исторических наук [рус.]
- ↑ Салихов Радик Римович. ТР ФА сайты
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Радик Салихов Тарих институты директоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Татар-информ, 9.06.2020
- ↑ Салихов Радик Римович. art16.ru [рус.]
- ↑ Действительный член Академии наук Республики Татарстан Салихов Радик Римович. ТР ФА сайты
- ↑ ТР Президенты Указы № 149 (29.05.2007)
- ↑ Салихов Радик Римович. tataroved.ru
- ↑ О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (10 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2026.
Сылтамалар
- Салихов Радик Римович. Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ
- Действительный член Академии наук Республики Татарстан Салихов Радик Римович. ТР ФА сайты
- Радик Салихов: Все встанет на свои места. caravanarba.org
Радик Салихов о Старотатарской слободе Казани (YouTube видео, 10:20)